Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Ник соң бу шулай?!

Дәвамы.

Башы 3 гыйнвар8 гыйнвар11 гыйнвар15 гыйнвар26 гыйнвар3 февраль17 февраль2 март9 март21 март28 март, 29 март

Сәрбиҗамал әби, тәһарәтен яңартып, намаз укып алды. Озак итеп үзенә, балаларына Аллаһы Тәгаләнең  хәерхаһлы булуын сорап, әрвахларның оҗмахлы булуларын  теләп дога кылды.

Ике-өч көнгә генә килгән Сәрбиҗамал ана менә инде айга якын кызы белән оныклары янында торып калды. Ике баланы тәрбияләп тору баштарак Нәсимә өчен әлегә бик кыен иде. Әле аның үзен карарга, һәрьяктан ярдәм итеп торырга кирәк булды. Битендәге теге Митрәеч дигән бәндә тарафыннан ясалган яра әкренләп йомылса да, аның җөе шактый озын, шул ук вакытта тирән булып калды. Шуның нәтиҗәсендә Нәсимәнең матур йөзен бераз ямьсезләтеп тора, җитмәсә сул күзенең ясалган ярадан бераз чалшаебрак торуы да аңа матурлык өстәми иде. Боларына әкренләп күнегергә дә булыр, исәнлек кирәк. Көзгегә сирәгрәк карасаң, бу турыда онытып та торырга мөмкин. Әмма Нәсимәнең эчке халәте – бу фаҗиганең кеше күзенә күренмәүче шаукымы – тагын да катлаулырык булып чыкты. Өйдә ялгыз гына калдымы, аның күз алдына шул канлы вакыйга булган көн бөтен ваклыклары белән килә дә баса.  Каенсеңлесе Мариянең үлем алды хәле, пычак кадалган күкрәгеннән идәнгә аккан кан ташкыны һич тә күз алдыннан китми. Кан, кан, кан... Әнә ул бөтен идәнне тутырган. Борынга аның моңа кадәр бөтенләй таныш булмаган исе килеп тора. Ул идәнне кат-кат югач та бетми. Идән сап-сары, әмма шул ис борынга килеп торгач, сайгаклар һаман да кызыл булып тоела. Нәсимәнең башы әйләнеп китә, мизгелгә генә булса да аңы югалып киткәндәй тоела. Ул кисәк кенә борылып артына карый, аңа теге пычаклы кеше тагын шундадыр кебек тоела. Аның рәхимсез кулы пычак белән муенына үрелә  сыман. Нәсимә сискәнеп китә, читкә тайпыла. Әнисе өйдә чагында, яки башка якын кешеләре булганда,  мондый  хәлләр кичерми. Балалары белән генә ялгыз калса, аны шушы курку халәте биләп ала. Кеше югында өйалды ишекләрен, хәтта өйнекен дә бикләп тора. Тәрәзәләргә дә шомланып карый торган булып китте.  Теге бәндә шуннан килеп керер кебек. Әнисе Сәрбиҗамал аның шушылай куркып калганлыгын башка билгеләре буенча да күреп тора. Нәсимә бәрәңге әрчи дә пәкене шкафның аскы шүрлегенә үк салып куя.  Ипи кискәч тә шулай итә. Пычак аның күз алдында ятмаска тиеш! Балтаны да мич аралыгының аргы башына ук кертеп куя. Боларны күреп торган әнисе мондый очракларда укыла торган догаларын пышылдый. Намаз артыннан кызына саулык-сәламәтлек тели, куркудан шифа, тынычлык  бирергә тиешле  сүрә-аятьләрне укый. Шуңа күрә кызын ташлап, авылына кайтып китүне һаман кичектерә килә. Ул сизә: шушы бер ай чамасы вакыт эчендә Нәсимә шулай да  шактый сәламәтләнә төште, битенә кызыллык йөгерде, күкрәк сөте дә мулрак төшә башлады. Наиле башта имгәннән соң елый торган иде.  Хәзер инде елавын киметте. Күрәсең, әнисенең сөте җитә башлагандыр. Баланың кәефе дә яхшыра бара, еш кына аякларын тибенә-тибенә, үз-үзенә кызык табып, ыгы-мыгы килеп ята башлады. Мондый чакта абыйсы Марсель дә аның янына килә. Энесенең тәпиләрен сыйпый, борчак кебек бармакларын  тотып-тотып карый. Наил аның үз янында булуын аеруча ярата. Отыры көчләнеп тибенә башлый. Аларның мондый  кыланышларын күрү  Нәсимәнең күңеленә шифа була. Күңеленнән теге күңелсез хәлләр җуела башлый. Алар ниндидер томан эченә чигенгәндәй була. Бу аның халәтен яхшырта, ул үзенә шифа булырлык чыганакның шушы балалар икәнлеген тагын да яхшырак аңлый. Димәк, аңа бөтен барлыгы белән балалары белән әвәрә булырга кирәк. Җанына җылылыкны, тынычлыкны  бары тик алар гына бирә ала.
 
Ул инде әкренләп өй җыештыру кебек эшләрне дә үз өстенә ала башлады. Беркөнне кайнанасының моңа кадәр ябык торган бүлмәсенә керде. Озак вакыт беркем  кермәсә дә, өстәленә, шкаф ишекләренә, түрдә эленеп торган лампадасына да тузан кунган. Нәсимә аларны дымлы чиста чүпрәк белән сөртеп чыкты.  Күптән су күрмәгән яран гөленә су бөркеде. 

Сәрбиҗамал бүлмә ишеге төбендә аны карап тора икән. Ул кызына әйтеп куйды:

 – Кызым, бу бүлмә җылырак түгелме, мичнең аркасы монда чыга икән бит. Кайбер артык нәрсәләрне алгалап, балаларыңны монда күчерсәң ару булмасмы, дим?

 – Юк инде, хәзергә монда бернәрсәгә дә кагылмыйм. Мондагы әйберләрне мин куймадым, шуңа күрә аларны җыештырырга да хакым юк. Кайнананың үз туганнары бар бит,  алар тора-бара нәрсә дә булса эшләр әле.
 
Шулвакыт, ишектән суык ияртеп, бер малай килеп керде. Томан таралгач, күрделәр, Арпаяздан оныгы Мәлик килгән ич!
Иң беренче Сәрбиҗамал карчык телгә килде:

 – Нәрсә, улым, берәр хәл юктыр бит, истә-оста юк чагында килеп җиткәнсең?

– Бик озак тордың бит. Кайт инде. Сине алырга килдем.

– И-и, мине дә сагынучылар бар икән. Улым килеп тә җиткән бит.

– Без, без инде. Сине колхоз бригадиры сагынган. Әнине урман кисәргә җибәрергә итә. Әни балаларны ташлап китә алмыйм, ди. Әбиләре ятим калган балалары белән сеңлем Нәсимәне карый. Аны алардан аерып алып кайта алмыйм бит инде, ди.

– Ә, исләренә төшкәнме, ирсез хатын дигәч тә, гел урманга йөртәсе түгел. Әнә ирле хатыннарны җибәрсен. Имеш, аларның ирләрен тәрбияләп эшкә озатасылары бар. Ә безнең балаларны карап, ашатып-эчертеп, ямауларын ямап, мәктәпкә йөртәсе юкмы? Моңа кадәр бөтенесен мин эшләп бардым.  Синең әниеңә дә өендә балалары белән торырга ярый торгандыр бит.  

– Бригадир әйтә: әгәр дә урманга бармаса, җәй көне сыер-сарыкларыгызны көтүдә йөртергә рөхсәт итмибез, ди.

– Тапкан куркытыр нәрсә, ул балаларның аталары сугышта үлде ләбаса. Шул сыерны күрә алмадылар инде. Әллә аны асраулары җиңел дип беләләрме? Шул балаларга сөт-май булсын дип кенә асрыйбыз бит ул сыерны. Хәер, мае балалар авызына бик эләкми инде анысы, налук түләүгә кереп бара. Аертылган сыек сөтне дә кызганырлар иде. Сугыш вакытында җиңү өчен кирәк дип эшләттеләр, хәзер минем кызларым нәрсә дип черәшергә тиешләр? Менә шуны әйтеп бирсен ул бригадир абзаң. Җавап бирә алмаса,  урманга әнә хатынын җибәрсен.
 
Инде Нәсимә сүзгә кушылмый булдыра алмады.

– Мәлик  безне сагынып килгән, әйдә, уз, чишен. Энекәшләреңне дә күрерсең. Алар әле Арпаяздагы абыйларын белми бит. Анда берьюлы өч абыйлары бар аларның. Син, әни, бик бай кеше. Тегендә дә, монда да егетләр үсеп килә. Алар үсеп җиткәч, муллыкта, иркенлектә яшәр көннәрең алда әле.

Сәрбиҗамал карчык та бераз сүрелде. 

– Шул сәвит чыкканнан соң кешеләр әллә нишләделәр, бер-берсен чукырга гына торалар. Ул прсидәтел, бригадир итеп әҗүҗ-мәҗүз токымыннан булган бәндәләрне генә куя торганнардыр, ахры. Аларны каян гына табалардыр? Шулар турында сүз чыкса, бөтен тәннәрем калтырый башлый. Я улым, менә монда мич кырыенарак кил, кулларыңны җылыт. Сиңа әйткән сүзләр түгел бу. 

 Чәй эчкәндә Сәрбиҗамал карчык инде  кайту турында  үзе сүз чыгарды.

– Нурхәятемә дә бик авыр инде. Кайтсам да ярый торгандыр шул. Син, Нәсимә, бераз тернәкләнә башладың инде. Күршеләрең дә бик әйбәт. Ярдәмнәреннән ташламаслар. Берәр атна Арпаязда торып килим дисәм, син ни әйтерсең икән?  

– Нәрсә әйтим инде. Гел мине саклап ята алмассың шул. Синең тормыш анда, минеке монда, дигәндәй. Иң кыен вакытта килеп ярдәм иттең, алга таба Ходай җан биргәнгә җүн бирер әле. Сагына башласаң, килеп тә  җитәрсең. Безгә тагын бергә-бергә күңелле булыр. Сиңа ияләнеп беттек инде. Күршеләребез Праски тәтәләр гел кереп хәл белеп, су китереп, утыннарны әзерләп торалар. Башка агай-энеләр дә онытып бетермиләр. Торырбыз әле. 
 
Атның тамагын туйдырып,  бераз ял иттергәч, Сәрбиҗамал карчык белән оныгы Мәлик юлга кузгалдылар. Нәсимә аларны тәрәзәдән карап калды. Аның да күңеле кузгалды. Исән-сау булып, шул Арпаяз юлларында йөрергә насыйп булырмы икән, дип, ирексездән чыккан күз яшьләрен яулык очы белән сөртеп алды.

Сәрбиҗамал карчыкка  кире килергә язмаган икән. Шул кайтуыннан соң атна-ун көн уздымы-юкмы, ул, хәлсезләнеп, урын өстенә егылды. Бик каты авырды. Тәне ут булып янды. Ара-тирә аңын җуеп яткан вакытлары да булды. Шул көннәрнең берсендә авылга районның иң зур табибы килгән, диделәр. Депутат булып сайлана икән, шуңа җыелыш уздырып йөри, имеш. Гыйльми Сәхабы шул җыелышта әйткән, инде килгәнсең икән, бер файдаң да тисен, авылда абыстай кебек кешебез бик каты авырып ята, шуны карап чыкмассызмы, дигән. Җыелыш кадәр җыелышта әйткәч, марҗаның керми хәле булмаган. Синдә грипп авыруы, дигән. Янымда бер дару да юк. Иртәгә җибәрттерермен, дигән. Җибәрүен дә җибәрткән, әмма ул дарулар килеп җиткәнче, Сәрбиҗамал карчык җан тәслим кылган.

Нәсимәгә бу хәбәрне көне-сәгате белән җиткерүче дә булмады. Барыбер кайтып йөри алмас, дигәннәрдер. Бу хакта ул атна-ун көн чамасы узгач кына белде. Анда  да әлеге дә баягы Мәлик китереп ирештерде. Ул бу юлы атсыз гына килгән. Әнисе Нурхәят шушы хәбәрне җиткерергә дип атап җибәргән. Колхоз бригадиры андый йомыш белән йөрүчеләргә ат кудырып булмый,  дигән. Унбиш яшәр малайга җәяү теркелдәргә туры килгән.
 
Дәвамы алдагы саннарда
 

Фоат ГАЛИМУЛЛИН

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk