Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Ник соң бу шулай?!

Дәвамы.

Башы 3 гыйнвар, 8 гыйнвар, 11 гыйнвар, 15 гыйнвар, 26 гыйнвар, 3 февраль, 17 февраль

Степан балага яшел чирәмле ишек алды һавасын сулатып йөргән арада, Зәйтүнә, әнисенең сүзенә ялгап, туганнары алдында  Нәсимә турында сөйләп алды:

 – Матур  апаның (Нәсимә апасын ул шулай атый) чит кавем егетенә кияүгә чыгуына шактый сәерсенгән идек. Шулай булмыйча, без бит мөселман булмаган берәүнең безнең гаиләгә килеп керүен төштә дә күргән кешеләр түгел. Хәзер мин болай уйлыйм: шул көннәрдәге хәлләрдән  чыгып караганда, ул кайсы яклатып уйлаганда да дөрес иткән. Итек фабрикасына кайтарылудан котылган, тамагы ризыкка туйган. Җитмәсә, ирле дә булып калган. Менә хәзер кияүгә чыгарлык ирләрне көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый. Сугыштан кайтканнарының да байтагы эчүгә сабышты. Күкрәкләрен орден-медальләр белән тутырып кайткач, аларны өйдә рәхәт тормыш көтә дип өметләнгәннәрдер.  Мондагы хәерчелекне, кешеләрне санга сукмаучы әктив-иптәшләрнең ни кыланганнарын күргәч, дөнья авырлыкларын аракы белән йомшартып була дип уйладылар, күрәсең. Күбесе, мондый хәлдә гаилә корып, кешечә яшәү мөмкинлегеннән өмет өзде. Матур апабыз менә малай үстерә. Ә миңа дигән ир бәндәсе кайда йөридер, аны белгән юк.
 
– Бер  дә хафаланма, насыйп ир сиңа да табылмый калмас, - ди Гайшә апалары. – Тәүфыйклысы, миһербанлысы туры килсен, диген. Анда, сезнең Пүләнкәдә, әллә кемнәр бардыр. Беренче очраганына тап булудан аң бул. Үзебезнең кеше булсын. Монысын иң беренче итеп куй. Нәсимәнең ире, икенче диндә булса да, сөйләшүе безнеңчә, ичмасам. Теле дә башка булганнар белән кан катыштырудан сакланырга кирәк. Насыйп булган ризык тешне җимереп керер, ди. Синең белән бер тапкыр шулай булды бит инде. Сугыш беткәндәрәк Пүләнкә стансасының күмер складына ике кеше җибәрергә дигән язу килгәч, авыл сәвите анда  Гыйльметдин Гадиләсе белән мине җибәрде. Без анда барып урнашып, ике-өч ай эшләгәч, мине авылга кайтардылар. Арпаяздагы “8 март” колхозына прсидәтел кирәк булгач, Шәмсетдин Минһаҗын бу эшкә кыстый башлыйлар. Теге башта риза булмый, аннан соң бер шарт куя: “Әгәр Галимулланың Гайшәсен кайтарып, бригадир итеп куйсагыз, риза булырмын”, - ди. Авыл сәвите прсидәтеле алып кайту өчен Пүләнкәгә үзе килә, әмма мине эштән җибәрергә уйламыйлар да. Гайшә Галимуллина бик әйбәт эшләп китте, аның урынына шундый ук тырыш кешене алып килсәгез, бәлки җибәрербез, диләр. Рәис, авылга кайтып, менә сине – Зәйтүнәне куркытып-өркетеп, Пүләнкәгә алып барып, минем урынга урнаштырып кайта. Югыйсә, бүгенге көндә мин, шәһәр кешесе булып, эшләгәнемә акча алып яшәр идем. Монда “хезмәт хакы” дигән таякка бил бөкмәс идем. Җитмәсә, баласызлар налогы салып интектерәләр. Анысын акчалата сорыйлар. Ирләр булмагач, ул баланы каян табасыдыр? Анысын уйлаучы юк.
 
Бу көннәрдә үзен бәхетле итеп сизүче кеше – ул да булса әниләре Сәрбиҗамал иде. Ул балаларына мич буендагы озын эскәмиягә тезелеп утырырга кушты. Үзе алар каршысына артсыз урындык алып килеп утырды. Бөтенесенә  берьюлы карап торды-торды да елап җибәрде:

 – Без Аллаһының биргәненә шөкер, барыбыз да исән-сау.

Улы Марсельне тотып утырган Нәсимәсенә карап:

 – Менә яңа кошлар да туа башлады. Хәере белән булсын. Үлгәннәрнең генә гомере бетә. Сугыш чыгасы елны атагыз Галимулла вафат булды. Сугышта киябез Галимулла харап булды. Нинди кешеләр иде, дөнья бәясенә торырлык. Менә сез, минем кызларым, алдымда тезелешеп утырасыз. Бер Шәмсевәлиям генә килмәгән. Кайнанасы җибәрмәгәндер, балаларыннан да аерылып китә алмагандыр: Вакыйф, Әлфинур, Маһинур.  Минем үземнең биш  балам да кызлар булып чыкты. Ә сез малайлар, ара-тирә кызлар да  китерәсез. Шәмсевәлиядә бер малай, Нурхәятнең өчесе дә малай: Мәлик, Хәкимулла, Фоат. Гайшәнең дә малай – Равил. Менә Нәсимә дә малаен күтәреп килде. Кечкенәм Зәйтүнәгә дә Ходай тәүфыйклы балалар бирсен, ул булса да, кыз булса да. Улларны - үзең өчен, кызларны кеше өчен үстерәсең. Ни хәл итәсең, дөньяда яшәү тәртибе шулай корылган. Атабыз Адәм, анабыз Һава балалары кебек, үз балаларың бер-берсенә өйләнә алмыйлар бит инде. Ул вакытта, ничарадан бичара дигәндәй, башкача булмагандыр, хәзер инде заманасы башка, сайлау өчен егетләр-кызлар тезелешеп тора. Арадан иң ошаганын сайла да ал гына. Мин сизәм: гомерем озак калмады. Сәвит дигәннәре чыкмаса, әле болай булмас иде. Бигрәкләр дә миһербансыз булдылар бит. Нигезебезне корыттылар. Инде өмет сездә, балалар, сездә. Хәер, сез дә әллә ни кыра алмассыз. Иң кирәге - балаларыгызны дөрес итеп үстерегез. Дөреслек динебездә, гореф-гадәтләребездә, борынгыларыбызның васыятьләрендә. Инде болай бөтенегез берьюлы мин җан тәслим кылгач кына җыела алырсыз. Озак көтәргә туры килмәстер, балалар.
 
Кызларның күзләре әниләрендә иде. Чыннан да, үз хәлен үзе беләдер, әниләренең кыяфәте әллә ни шәптән түгел иде, ахры. Элек матур, алсуланып торган яңакларын җыерчыклар баскан, куллары коры сөяккә калган. Аркасы бөкерәеп чыккан, утыргач, ярым дуга кебек бөгелүе тагын да арта төшкән кебек. Дүртпочмаклы итеп япкан яулыгының кырыеннан ап-ак чәчләре күренеп, әниләренең картлык галәмәтенә тагын да яңа төсмер өсти иде.

Кызлар, мондый чакта әйтелә торган юату сүзләрен әйтә-әйтә,  әниләре янына килделәр. Кайсы кочып, кайсы аркасыннан сыйпап:

 – Юк әле, дөньяда тор әле, синең исәнлегеңне тоеп, юанып яшибез. Безне бөтенләй ятим итеп калдырырга ашыкма.
Кече кызы өстәп куйды:

 – Минем  балаларны да күрмичә, аларны алдыңа утыртып сөймичә, нинди китү турында әйтәсең?

Сәрбиҗамал карчыкның сүзләре юкка гына түгел иде. Ул үз хәлен үзе генә белә. Шунысы ачык: әле аңа һич кенә дә китеп барырга кирәкми. Кызларының балаларын карашып үстерергә кирәк. Аның дөнья белән  алыш-бирешен шушы кирәклек кенә ялгап торадыр кебек иде.
 
Үлем яшькә-картка карап тормый икән шул. Тәкъдире җитсә, әле җир җимертеп яшәргә тиешле кешеләрне дә алып китә. Үлем дигән шыксыз нәрсә Нәсимәләр йортына да килеп җитте. Күрше авылларга тегү сәфәренә киткән җиреннән Степан чирләп кайтты. Аны ат белән китереп куйдылар. Түрдәге агач караватка кертеп салдылар. “Зингер” дигән тегү машинасын да даими тора торган урынына кертеп куйдылар. Степан үз аягы белән атлап керердәй хәлдә түгел иде. Тәне кызыша, вакыт-вакыт аңын югалта, саташып сөйләшә башлый.
 
Тәкәнештән табиб чакырганнар иде дә, ул килеп җиткәнче, Степан җан бирде.  Үз куллары белән матурлык тудырып яшәүче ир утызы да җитмәстән гүр иясе булды. Аны насара диненең бөтен таләпләренә туры китереп җирләп кайттылар.
 
Аннан инде бөтен шартларын үтәп, искә алу мәрәсимнәрен уздырдылар. Шул көннәрнең берсендә Нәсимә үзенең янәдән авырга калган икәнлеген белде. Авылның кендек әбисе Палыйттә, үзе генә белгән билгеләр буенча, Нәсимәнең шикләнүләрен раслады.
 – Берәүнең  көне бетә, икенчеләрнең көне җитә, Чтапан үзенә алмашка тагын бер җан яралуга сәбәпче булган.
Мондый карчык теленә кергән сүз авылга таралмый каламы? Хәбәр көне-сәгате белән бөтен урамнарны урап чыкты. Һәммәсе моны яхшыга юрадылар. Әрвахны искә алудан бигрәк, кеше телендә төп сүз Нәсимәнең Чтапаннан йөкле булып калганлыгы иде.
 
Бу хәбәргә Павал агай  белән аның хатыны аеруча шатландылар. Малай туса, исемен Степан дип кушу турында уйлап куярга кирәк, дип әйтүчеләр дә булды. Павел Павлович бу юлы да үзенә тугрылыклы булып калды:

 – Исән-сау  тусын, исем табылыр!

Чөнки ул килененең барыбер үзенчә эшләячәген белә иде.

Әмма Павал агай  икенче оныгының тууын көтеп ала алмады. Шулай ук көтелмәгәндә, бакча башына печән чабарга менгән җиреннән йөрәге тотып егылды. Берничә көн урын өстендә ятты да мәңгелеккә күзен йомды. Бу, сүз дә юк, Нәсимәнең тормышын шактый катлауландырып җибәрде. Әле кайнатасы барында, вак-төяк каршылыкларны ул бер сүз яки бер хәрәкәте белән кисеп куя, уңайга хәл итә торган иде. Хәзер, кайнана белән килен арасында  кытыршылыклар килеп чыккалаганда, ике сарыкка печәнне аерып куйгандай, зурга җибәрмичә, саллы сүзе белән нокта куюына өмет итәрлек кеше юк иде. Кайбер нәрсәләр, инде онытылып беткәч тә, яңадан калкып чыккалыйлар, ике якның да күңелен борчып торалар. Ярый әле бала бар. Шундый вакытларда нинди дә булса кыланышы яки көтелмәгән сүзе белән авыр уйларны таратып җибәрә дә, ике як өчен дә дөньядагы башка нәрсәләр вак-төяк булып кала. Марсель аларның икесен дә бер үк хис-кичерешләр белән мәшгульләнергә сәбәпче була. Уйлары белән каядыр читкә китә башласалар, тиз генә үз тирәсенә тартып китерә. Яңадан татулык, яңадан бер җан иясе – бала гаме белән яшәү башлана. Нәсимә уйлый: дөньяда балаңнан да зуррак бәхет була алмыйдыр. Ялгыз кешенең бөтен кайгысы үзе турында гына. Тирә-юньдәге бөтен нәрсә аның үз күңелендә генә шәйләнә. Аңа кем дә булса берәү күңеленә ошамаган сүз әйтсә яки ишарә ясаса, ул инде бөтен барлыгы белән әлеге мөнәсәбәт турында гына уйлый башлый. Шушы нәрсәнең төбенә төшә-төшә эзләнә, теге кешенең җиде буынына җитә, әйләнә-тирәдәгеләрнең җелегенә үтеп тикшерә. Аннан, бер җаен туры китереп, эчендә җыелганнарын теге кешенең үзенең алдына чыгарып түгә яки җиткерәселәрен белә торып сүз җибәрә. Ә ул сүз теге кешегә тагы да куертылып барып җитә. Бу, үз чиратында, бер көн, арттырылып, аның үзенә кире әйләнеп кайта. Балалы булу исә өйдәгеләр белән генә түгел, авылдашлар белән үзара аралашканда да еш кына тәмсезләнүләрдән  коткарып кала. Чөнки балага кагылмаган башка нәрсәләр анага бик тә әһәмиятсез булып тоела. Бу аңа күңел рәхәте бирә, киң күңелле булуына китерә. Башкалар белән мөнәсәбәтләрне җайлауда дару булып әверелә.
 
Дәвамы алдагы саннарда
 
 

Фоат ГАЛИМУЛЛИН
 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев