Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Ник соң бу шулай?!

Дәвамы.

Башы 3 гыйнвар, 8 гыйнвар, 11 гыйнвар, 15 гыйнвар, 26 гыйнвар, 3 февраль

Инде Павал агайга сүз әйтер вакыт җитте. Ул әкрен генә, ипле генә сөйләп китте:

 – Кодагый буласы кешедән үзебез турында ишетмәгәннәрне ишеттек. Бу ярсыган ана кешенең үз-үзен белештермичә әйткән сүзләре дип кабул итик. Башка диндәге кешеләр турында мондый сүзләр әйткән өчен закон каты бит. Аны онытып җибәрмәскә кирәк. Әйдә, бер кызып алдың, тыңладык. Ачу алдан, акыл арттан йөри, дигән сүз бар татарларда. Анысын үзең дә беләсеңдер. Элеккеге заман түгел. Яшьләр үзләре килешкән икән, ризалашмый хәл юк. Безнең өчен дә үзебезнең керәшен кызы булса, әйбәт буласы да, нишләтәсең? Чукындыруга килгәндә, менә инде анысы булмаячак, уйлама да. Мин - җитәкче кеше, авыл сәвите прсидәтеле. Безнең өйдә дин законнары йөрми. Әгәр тели икән, кызың намазын укый ала. Бөтен шартларын тудырырбыз. Шуларны уйлаганда, син, әни кеше буларак, балаң сүзенә колак салырга тиеш.

Бу сүзләрне ишеткәч, Сәрбиҗамал апа тынып калды. Бигрәк тә аны сөйләшүгә “закун” сүзе килеп керүе өркетте. Сәвит чыкканнан бирле, дөресме ул, юкмы, кешелеклеме-кешелексезме, бөтен усаллыкны закун-закун дип эшлиләр. Әнә ике катлы йортларының өске агачтан эшләнгәнен, сез - кулак, дип сүтеп ташып бетерделәр. Шуннан соң яртылаш җиргә казылган беренче каты өстенә түбә ябып, көн итеп ятулары. Амбарларының таза бүрәнәләрен аралап, Арпаяз белән Пычак арасындагы Кортлык дип аталучы җирдән агып чыга торган инеш өстенә трактор чыгарга яраклы итеп күпер салдылар. Барысын да сәвит закуны буенча эшлибез, диделәр. Инде бу юлы да закун, диләр. Сәрбиҗамал кызына борылды:

 – Кайтасыңмы  минем белән, юкмы?!

Нәсимә аны кабат кочып алды, әнисенең колагына пышылдады:

 – Язмышым шулайдыр, калыйм инде, әни?

Сәрбиҗамал кырт кына ишеккә борылды. Күпме кыстасалар да, чәйгә утырмады.

 – Закун,  закун, менә хәзер закуннарны яхшырак белүчеләр янына барабыз, мондый башбаштаклык эшләргә кушамы ул закун – юкмы?
 
Павал агай аңа ат белән озатыйк булмаса, дип тә әйтеп карады. Әмма Сәрбиҗамал карчык аны ишетергә дә теләмәде. Аның исәбе юл уңаенда моннан өч-дүрт чакрымдагы Кечкенә Көек авылына кереп, үзләренә туган тиешле Яһүдиннекеләр белән бу хәлләр турында киңәшү иде.

...Урманбаш авылындагы тормышка шактый авыр ияләште Нәсимә. Мәктәптәге берничә укытучыдан башка мөселман татарлар монда юк, алары да - читтән килгәннәр. Чит-ят рух, синең өчен изге булган нәрсәләргә мондагыларның битарафлыклары, алай гына да түгел, хәтта уен итеп караулары аның күңеленә тия, ачуын чыгара. Башына әллә кайтып китимме, дигән уйлар да килгәли. Әмма теге вакытта үпкәләп кайтып киткән әнисен күз алдына китерә дә, ни йөзең белән аның күзенә күренерсең, дип тыелып кала. Карчыкның шуннан бирле килгәне-киткәне дә булмады, үзләренә дә чакырганнары юк. Дөрес, апасы Нурхәят бер килеп китте. Ул инде әниләре кебек чәпчемәде, үзенә хас сабырлык белән, киңәш иткәндәй, бу хәл белән килешергә кирәклеген төшендерергә тырышты. Нәсимәнең авырга калганлыгын да белеп китте. Авыл башына кадәр озата барган сеңлесенә болай диде:

 – Халык кияүгә киткән кызларга: “Барган җиреңдә таш бул”, - ди. Насыйбың шулай булгандыр. Күңелеңне тынычландыр. Бөтенесе дә үзеңнән тора. Күңелең кабул итмәстәй нәрсәләрне эшләмә. Эчеңнән генә әти-әни өйрәткән догаларны укып йөр, әстәгъфирулла дип тәүбә итүне гадәткә керт. Болар да кеше бит, алар да - Алла бәндәсе. Шулай булгач, яхшы яклары да булмый калмас. Шуларны исәпкә алып йөрсәң, үзеңә дә матур күз белән карарлар. Сезнекеләрнең тормышлары нык икән. Кода дигән кеше урында булгач, җил-яңгыр тимәс. Җитешле тормышта яшәп, ахирәтне генә онытып бетермә. Әнигә барысы да әйбәт, Нәсимәне юк-бар белән борчучы юк, дип әйтермен. Дөресе дә шулай икән бит. Үзегезне парлап чакырып алырга ризалатып булмасмы?
 
Туганнар кочаклашып, елашып аерылыштылар. Нәсимә, тәтәсе күмелгәнче, баскан урынында тора бирде. Шулвакыт көннән-көн үзенең барлыгын сиздерә барган карынындагы бала кузгалып куйгандай итте. Мондый хәрәкәт әле беренче тапкыр булганга, Нәсимәгә бу җанлылык көч биреп җибәргәндәй булды. Ул хәзер икәү икән бит! Бу көннән соң әнә шул икенченең исән-сау дөньяга килүен көтеп яшәргә кирәк иде. Яшибез әле, Алла боерса! Ул инде, бөтенләй башка кешегә әверелеп, Степанына бу хәбәрне җиткерергә ашыгып, кайту юлына борылды.

Сабан туе алдыннан алар өендә яңа кеше тавышы яңгырады. Степан белән Нәсимәнең беренче уллары туды. Хатыны теләкләренә берни белән дә каршы килүгә күнекмәгән ата исем кушу мәсьәләсендә дә ирек куйды.

 – Син  ничек дип кушасың, шулай булыр, - диде.

Нәсимә дә акыллы иде. Мөселманча булсын, дип, олы исемнәр кушып булмый бит инде. Төрмәдә чакта аларны шул тирәдәге бер колхозга урып-җыю эшләренә йөрттеләр.  Апасы Гайшә белән ул бер авылга туры килде. Анда председатель булып, сугыштан бер кулын югалтып кайткан Марсель дигән утыз яшьләр тирәсендәге егет эшли иде. Менә шул рәхмәтле бәндә аларга иртән килүгә ботка булса да ашатып, чәй эчертүне оештыра, көндез тамаклары туярлык итеп ашата, кичкә дә берәр кыерчык ипи яки бүтән нинди дә булса ашау әйбере биреп җибәрттерә иде. Тик анда эшләп йөрүләрнең вакыты кыска булды.

Атна-ун көннән андагы эшкә җибәрмәс булдылар. Юкса, кызлар шактый тернәкләнә дә башлаганнар иде. Әмма аның бу мәрхәмәтле кешегә булган рәхмәтле мөнәсәбәте һичкайчан үзгәрмәс. Исеме дә матур бит – Марсель. Мөселманча да, керәшенчә дә түгел. Шушы исемне куштылар да. Степанның әти-әниләре дә яраттылар. Марҗи барысыннан да арттырып сөенде:

 - Франциядә шундый исемле шәһәр дә бар икән, минем энемнең исеме әнә нинди данлыклы, шуны белеп торыгыз! – дип сөйләп йөрде.
 
Кечкенә генә Марсель өйдәге бик күп нәрсәләрне хәл итте. Моңа кадәр әйле-шәйле генә булган мөнәсәбәтләр ныгып китте. Нәсимә дә Степанга  мөнәсәбәтен җылырак итеп күрсәтә  башлады. Олылар да киленне үз итүләрен  сиздерәләр иде.  Тегендә-монда барсалар, балага да, аның әнисенә дә бүләкләр алып кайта торган булдылар. Степан да баланы, бөтенләй эреп китеп, ярата торган булды. Нәсимә дә аларга җылы карашын кызганмады.
 
Иң мөһиме шул булды: Сәрбиҗамал карчык, ундүрт яшәр олы оныгын ияртеп, бәби ашы китереп китте. Сүз арасында баланы Арпаязга да алып барып күрсәтеп китәргә кирәклеген искәртте.

Бардылар, сөенә-сөенә бардылар. Инде авыл советында эшләми башласа да, Павал агайның сүзе үтә иде. Ул аларны Нәсимәнең туган авылына ат белән китертеп куйдырды. Берәр атнадан соң тагын барып алуны оештырды.

Кияү Чтапан белән онык кайту Сәрбиҗамал өендә зур вакыйга булды. Нәсимәнең туганнары җыелды. Урта Шөндә яшәүче Шәмсевәлиядән башкалары барысы да килде. Гайшә шушы авылда ук, түбән очта тора. Зәйтүнәсе Нократ Аланында урнашып калды, шуннан кайтты. Нурхәяткә кайтасы-нитәсе юк, ул өч улы белән шушы төп йортта әнисе белән бергә көн күрә.

Туганнарның сугыш башланганнан бирле шушылай бергә җыелганы юк иде. Инде сугыш беткәнгә дә ике ел. Бу афәтләрдән соң халыкта өмет зур булса да, әле тормыш бик авыр. Мондый ачлык-ялангачлыкны Ходай инде башка күрсәтмәсен. Олырак яшьтәге кешеләр бу елларның газапларын егерме беренче елдагыларына тиңләделәр. Сугыштан исән-имин кайткан ирләр дә тылдагыларның нинди шартларда интеккәнлекләрен, үзләре ач килеш армияне азык-төлек белән тәэмин иткәннәрен белеп, сезнең хәл фронттагыларныкыннан да авыррак булган икән, дип тел шартлаттылар. Ни дисәң дә, сугыштагыларның тамагы тук булды, диештеләр. Төп йортка җыелган кыз туганнар да моны каралты-кураларның торышыннан ук күрделәр. Ишек алды түрендәге агач амбар урыны бушап калган икән. Аны сүтеп утын итеп ягарга мәҗбүр булганнар. Чия бакчасы эчендә утырган мунча да шундый ук язмышка дучар булган. Ихатада ике корылма гына басып калган: кладовой белән мал-туар абзары.

Ихтимал, агачтан булсалар, алар да мичкә кереп киткән булырлар иде, таш булулары гына коткарып калган. Кладовойның тимер ишегенә зәңгәр буяу белән язылган “С.Г.” хәрефләре Нурхәятнең сугышта үлеп калган ире Галимулладан калган бердәнбер истәлек икән. Кыз туганнар тимерче-гармунчы җизнәләрен сагынып искә алдылар. Зәйтүнә, ни әйтсәң дә, шәһәрдә яшәүче кыз, өй тәрәзәләренә эләргә пәрдәләр алып кайткан икән. Ул аны сумкасыннан чыгарып күрсәткәч, барысы да аның матурлыгына шаккаттылар. Бу вакытта Степан бакчаның аргы башындагы су буена төшеп киткән иде. Аның кайтуына матур булып торсын әле дип, пәрдәләрне элеп куярга теләгәннәр иде дә, әмма таш диварга кадак кагу җиңел эш түгел икән. Шуңа күрә кияүнең кайтуын көтәргә туры килде. Степан да моны тиз генә башкара алмады. Күрше Галимҗан абзыйдан таш тишәргә кирәкле әйберләр алып чыгып, шактый тир түккәннән соң гына максатларына ирештеләр.

 – Һәр  эшнең үз кешесе бар шул. Алма апабызның (Нурхәят апаларын сеңелләре шулай дип атыйлар иде) бу яктан бәхете бар, берьюлы өч малай үстереп ята, - дип әйтеп куйды Гайшә.

 – Менә  Нәсимәнең дә малае әти-әнисенә зур куаныч, таяныч  булып үсеп җитәр, Алла боерса, - дип, уртак шатлыкны  исләренә төшерде әниләре Сәрбиҗамал.
 
Дәвамы алдагы саннарда
 

Фоат ГАЛИМУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев