Ник соң бу шулай?!
Дәвамы.
Башы 3 гыйнвар, 8 гыйнвар, 11 гыйнвар, 15 гыйнвар
Әнисе әле узган атнада гына килеп киткән иде. Көтмәгәндә бик кичләтеп тагын килеп чыкты. Нәсимә аның болай урынлы-урынсыз килүенә шомланып калды. Бер дә юкка болай йөрмәс. Берәр хәл булмадымы икән дип уйлады. Әнисенең елап шешенгән күзләрен күргәч, бөтенләй пошаманга төште. Икәү генә калгач, ана, калтыранган куллары белән фуфайкасының эчке кесәсеннән бер конверт тартып чыгарды, аны теләр-теләмәс кенә кызына сузды. Нәсимә шунда ук аңлап алды, сөйгән егете белән нидер булган! Кызгылт конверт эченнән зәңгәрсу кәгазь килеп чыкты. Исем-фамилиясе генә кулдан язылган, башка сүзләре алдан ук ташка басылган кәгазьдә күрше егете Хөрмәтнең һәлак булуы турында хәбәр ителгән иде. Егетнең әтисе утыз җиденче елны ук юкка чыккан иде. Аны каядыр салкын якларга җибәргәннәре турында гына имеш-мимеш хәбәр таралды. Әнисе Мәгъсүмә әйбәт кенә йөреп торадыр иде сыман, улы сугышка киткәч, бик бетеренде, ашаудан калды. Узган көз гүр иясе булды. Шуңа күрә егетнең үлеме турындагы хәбәрне дә аның сөйгән кызына юллаганнар, күрәсең.
Бу хәбәрдән Нәсимә җансыз-өнсез калгандай булды. Елый-елый яше кипте. Ялгыз калган чакларда бигрәк тә кыен булды, күз алдына әллә нинди шайтаннар килә башлады. Алар кызны үз араларына чакыралар, иңнәренә килеп кагылалар, үзләренчә ваемсыз булырга өндиләр кебек. Шуңа күрә Нәсимә ялгыз калырга курка да башлады. Гел балалар тирәсендә булу ягын карады. Әмма яшәүнең мәгънәсе, яме беткән иде. Моны хуҗалар да сизми калмады. Ул аларга да күңелен ачты. Андрей белән Надежда аны төрлечә юатырга тырышты, әмма мондый вакытта кешегә сүз белән генә ярдәм итеп булмаганлыгын алар аңлый иде. Шулай аңкы-миңке берничә ай узып китте.
Көннәр кыскарып, төннәр озайгач, көзге яңгырлар башлангач, Каенсар авылына бер тегүче килеп чыкты. Утыз яшьләрдән узып бара торган керәшен егете. Исеме Степан икән. Шактый яшь булса да, якын-тирә авылларда оста тегүче дигән исеме үзеннән алда йөри икән.
Өйдән-өйгә йөреп, Каенсарда байтак кешенең иске-москыларыннан да шактый өс-башын бөтәйтте. Ара-тирә өр-яңа ситсалардан да тектерүчеләр булды. Тегүче бигрәк тә яшь-җилкәнчекне сөендерде. Көннәрдән беркөнне Надежда Николаевна да аны өйләренә чакырып кертте. Түр башында “Зингер” дигән тегү машинасы теркелди башлады. Хуҗалар үзләренә дә, балаларына да байтак нәрсә тектерде. Атнага якын булды ул аларда. Тегүен әйбәт тегә, әмма егетнең бер кимчелеге бар булып чыкты. Борыны урынында ике тишек кенә икән. Шул җитешсезлеге күренеп, кешеләрне имәндермәс өчен, егет, борын турыннан каплатып уздырып, ак чүпрәк бәйләп куя. Үзе сүзгә оста, тегү машинасына кушылып, җырлап та җибәрә. Тик менә борыны... булмагач, сөйләшкәндә дә, бигрәк тә җырлаганда тавышы әллә ничек тыңкышланып чыга. Ни хәл итәсең...
Халык әйтмешли, уеннан уймак килеп чыккан. Яшүсмер чагында көзге якта колхоз бәрәңгесен казыганда учакка чиләк каплап бәрәңге пешереп ашау - гадәти эш. Болар да шулай иткәннәр. Бер шаян малай, учактан очы яна башлаган чыбыкны алган да тирә-якка селтәнгән. Шул утлы чыбык очы Степанның борынына тигән. Шуннан азып киткән борынны табиблар коткарып кала алмаганнар, хәтта ахырда кисеп алырга мәҗбүр булганнар. Менә шулай малай зур зыян күргән. Бер малайның пырдымсызлыгы икенче берәүгә гомерлек бәла китергән. Шуның аркасында Степан сугышка да яраксыз булып калган.
Менә шул тегүче, машинасын келтерәтә-келтерәтә, Нәсимәнең башын да үз ягына әйләндергән. Егетнең әйбәт холык-фигылен, үзен ихлас яратуын, башка матур сыйфатларын күреп, күзе ияләнгән Нәсимә аның тәкъдименә каршы килә алмаган, аңа кияүгә чыгарга ризалык биргән. Ихтимал, бу шулай махсус оештырылган да булгандыр. Югыйсә, өязгә чыккан тегүче ник әле болар өенә керүенең чиратын иң соңга калдырган? Әлбәттә инде, бераз акча да эшләгәч, риза булса, кызны алып китү нияте беләндер дип фараз кылырга урын кала.
Менә шулай кырык дүртенче елның ноябрь аенда Нәсимә Урманбаш исемле керәшен авылына килен булып төште. Әле Каенсарда Андрей белән Надежда йортында ул чын мәгънәсендәге керәшенлек йолалары буенча яшәүне күрмәгән иде. Урамдагы кешеләрдә керәшенлек, удмуртлык билгеләре булса да (бу авылда удмуртлар да яши), зыялылар өендә андый нәрсәләр юк иде. Дөрес, үзе килен булып килгән гаиләдә дә аның күңеленә ят йолалар тулысы белән хакимлек итә дип әйтеп булмыйдыр. Чөнки гаилә башлыгы Павал агай - авыл советы рәисе, мондагы зыялылар рәтендә. Степанда да нинди дә булса дини тәртипләрне үз итү дигән нәрсә күренми. Каенсеңлесе Марияны әйткән дә юк. Ул инде, чын-чынлап, совет чоры кызы, күкрәгенә комсомол билгесе таккан, дин белән бөтенләй алыш-биреше юк. Ә менә кайнана турында гына алай әйтеп булмыйдыр. Ул фин-угорларда була торган аллы-гөлле күлмәктән, яулык ябуы да керәшеннәрчә. Бигрәк тә көн итеше Нәсимә өчен ят тоела. Өйнең зур ягында ул-бу булмаса да, өлкәннәр бүлмәсенең түренә икона куелган, аның алдында лампада янып тора. Бездәге бисмилла әйтәсе урыннарда ул “чебен куып” ала. Павал агай исә - атеист, әмма хатынына ни дә булса әйтми. Әйдә, теләгәнчә яшәсен, ди. Нәсимәнең баштарак Каенсарда үзен башка дөньяда дип хис итүе уен гына булган икән. Бары тик керәшеннәр генә яши торган Урманбаш авылында бу яктан хәл күзгә нык ташланып тора иде.
Кызны үз ризалыгы белән алып кайттылар кайтуын, әмма аның әнисенең, туганнарының да бу эшкә ризалыкларын алырга кирәк бит әле. Павал агай әйткәнчә, аларның добросын алмыйча ярамый. Икенче көнне ул, кашовкасына ат җигеп, күчтәнәчләр алып, Арпаяз авылына китә.
Урамда очраган бер хатыннан Нәсимәләрнең өен сорый. Галимулла кызы дип тә өсти. Әлеге апа аңа тәбәнәк кенә таш йортны күрсәтә. Капкадан үтүгә, зур гына ишек алдына килеп керә. Шушы тәбәнәк кенә өй артыннан зур таш келәт, терлек абзары тезелеп китә. Монда нык хуҗалыклы кешеләр яшәгәнлеге сизелеп тора. Тик өйнең өске агач катын алып ташлагач, ул бик тәбәнәкләнеп калган.
Павел агай ишекне тартты. Ул ачык икән. Янына таяк сөяп куелган. Шуның белән ул өйалды тактасын дөбердәтеп алды. Моны ишетеп, эчке ишектән биш-алты яшьләрдәге малай башын тыкты. Ят кешене күргәч, тиз генә ишекне япты. Павал агай ул кереп киткән ишекне тартты. Өй эче шактый караңгы икән. Күз ияләнгәнче, бераз тукталып калды. Аның алдында шушы бәләкәй малай белән бер олы яшьтәге апа басып тора иде. Боларны күргәч, Павел агай аваз бирде:
– Әссәламегаләйкем!
Апа кеше малайга әйтеп куйды:
– Сиңа әйтә бит, исәнләш!
Малай аптырап тормады, кычкырып җавап кайтарды:
– Вәгаләйкемәссәлам!
Кергән кеше ачык йөз белән сөйләп китте:
– Исәннәр генәме? Сау-сәламәт торасызмы?
Инде апа кеше сүзгә кушылды:
– Алланың биргәненә шөкер, ару гына яшәп яту әле.
Ул керүчегә дивар буендагы сәке сыман утыргычка урын күрсәтте. Үзе мич буендагы урындыкка утырды. Дога укырга әзерләнде. Әмма кергән кешенең дога укырга җыенмавын күргәч, сәерсенеп, кулларын кире төшерде һәм мөсафирның сүз башлавын көтеп тын калды. Моңа кадәр бер дә күзгә-башка күренмәгән бу кешегә текәлеп карап тора башлады. Бу ни җитте кеше генә булмаска тиеш. Ниндидер бер урындагы кеше түгелме? Налуг әгинтенә дә охшаган. Мөгаен, түләүләрегезне вакытында түләмисез дип ачуланырга килгәндер. Алай дисәң, андый кеше әссәләмегаләйкемләп сөйләшми бит. Дәшми тору шактый озынга сузылды. Ниһаять, кунак кеше телгә килде:
– Мин сезгә яучы булып килдем бит әле.
– Яучы булып? Кемгә? Кемнән?
– Кызыгыз Нәсимәне үз улыма сорап килүем.
– Син кем соң? Кайдан?
– Мин Урманбаш авылыннан, исемем Павел була.
– Урманбаш? Ул керәшен авылы түгелме соң?
– Әйе, шулай. Керәшен дип, барыбыз да кешеләр инде, Ходай бәндәләре.
– Бәндәсен бәндә, әмма аптырарсың бу мәлдә. Барыбер булса, кемнәрнедер татар, кемнәрнедер керәшен дип йөртмәсләр иде. Сез инде малаегызга кызны үзегезнең кавемнән табыгыз. Нәсимә кызымны сораучылар үзебездә дә бар. Әле менә шушы араларда аны авылга алып кайтырга дип торабыз.
– Без инде аны үзебезгә алып кайткан идек шул. Кызыгыз бездә. Мин инде сезгә шуны әйтергә дип килүем. Ул үзе улыма чыгарга риза булган. Яшьләр бездән башка гына барысын да хәл итеп куйган. Алар хәзер бездән сорап тормый, ризалашырга гына кала.
– Ризалашмыйм да, нитмим дә. Ничек килсә, сездән шулай кайтып та китәр. Бар, бар, утырма монда юкны сөйләп, безне пошаманга салып. Шул гына җитмәгән иде. Әйт малаеңа, тиз генә Нәсимәне исән-имин минем каршыма китереп бастырсын. Юкса, үзең беләсеңдер... бик начар булуы бар.
Павал агай тагын нәрсәдер әйтергә теләгән иде, әмма ана кеше аңа авыз ачарга да җай бирмәде, катгый итеп әйтәсе сүзен өзеп куйды:
– Бар, бар, ычкын моннан, юкса, күршеләрне чакырам, разбуй салам. Үтерәләр дип кычкырам!
Павал агайга чыгып китүдән башка чара калмый. Ул ишеккә юнәлә. Карчык белән теге малай аның артыннан аптырап карап кала.
Сәрбиҗамал ана, көтелмәгән бу илчене озаткач, кызы Гайшә белән киңәшә дә аның белән бергәләп Урманбаш авылына китә. Исәбе – Нәсимәне үзләре белән алып кайту, төп сүзне аның үз авызыннан ишетү: кыз үзе барганмы, әллә ирексезләп алып киткәннәрме?
Дәвамы алдагы саннарда
Фоат ГАЛИМУЛЛИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев