Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Ник соң бу шулай?!

Дәвамы.

Башы 3 гыйнвар, 8 гыйнвар, 11 гыйнвар, 15 гыйнвар, 26 гыйнвар, 3 февраль, 17 февраль

Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/dbi-khzin/nik-so-bu-shmulay

Башы 3 гыйнвар, 8 гыйнвар, 11 гыйнвар, 15 гыйнвар, 26 гыйнвар, 3 февраль, 17 февраль, 2 март

Нәсимә сизә: бер-ике айдан көмәндәге баласы да, артыгын түзеп тора алмыйча, дөньяга чыгарга сорый башлаячак. Хәзер ул Марсельдән кала карынындагы баланы да кайгыртып яши. Исән-сау тусын да тормышына тагын да шатлыклар, куанычлар өстәсен.

Шундый көннәрнең берсендә  кайнанасын кичкырын авылның аръяк урамында яшәүче туганнары авырып киткән сеңлесе янына чакырдылар. Ул киткәндә, чокыр-чакырлар, инеш аркылы төнлә кайтып йөрмәм, кунып калырмын, диде. Кышкы көн кыска була, караңгы тиз төшә.

Нәсимә улы һәм каенсеңлесе Мария белән генә калды. Мария - бик чибәр, акыллы кыз. Быел унынчы сыйныфка йөри. Алга таба, укып, авылда фельдшер булып эшләргә хыяллана. Нәсимә апасы әйтә:

– Укыгач-укыгач, табиб булырга укы, - ди.

– Мин башта Кукмарадан безнең авылга килеп эшләүче Марина Сергеевна кебек фельдшер булам, мәктәптә балаларны дәвалыйм, авыл кешеләрен савыктырам. Шул эшне булдыра алуыма тәмам ышангач, институтка барып, докторлыкка укыйм.

Анда да балалар табибы булам.

– Әйтәм аны Марсельне гел карап кына торасың, әле тәне эссе түгелме, тамагы авыртмыймы? Авызын ачтырып та карыйсың. Балаларны яратуың әллә кайдан күренеп тора.

– Әйе шул, балаларны яратам. Минем үземнең дә, беләсең килсә, җиңгәм, өч балам булачак. Әйтте, диярсең.

– Ярый,  шулай булсын, әмин. Марсель белән туачак баланың якын туганнары булуы бик күңелле. Тик син балаларны яраткач, нигә укытучылыкка барырга җыенмыйсың?

Мария тавышына җитдилек билгеләре чыгарды:

– Әй, ул укучылар белән эшләгән абый-апаларны кызганып бетә алмыйм. Алар балаларны, бөтен күңелләрен биреп, белемле итәргә тырышалар. Ә безнең исебез дә китми. Үзләренең артларында көлеп йөрибез. Табиб белән алай шаяра алмыйлар. 

Шаяра башласалар,  әнә укол кадыйсың да тынычландырасың.

Алар икесе дә көлеп җибәрәләр.
 
– Җиңгәм,  әни өйдә булмагач, мин ике иптәш кызымны кич утырырга чакырган идем. Син ачуланмассың инде, яме.

– Ник  ачуланыйм? Күңелле итеп сөйләшеп утырыгыз. Кышкы озын кичләрдә шулай да  утырышмагач, ни кызык бар бу дөньяда? Мин теге якта Марсельне йоклатырмын. Үзем дә нык кына ардым, ял итәсем килә.
Нәсимә җиңгәсе, чоланга чыгып, җәй көне җыйган урман чикләвекләре, айбагар алып кереп, өстәлгә куйды.

– Дуслар белән чиртеп утырсаң, күңелле була.

– И җиңгәм,  бигрәк тә әйбәт  инде үзең. Синең кебек бүтән бер яраткан апам да юк минем, дип, аны кочып алды. Нәсимә, каенсеңлесенең күңелен күрә алуына сөенеп, баласын алып, икенче бүлмәгә чыгып китте.

Мариянең самавырга су салганы, кеше килер алдыннан була торган мәшәкатьләр белән мәш килгәне Нәсимәнең колагына килеп ирешә иде. Марселе тигез генә мышный башлагач, шул көйгә ул үзе дә йокыга талды...

Кунак кызлары озак көттермәде. Бергә укый торган Нина белән мәктәпне инде узган ел ук тәмамлаган Вера килеп тә җиттеләр. Тәрәзәне сак кына  чиртүгә, Мария өйалдына йөгереп чыкты һәм келәне ычкындырды. Тышта ишелеп кар ява икән. Кызлар өйгә кергәч, ул елларда авыл җирләрендә модада булган плюш жакетларын салып кактылар, башларыннан алып, шәлләрен  селкеделәр. Озак аерылып торган  кешеләр кебек кочаклашып күрештеләр. Алар үзләре белән шау-шу, уен-көлке алып керделәр. Юк кына нәрсәдән дә кызык табып, бер-берсенә үзләре генә белгән төртмәле, ишарәле сүзләр әйтә-әйтә көлештеләр, шаярыштылыр. Мария аларга теге якта  Марсельнең йоклавын, артык шаулашмаска кирәклеген әйтсә дә, бераз гына тыелып торалар да тагын чаманы онытып шаулаша башлыйлар. Сүзләре, бу яшьтәге кызларга хас булганча, һаман да егетләре турында.
 
Бу яктан аеруча  Вера эзлекле. Ул үзенең Жоригы турында сөйләүдән тәм таба.

 – Менә  бүген мине көтеп ала алмас инде. Ул безнең теге очтагы очрашу урынына  һәрвакыт төп-төгәл килеп җитә. Әллә берәр җирдә качып тора инде шунда. Алай дисәң, анда качып торырлык урын да юк инде. Минем килеп җитүем була, ул шундук каяндыр килеп чыга да мине кочып ала, үбә башлый. Үбешеп туймас җаныкаем инде. Бүген монда киләсемне әйтергә өлгермәдем. Әйдә, көтәр-көтәр дә кайтып китәр. Мине моннан эзләргә кирәклеге турында ул кайдан белсен?

– Көтсен,  әйдә, кадерең тагын да арта төшәр, - ди Нина.

Сүзгә Мария кушыла:

– Юк  инде, кешене алай алдарга ярамый. Син аңа бүген килә алмыйм, дип әйтмәгәнсең бит. Димәк, ул киләчәк. Сине вәгъдәсез икән диячәк. Башка вакытта сиңа ышанмаячак.

– Ышаныр,  ышаныр. Әле узган атнада үзе килми калды. Абыйсы белән ниндидер ашыгыч эшләре булган, имеш. Мин ярты сәгать көтеп тордым. Икенче көнне үптерми аптыраттым. Җәзасы шул булды. Моннан да каты җәзаны бүтән уйлап таба алмассың, дигән иде. Менә бүген үзем килми калсам, аңа әнә шул җавап җәзасы була инде.

Кызлар рәхәтләнеп көлештеләр.

– Безнең  алай кичләтеп очрашуларга йөрү ихтыяҗы юк. Егетләребез үзебез белән бергә укыйлар, алардан көндез дә туеп бетәбез. Кичләрен дә очраша башласак, дәресләрне кем карар?

– Әй бала-чагалар, дәресләр карыйсы бар икән берәүләрнең. Егетләр назын бернәрсә дә алыштыра алмый. Шуны белеп торыгыз.

Мария бу мәсьәләләрдә урталыкны саклау яклы. Ул сөйләшүне тыныч буразнага тартып төшерә.

– Имтиханнарны да онытып бетереп булмый шул. Алабуга фельдшерлар мәктәбендә бәйге зур икән. Андагы керү имтиханнарын тапшыру бик авыр була, ди. Шул исемә төшсә, башымнан егетләр кайгысы  бетә дә китә. Иртәгәсен җанашымны күргәч, инде имтиханнар онытылып куя. Шушы ике нәрсәне ничек татулаштырырга икән, дип аптырыйм.

 – Мин  аларны татулаштыра алмадым инде. Былтыр укырга керә алмагач, бик ныклап әзерләнермен,  дигән идем дә. Менә озакламый тагын яз килеп җитәр. Әле мин кулыма китапны тотып та караганым юк. Жоригым быел армиягә китсә, аннан соң тотынырмын инде. Ул кайтканда, мин инде ветеринария институтының өч курсын бетергән булырмын.

– Кайтыр да сиңа карармы икән соң? Ул чагында кызларның яңалары үсеп җиткән булыр. Шуңа күрә бөтен киләчәгеңне Жоригың белән бәйләп карау өметеңне аклармы икән соң?

– И, аны кем белә инде, миңа бүгенгесе кыйммәт. Аны берәр көн күрмәсәм, бөтен дөньясы җимерелгән кебек була.

– Син, Нина, әле ныклап гашыйк булырга өлгермәгәнсең, - ди Мария. – Шуңа күрә Вераның мәхәббәт көчен аңлап бетермисеңдер. Аны шулай ук мин дә белмим кебек.

– Ничек  син белеп бетермисең? Сине җанашың ничек ярата. Моны барыбыз да күреп тора.  Аның өстенә теге аръякның Митерәеч тә сиңа битараф түгел. Икесенең берсен сайлау мөмкинлегең бар хәтта.

– Әй,  искә төшермә әле  шул Митерәечне. Әнә үзенең яшьтәш кызлары белән йөрсен, аны җанашыма алыштыраммы соң, булмаганны? – дип, Мария каршы төшә. – Мин берне генә яратам, аның өчен генә яшим. Без аның белән иң-иң бәхетле кешеләр булырбыз. Матур-матур балаларыбыз туар.
 
Чын күңелдән яратышкан парларның балалары да матур булып туа икән. Бу турыда әле мин менә шушы көннәрдә генә бер китаптан укыдым. Яраткан кеше белән яшәү, шуның өстенә күңелеңә ошаган эш белән мәшгуль булу, сөеклеңнән туган балалар белән мәш килү кешене бик бәхетле итәдер. Мин әнә шундый бәхетле булырга телим.

– Шикләнмә дә син, Мария, чыннан да, әнә шундый бәхетле кеше булачаксың. Җанашың да синең өчен генә туган. Аның янында башка кызны күрү мөмкин дә түгел кебек.
 
Шул вакыт бозлы тәрәзә артында нидер кыштырдаган кебек тоелды. Сак колаклы Вера тәрәзәгә капланды. Анда караңгы төннән башка берни дә күренми иде. Әмма шул арада туңган пыялага әкрен генә чиртеп куйдылар. Вераның күңеле сизде – тәрәзә артында аның Жоригы!

Вера кызларга борылып карады. Аның йөзеннән шулкадәр шатлык балкый иде, һәрберсе аңлады – анда Жорик килгән!

Чыннан да, тәрәзә чиртүче Вераның сөйгәне иде. Ул, килешенгәнчә, кыз белән очрашу урынына барды. Көтеп-көтеп тә кыз килмәгәч, егет инде кире борылды. Шулай кайтып барганда, әлеге Митерәй малае очрады. (Яше белән болардан берничә яшькә олырак егетне исеме белән түгел, күбрәк әтисенең аты буенча Митрәеч дип йөртәләр иде.) Борынына  җиңелчә генә көмешкә исе килеп керде. Күрештеләр.

– Кайдан  болай, Жорик, башың түбән иелгән?

– Юк,  берни дә юк, сиңа гына шулай тоеладыр.

– Алдама, күреп торам. Сәбәбе кызлар гына булса, кәефеңне төзәтәбез. Әйдә, минем белән.

– Кайда,  кәефне кайсы җирдә күтәрәләр?

– Башка чакта кайда күтәрәләрдер, белмим, минем кәеф бүген Марҗилар өендә генә күтәрелергә мөмкин. Аларда аулак өй.

Әбиләре бүген безнең күршеләрдә куна. Мария янына кызлар килми калмас.

– Анда  Мариянең җиңгәсе дә бардыр бит?

– Булса  соң, ул кызларга комачау итми. Аның малаен карыйсы бардыр.

Жорикның башы яктырып киткәндәй булды: димәк, аның Верасы бүген шунда булырга мөмкин, Мария белән дуслар бит. Алар олы юл урамына таба борылды.

Вераның сизенүе юкка гына түгел иде. Өй бүрәнәләре аркылы ул Жоригының йөрәк тибешеннән барлыкка килгән дулкыннарны тойгандай булды. Мариягә борылып, серле итеп пышылдады:

– Минем  Жоригым! Кертикме?
 
 

Фоат ГАЛИМУЛЛИН

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев