Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Ни дип әйтим, кодагый?" (булган хәл)

    “Бер генә кимчелеге бар: әти-әнисе белән бергә яшисе”, - дип зарланды ул

    Хәзер гаиләләрне аерылышудан саклап калу, ир белән хатын, килен белән кайнана, әти-әни белән бала арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу турында психологлар нинди генә киңәшләр бирми. Ә менә Зәйтүнә апаның сөйләгәннәрен тыңласаң, аның тапкырлыгына сокланып бетә алмыйсың. Профессионал психологларны да бер якка куя ул. Хәер, сүзне аның үзенә бирик әле.

    ...Кызым, төпчек бала булгангамы, иркәрәк булып үсте. Эшкә  ялкаулыгы, таркаулыгы да бар, озак йокларга, биләмгә йөрергә  ярата. Югыйсә, юарга, җыештырырга, ризык пешерергә өйрәттем кебек, эш тәртибен белә, әмма теләк булмагач, белү генә җитми шул. Кияүгә чыккач үзгәрер әле, дип юаттым үз-үземне. Ә болай күңеле бик матур аның, ярдәмчел, ачу саклый да белми.

    “Ялкау ятар, бәхете артыр”, - диләрме әле? Балам да бик акыллы, җитеш тормышлы, кулында төпле һөнәре булган егеткә кияүгә чыкты. “Бер генә кимчелеге бар: әти-әнисе белән бергә яшисе”, - дип зарланды ул. “Монысы - кимчелек түгел, ә егетеңә ияреп килгән бәхет. Эштән кайтышыгызга өй ишегегез ачык, аш-су пешкән булыр. Балаларыгызны да әби-бабасы карарга булышыр”, - дип юаттым аны. 

    Башта көйле генә яшәп киткәннәр иде. Ләкин ике-өч ай үтәр-үтмәс кодагыйның зарланасы килә башлады: янәсе, килен, ашагач, савыт-сабаны юмый, кулына тоткан әйберне урынына куймый, артыннан кием-салымын җыештырмый. Моның шулай икәнен үзем дә беләм, әмма башта ишетмәмешкә-күрмәмешкә салыштым. Беркөнне хәлләрен белим әле дип, яннарына бардым. Өйләренә керсәм, кызның да, кодагыйның да иреннәре турсайган, бер-берсенә карамыйлар, сөйләшмиләр. Мин һаман башны җүләргә салган бит әле: берни сизмәгәндәй утырам. Кодагый түзмәде, кызымны яманларга тотынды. Ничә көн өйалды баскычын юмый, бер атна элек кипкән керләрне әле дә урнаштырып куймый икән. Башта ни әйтергә дә аптырадым: кызга да яман сүз әйттерәсе килми, кодагыйга каршы дәшсәң дә, давыл тагын да куәтләнәчәк. Шуннан “Ни дип әйтим соң, кодагый?” - дидем дә өстәп куйдым: “Уф, тамагым кипте, бер чынаяк чәегез юкмы?”. Икәүләшеп чәйнек  тоткасына килеп ябыштылар болар. Берсе чәй куеп җибәрде, икенчесе суыткычтан сөтен, каймагын алып, табын корырга кереште. Өчәүләшеп чәй эчәргә утырдык. Чәй эчкән арада авыл буйлап җыеп килгән хәбәрләрне җиткердем. Сүз арты сүз ялганды, чәйнек бушаганда инде килен белән кайнана арасындагы киеренкелек тә беткән иде. Икәүләшеп мине озатып калдылар.
    Икенче тапкырында кыз: “Аерылам, биемгә түзәрлек түгел”, - дип елап кайтты. Сәбәбен сорадым. Гел мине өйрәтә, эшләгәнемне ошатмый, ди бу. 

    - Ә син аннан: и-и әни, син кияүгә чыкканда моны үзең эшли белә идеңме, әллә кайнанаң өйрәттеме соң, дип сора, - дим. Үзем белә идем, дисә, син бик уңган шул, минем дә синең кебек буласым килә, диген, әгәр кайнанам өйрәтте, дисә, кайнанаң минеке кебек әйбәт булган икән, дип әйт.  

    - Син өйрәткәнчә әйткән идем, кайнанам көлеп җибәрде, - ди кыз соңыннан. Аны яклап, жәлләп, аерылсаң аерылырсың инде дип әйткән булсам, тәки җыенып кайтыр иде бу, ә болай шунда яшәп калды.

    Реклама

    Тагын берсендә тавыш чыгып, кыз адресына тәнкыйть сүзләре ява башлагач, кабат “Ни дип әйтим соң, кодагый?” - дидем дә икәүләшеп көлеп җибәрдек. Безгә кызым да кушылды. Шулай итеп, бу юлы да баш очында куерган болыт җил-давылсыз узып китте.

    Янә бервакыт зарлана башлагач, “И кодагый, килен кайнана туфрагыннан ярала, дип әйтәләр, үз туфрагыңны үзең как инде”, - дидем.

    - Шулай дип әйтәсеңме, кодагый? – ди бу.

    - Шулай дип әйтәм, кодагый, - дидем.

    Кодагыем да бик зирәк хатын иде. Башка кызыма бәйләнеп, сүз ясап йөрмәде. Ул арада оныгыбыз туды да икәүләшеп шуны тәрбияләргә керештеләр. Кызым да, биләмгә йөрергә вакыты калмагач, өй эшләренә тартылды. Шөкер, бик тату яшәп яталар.

    Зәйтүнә апаның сөйләгәннәрен Гөлгенә МӨДӘРИСОВА язып алды
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: