Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Ник соң бу шулай?!

Дәвамы.

Башы 3 гыйнвар, 8 гыйнвар, 11 гыйнвар, 15 гыйнвар, 26 гыйнвар

Нәсимәсе аны елап каршы ала. Ул аның бу адымын әнисе хупламаячагын, каргаячагын алдан ук белеп тора. Ник дигәндә, башка кавем белән кан катыштыру аларның нәсел-нәсәбендә булган хәл түгел. Мондый хәлнең аларның авылында беркем белән дә булганы юк. Шуңа күрә “илдә булмаган ашны җен пешерер” дигәндәй, үзенең керәшен авылына тормыш итәргә килүенә аның үзенең дә исе китә. Бигрәк тә иртәнге якта, тәмле йокыдан уянып китүгә, бу хәл исенә төшеп, йөрәге, әбиләр әйтмешли, “жу” итә. Нәрсә эшләдем мин, бу хәл озакка барырмы? Теге чакта яңадан фабрикасына кайтып кергән очракта дөрес итәсе булган икән, дип тә уйлап куя. Әмма Андрей белән Надежданың – ирле-хатынлы керәшеннәрнең – бер-берсен хөрмәт итүләре, яшәешләрендә башка дин тәэсирләре күренешләренең булмавы аны бу мәсьәләдә тынычландырып калдырган иде. Степан белән аралашканда да аның нинди дә булса чит рухлы булуы сизелмәде. Үз авылындагы Гаптерәкыйплар, Госманнардан бер ягы белән дә аерылып тормый кебек иде. Ә мондагы йортларына килеп кергәч, кайнанасы булачак кешенең тиз-тиз генә төртенгәләп алуы аның өчен бик тә чит-ят тоелды, киеменең рәвеше дә күңеленә ярамады. Базар көннәрендә алардан биш чакрымдагы Югары Шөн авылындагы удмуртлар, Арпаяз авылы аша үтеп, Кукмара базарына барырлар иде. Аларның хатыннары кигән күлмәкләрне без исебез китеп карап кала идек. Кайнанасының күлмәкләре дә шуларныкына охшаган.

Ихтимал, удмурт белән керәшен хатыннарының киемнәре арасында аермалык та бардыр. Әмма Нәсимә андый нечкәлекләрне әлегә белеп бетерми. Дөрес, Степанның әнисе аңа ягымлы булырга, хәтта, әйтергә кирәк, кайбер очракларда ярарга да тырыша сыман. Чөнки, әлбәттә, белә, улының битендәге бу кимчелеге кызларның аңардан читләшүенә китерде. Ул инде өйләнә дә алмас кебек иде. Керәшен кызларын үз итәргә тырышуы тиешле җавап алмады. Инде менә мөселман татары кызы риза булып килгән икән, аның шушындый хәлдәге улыннан баш тартмасын өчен рәхмәтле булырга кирәктер дип уйлады ана. Шулай да Нәсимә өчен барысы да яңа, моңа кадәр күнекмәгән яшәү рәвешенә туры килмәгән нәрсәләр аны сискәндереп җибәрә иде.
 
Алар монда кичә кич кайтты. Андрей Петрович бирегә ат белән китереп куйды. Ул үзе дә шушы авылныкы булгач, аларны калдырды да үз әти-әниләре янына китеп барды.

Степанның кыз алып кайтуын белеп, күрше-тирәләр йөгереп керде. Бер аеруча кыюы:

 – Исемең  ничек, киленкәй? - дип сорады.

Нәсимә икәнлеген ишеткәч:

 – Бигрәк  ансат исем икән, Нәстүк буласың икән алай булгач, - дип куйды.

Кызның аптырап торуын күргәч:

 – Без,  керәшеннәр, җиңел, кыска итеп сөйләшергә яратабыз. Менә мин дә - Татьяна, мине Татый  дип кенә җибәрәләр. Сине дә беркем, авыз тутырып, Нәсимә, димәс, әзер булып тор – Нәстүк, диярләр. Эш бит исемеңне ничек итеп әйтүләрендә түгел, сине үз итүләрендә. Нәстүк, дигәч, сине яраталар  дигән сүз. Менә Степанның сеңлесе дә чынында Мария исемле, әмма аны Марҗи, диләр. Бездә һәммә кеше дә авылча исем белән йөри. Кайнатагыз да Павел исемле, аны Павал, диләр.

Әнә шулай бу Татый исемле апа, бертуктаусыз такылдый-такылдый, Нәсимәгә беренче күрешүдә үк үзенә күрә дәрес биреп өлгерде. Кергәндәге кебек үк, йөгереп дигәндәй чыгып китте, ишек артында да нәрсәдер сөйләгәне ишетелеп калды.

Каенсеңлесе Мария-Марҗи да  гаҗәпләнергә сәбәп булырлык сүз әйтте:

 – Менә минем дә күктән төшкән җиңгәм булды. Мин сине, яратып, “җиңги” дип йөртермен, - диде.
Арпаязда абыйларының хатынына “туган апа”,  диләр. Җиңги сүзе дә бар. Ләкин алай дип, олы яшьтәге хатыннарга әйтәләр. Нәсимә өчен болар барысы да ят иде. Ризыкка үрелгәндә бисмилла әйтмәү, ашагач, әмин тотмау да аңа бик сәер тоелды. Болар аның күңеленә сәер, чит. Мондый хәлгә ияләшә алырмы-юкмы,  анысын бер Алла гына белә. Әмма шунысы бар – боларда ашау-эчү кытлыгы бөтенләй юк иде. Амбарлары тулы икмәк, абзарларда сыер, бозау мөгри, егермеләп сарык бәэлдәшә. Степанның һөнәрле булуы да бу яктан күңелнең тынычлыгына өметләндерә иде. Әмма, әмма... Нәсимәнең башында каршылыклы уйларның бетәсе юк. Шуңа күрә ул газиз әнисен яшьле күзләр белән каршылады.
 
Әнисе белән  Гайшә  апасы  өйгә керүгә, Нәсимә алар каршына йөгереп үк килде. Әнкәсен кочып алды да елап  җибәрде. Әмма әнкәсе нык күренде, ул, инде юлда дәшми генә елап, күз яшьләрен бетергән иде. Урманбашка җитәрәк, аның күңеле тәмам катты. Карчык хәлиткеч карарга килде: ул, һичшиксез, кызын алып кайтып китәчәк! Унике чакрымны үрмәләп булса да кайтып җитәчәкләр! Алма кебек кызны чукындырыр өчен үстермәде бит ул! Шуңа күрә кызының авызын җәеп елап торуына карамастан, карчык тәвәккәл тавыш белән әйтте:

- Киен, кызым, сине алып кайтырга килдек. Бер минут та тормыйбыз, китәбез!

Әмма Нәсимә елавын белде. Өйдәгеләр ана белән кызның бу рәвешле күрешүләренә шаһит булып, таң калып карап торалар иде. Сәрбиҗамал отыры ачулана иде.
 

– Киттек,  киттек! Бер минут та тормыйбыз!

Нәсимә, ниһаять, телгә килде:

 – Әни,  килешми бит болай. Ирем буласы егет - әйбәт кеше. Менә үзең дә ошатырсың әле...

 – Күрәсем дә  килми, ошатасым да юк. Киттек булгач, киттек. Тапканнар кыз! Чикмәрләрне әйтер идем инде. Юхаланып бала карарга дип алдады да үз кавеменә мәңгелеккә дип алып киткән икән. Аңа Алланың каһәре төшсен! Мөселман кызын шулай ирексезләп китергәннәр. Кәммүнист диген инде аны да!

Нәсимә бу гаеп ташлануын йомшартырга теләп әйтеп куйды:

 – Мине ирексезләмәделәр, мин үзем килдем...

Әлеге сүзләрне ишетеп, Сәрбиҗамал катып калды. Бу вакытта авызын ачып, нинди дә булса сүз әйтергә сәләтсез хәлдә иде. Ник дигәндә, ул Нәсимәне бу хәлдән котылдырып алып китәренә нык ышанган иде. Шуңа күрә кызының әлеге сүзләре аны миңгерәйтеп җибәргәндәй булды. Ул инде сүзен үлчәп әйтүдән узган,  юл буена җыеп килгән ачулы сүзләрен чыгарып түкте. Һәм соңгы сүзен өйнең хуҗасына борылып әйтте:

 – Мин  үлсәм үләм, кызымны чиркәүгә алып барып чукындырырга юл куймам. Күзегезне чукып алырмын, менәтерә!
 
Дәвамы алдагы саннарда
 
 

Фоат ГАЛИМУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев