Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Мин дөрес яшәдемме? (булган хәл)

    Шушы рәхәт тормыштан, байлыктан коры каласы килмәгәне өчен, Румиягә әлеге сүзләр белән килешергә генә калды...

     

    Румия вакыты-вакыты белән шушы сорауга җавап эзли. Газета укучылар, бу язманы укыгач, әлеге сорауга җавапны бәлки сез табарсыз.
    Чибәрлеге, телгә осталыгы белән аерылып торган Румия, авылдан шәһәргә китеп, бер фирмага сәркатип булып эшкә урнашты. Бу уңган, чая, чибәр кызны фирма хуҗасы Азат, бик тиз күреп алып, үзенең сөяркәсе итте дә куйды. Шәһәр үзәгендә ике бүлмәле, өстәвенә чит ил җиһазлары белән тулган фатирда яши башлагач, Румия үзен күкнең җиденче катында итеп хис итте.

    Өнемме бу, төшемме? Юк, бу төш түгел, ә чынбарлык иде. Ләкин хуҗа дигәннең гаиләсе барлыгын белгәч, Румия: “Бу мәхәббәтнең киләчәге булырмы?” - дип шикләнә башлады. Ул аңа яшьлегенең иң гүзәл елларын бүләк итте. Бәлки гаиләсен ташлап, минем янга күчеп килер, дигән уй аның башыннан китмәде. Бигрәк тә ярата шул Азат абыйсын. Аның бу яшькә җитеп, бер егет белән дә йөргәне булмады.

    Ә Азат абыйсының иркәләп-назлаулары аның күңеленә әйтеп бетергесез ләззәт бирә иде. Тик шулай да йоклый алмыйча, уйланып яткан төннәре дә булгалый. Ирле хатыннар, балаларын җитәкләп, урамнан үткәндә Румия аларга карап көнләшә.

    Гаиләле ир белән гыйшык уены уйнап, җимешсез калган ялгыз агач булып яшәмәсме? Төпле гаилә кора алмыйча, фәкать сөяркә булып яшәү кайвакытларда үз-үзен күрә алмау дәрәҗәсенә җиткерсә дә, Азат абыйсыннан башка торуны күз алдына да китерә алмый ул. Аның тәмле теленнән, наз тулы күз карашыннан, шаянлыгыннан гына алданып яшәсә дә, тормыш гөрләп бара, берни турында да уйлыйсы, кайгырасы юк, эшкә барып кайта да, байлык эчендә көн күрә.

    - Мин хәзергә бик бәхетле. Ләкин кемнең дә булса йөрәген яралау гына минем күңелемне әрнетә, - дип уйлады ул.

    Румияне мәктәп елларыннан ук яратып йөргән Зөфәр исемле егет бар иде. Кызның мәхәббәтен яулар өчен, ул ни генә эшләмәде. Көчле, таза булып күренер өчен – спорт белән шөгыльләнде, укымышлы булыр өчен – институтка укырга керде. Румия ягыннан бернинди җылылык тоймаса да, киләчәктә барыбер яраттыра алырмын, диеп уйлады. Зөфәр юашрак иде шул.

    Менә хәзер Румия 30 яшькә җитеп килә. Ни гаиләсе, ни бала-чагасы юк дигәндәй.

    Җәй көне авылда була торган иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Сабантуйга Румия дә кайтты. Мәйдан тирәсенә килеп баскач, таныш-белешләр күренми микән, диеп, ул як-якка каранды. Шулчак каршы якта утыручы берәүгә күзе төште. Бу Зөфәр иде. Ул ап-ак костюм чалбар кигән, күзләрен Румиядән алмый. Ни арада күреп алган, диген.

    Кичке уенга чыккач, Зөфәр белән Румия шактый озак сөйләштеләр.

    - Румия, син дә ялгыз, мин дә ялгыз, әйдә, тормышыбызны бергә бәйлик. Яшь вакыттан ук сине яратып йөргәнемне беләсең бит, - диде Зөфәр.

    - Зөфәр, әле син һаман өйләнмәдеңмени? - дип кызыксынды Румия.

    - Минем газаплы сагыну, юксынулардан торган яшәвемне үзгәртсәң, бары тик син генә үзгәртә алырсың. Йөрәгемә кереп ояладың, миңа башка берәү дә кирәк түгел. Синең ялгыз яшәвеңне белеп торам.

    - Зөфәр, әгәр дә безнең кавышу күкләрдә язылган булса, инде күптән кавышкан булыр идек. Ул безгә насыйп булмастыр, үпкәләмә, - диде аңа Румия.

    - Эх, шул “юк” дигән сүзләрең белән үзәкләремне өзеп, бәгырьләремне телгәлисең бит. Мин өйләнсәм дә, сине кияүгә чыккан, дигәч кенә өйләнәчәкмен, менә шулай, җанкисәгем. Румия, син авылдан кайчан китәсең соң? - дип сорап куйды.

    Бергә шәһәргә барырга килештеләр алар һәм шулай иттеләр дә. Зөфәр Румияне өенә кадәр илтеп куйды.

    - Зөфәр, монда хәтле килгәч, чәй эчмичә китмәссең инде, әйдә, мин яши торган фатирга керик, - дип, аны кунакка дәште.

    Зөфәр берсүзсез риза булды. Авылдашлар, бигрәк тә сыйныфташларның сөйләшер сүзләре күп иде.

    - Румия, мин ничек кенә тырышсам да, синең ярың була алмадым бит, - диде Зөфәр, моңсуланып.

    - Зөфәр, дуслар гына булып калыйк, дидем бит инде, - дип юатырга тырышты аны Румия. - Син – укымышлы кеше, берне түгел, бишне табарсың әле. Миңа белем алу насыйп булмады шул. Үзең беләсең: әнием дүрт баланы берүзе үстерде, әтиемнең бакый дөньяга күчкәненә дә бик күп еллар узды. Мәктәпне бетерүгә, әнием тизрәк акча эшләвемне теләде. Шуннан соң мин сәркатипләр әзерли торган курска укырга кердем, аннан бер фирмага эшкә урнаштым. Әниемә, энем, сеңелләремә һәрвакыт ярдәм итеп яшәдем. Үзем югары уку йортында укый алмасам да, туганнарым укуларын дәвам итсеннәр өчен барысын да эшләдем. Менә шуңа сөенеп йөрим.

    - Сәркатипләр акчаны бик күп алмыйлар бит, нинди акчага шулай булыша алдың? Фатирың байлыкка чумган, - дип кызыксынды егет.

    - Синең шикелле танылган белгеч булмасам да, мине үзем эшли торган фирманың көзгесе, диләр, - дип аңлатты Румия.

    Реклама

    - Аңлашылды, чын күңелдән синең өчен шатланам.

    Шулчак кемдер ишекне ачты да алар чөкердәшеп утырган бүлмәгә килеп керде. Ул Азат иде. Аның күз карашы иң элек Зөфәргә төбәлде.

    - Румия, моны ничек аңларга? Мин өйдә юк чагында фатирымда кыйммәтле сыйларым белән чит ирне ашатып утырасың, - дип ачу белән сүз башлады Азат.

    Бу көтелмәгән хәлдән Зөфәр уңайсыз хәлдә калды.

    - Мин чит кеше түгелмен, Румиянең авылдашы, сыйныфташы булам, аңа кечкенәдән үк гашыйкмын. Ләкин ул мәхәббәтемне кире кага барды. Менә бүген, икебез дә ялгыз, әйдә кавышыйк, дигән идем, дуслар гына булып калыйк, диде.

    - Румия, мин сине бу ирнең бары тик сыйныфташың булганы өчен генә гафу итәм. Бу арада күңелгә ошамаган төрле төшләр керә, аннан соң көнләшүдән йөрәгемне тырнаган төрле шик-шөбһәләр берсе артыннан берсе килеп кенә тора. Менә Зөфәрне дә синең сөяркәң дип кабул иттем, монда сезнең тарафка әйтелгән начар сүзләрем өчен гафу үтенәм. Румия – ул минем сулый торган һавам, җылыта торган кояшым, мин аннан башка яши дә алмам шикелле, - диде Азат.

    - Ярый, миңа китәргә рөхсәт бирегез. Борчуым өчен мин дә сездән гафу үтенәм. Румия, бер-беребезне онытмыйк, ни әйтсәң дә, сыйныфташлар бит без, - дип, Зөфәр саубуллашып чыгып китте.

    Румия сораулы караш белән:

    - Гомер буе сөяркә ролендә яшәрменме инде?

    - Юк, бәлки минем яшь хатыным булырсың. Элекке заманда байлар, шулай ук хәленнән килгән ирләр берничә хатын тотканнар бит, ә минеке икәү генә булачак. Мин Саҗидәне ташламаячакмын, аңа яратып өйләндем, ул – минем балаларымның яраткан әниләре, минем өчен тугры хатын, - дип, үзенчә аңлатырга тырышты Азат.

    Шушы рәхәт тормыштан, байлыктан коры каласы килмәгәне өчен, Румиягә әлеге сүзләр белән килешергә генә калды.

    Менә бервакыт Азатның хатыны Саҗидә, Румиянең эштән кайтуын сагалап торып, аның белән сөйләшмәкче булды.

    - Мин барысын да сизеп яшәдем, тик иремне артык яраткангамы, аңа бер сүз дә әйтмәдем һәм сезгә комачауларга теләмәдем. Ул минем тырышлыгымны, үзен һәм балаларымны яратуымны бәяли белде. Һәрвакыт аның хөрмәтен тоеп яшәдем, шуның белән үземне бәхетле итеп тойдым. Ә менә хәзер сабыр канатларым сынды. Ташла син аны, япь-яшь башың белән кеше көлдермә. Үз тиңеңне тапмый калмассың әле. Байлыкка кереп чумгач, әллә синең күзең сукырайдымы? Ул синең әтиең кебек кеше бит. Сиңа илле яшь чакта аңа җитмеш биш яшь була бит, ичмасам, киләчәгеңне уйла. Минем синең белән бу сөйләшүем бәлки акылыңа китерер, - диде дә китеп барды.

    Румия бу очрашу турында түкми-чәчми Азатка сөйләп бирде.

    - Ярар, өйгә кайткач, аның белән җитди сөйләшермен, - диде ир.

    Гаиләсе янына кайткач, Азат Саҗидәгә:

    - Әгәр дә яңадан Румияне борчып йөрисе булсаң, шуны белеп тор: мин, сине ташлап, аның янына китәчәкмен, - дип кырт кисте.

    Әйе, Саҗидә дә рәхәттә, бал-май эчендә гомер кичерә шул. Ә ире ташлап китсә, ике кызын ничек итеп аякка бастырыр.
    Тора-бара Румия дә Азаттан бер малай алып кайтты. Көндәшләр булып яшәгән ике хатын бер-берсе белән дуслашып та куйдылар һәм гаилә бәйрәмнәрен бергә-бергә үткәрделәр. Гомер елгасы үз көенә ага барды.

    ...Урамнан таякка таянган, матур гына итеп сакал җибәргән, башына түбәтәй кигән, үзе белән оныкларын иярткән берәү килә, бу – бәхетле картлык кичерүче, ике гаиләле Азат.

    - Бабай, дим, бабай, әйдә, Румия апаларга барабыз, ул, тәмле әйбер пешерәм, килегез, дигән иде бит, - диде сабый.

    - Хәзер, кибеткә кереп, күчтәнәчләр алыйк та барабыз, - дип җавап кайтарды Азат. - Я Раббым, бу сабыйларны бәхеткәйләреннән генә мәхрүм итмә, ятимлек хәсрәтләрен берүк бирә күрмә, яман күзләрдән, начар бәндәләрдән үзең саклый күр. Мин ике гаиләне дә тигез күреп, рәхәт тормышта яшәттем. Балаларымның, оныкларымның да бәхетле, мул тормышта яшәүләрен телим, әмин!

    Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: