Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Кызым, йомырка эчендә яшисең, тавыш-тыныңны чыгарма" (язмыш)

    Бүген Сөмбеләгә сәер төш керде. Ап-актан киенгән Булат аңа бик матур көзге бүләк итте. Өндә көзге бүләк итүнең аерылышу билгесе икәнен белә, ә менә төштә ул нәрсә аңлата икән?

    Сөмбеләнең тынычлыгы бетте. Булат белән дуслашып йөргән вакытларын, беренче мәртәбә: "Мин сине яратам, беркемгә дә бирмим, син минеке генә", - дигәннәрен, беренче мәртәбә үбүләрен кат-кат күз алдына китерде. Ә беркөнне түзмәде, ире эшкә китүгә авылга шалтыратты, аның белән кызыксынды. Бүген егетнең туе, диделәр. Сөмбелә сүзсез калды, бары телен көчкә әйләндереп: "Ничек инде, ул өйләнә мени?" -  дигән сүзләрне генә әйтә алды. Булатны уйлаган вакытларында йөрәге еш-еш типсә дә, гел үзен юатып килде: "Ни генә булса да, ул - минеке, көтәчәк, кирәк икән, гомер буе көтәчәк", - дип, бу көнгә кадәр хыялланып яшәгән иде бит ул.

    ...Унберенче класста укыганда Сөмбеләне Булат беренче тапкыр озата кайтты. Ошатуын әйтеп, дуслыгын тәкъдим итте. Сөмбелә дә аңа бер күрүдә гашыйк булды. Ул димәгән көне, минуты булмады. Мәктәпне тәмамлагач, кыз Казанга укырга керде. Икесе дә атна ахырын зарыгып көтеп алалар иде. Берәр сәбәп белән кыз кайта алмый калса, егет шәһәргә очып килеп җитә. Әмма кала тормышына, яңа кешеләргә ияләнә башлагач, кыз бер-бер артлы чибәр егетләрне күзли башлады. Булат ерагайды, авылга да сирәк кайтыла. Егет белән очрашканда да төксе генә сөйләшеп, вакыты юклыгын сәбәп итеп, тизрәк китү ягын карый. Өч ел вакыт шулай узып китте. Булат һаман укып бетереп, Сөмбеләнең кайтуын көтә. Ә кызга ни киенә, ни матур итеп сөйләшә белмәгән авыл егете түгел, озын буйлы, чибәр, бай шәһәр егете кирәк. Таба да ул  андый егетне һәм ике дә уйлап тормыйча кияүгә чыгып куя. Озак та үтми тупырдап торган чем кара күзле бер малай алып кайтып, ире кыйммәтле шәп машина да бүләк иткәч, бәхете тагын да ташып, дөньясы түгәрәкләнеп киткән кебек була аның.

    ...Сөмбеләнең кияүгә чыкканына да инде биш ел. Күпләр көнләшә аның тормышыннан. "Өч бүлмәле фатирың, утырып чыгып китәр өчен машинаң, алып сөяр өчен балаң, кеше арасында эшли торган дәрәҗәле ирең бар. Сиңа тагын ни кирәк", - диләр таныш-белешләре. Зарланганы булмаса да, Сөмбеләнең үз-үзен тотышыннан сизеп микән, әнисе дә: "Кызым, йомырка эчендә яшисең, тавыш-тыныңны чыгарма", -  дип кенә тора. Их, әнием, бәгърем, аңласаң иде син кызыңның йөрәгендә ниләр барын. Чит-ятның йокысын качырган, син шаккаткан бу байлыкларга исе китми икән бит аның. Сөмбелә үзе дә аңламый - ни җитми аңа, нигә йөрәге тыныч түгел, ни өчен күңеле түгәрәкләнми аның. Белми түгел, белә бит ул күпләрнең кеше почмакларында интегеп, тиенне тиенгә санап яшәүләрен. Шулай да ул үз-үзеннән канәгать түгел. Әллә нинди тормыш бу - ул хыялланмаган, ул теләмәгән. 

    -Син генә мине бәхетле итә алгансың, синең кочакта гына мин дөньямны онытып, җиде кат күккә күтәрелгәнмен икән. Мин болардан башка да яшәп була дип уйлый идем. Яратудан башка дөнья буш икән, ләбаса. Ни җитми миңа? - дип үрсәләнгән Сөмбелә бүген Булатның туе көнне генә аңлады: аңа мәхәббәт, аның яратуы җитми икән бит – "Ике арада мәхәббәт булса, калганы үзеннән-үзе җайлана аның, Сөмбелә", - дип әйтергә ярата идең шул син, Булат. Ә мин башкача уйладым һәм... ялгыштым бугай.

    Тәмам өйдә утырып туйган Сөмбелә, баласына өч яшь тулуга тизрәк эшкә чыгарга ашыкты. Ул ялда вакытта эшкә килгән яңа кыз белән дә бик тиз дуслашып киттеләр. Була бит шундый кешеләр, бер күрүдә үк синең күңелеңне яулап алалар да, туганың кебек якынаеп китәләр. Сөмбелә Ләйләнең эчке дөньясы матур булуына соклана иде. Яңа гына кияүгә чыккан кыз ирен  бик нык ярата, гел аның турында гына сөйли. Ире дә аны ярата, хөрмәт итә икән. Сөмбелә дә ире белән начар яшәми анысы,  әмма ул аны Ләйлә ирен яраткан кебек яратамы соң?!

    Ял көннәрнең берсендә Ләйлә аларны үзләренә кунакка чакырды:

    -Дустым, ирләребезне дә бер-берсе белән таныштырырга вакыттыр инде. 
    Бардылар алар кунакка. Ләкин анда үзен нәрсә көтәсең белгән булса, ике аягының берсен дә атламаган булыр иде. Булатның өйләнүенә күнегеп кенә килә башлаган Сөмбеләнең тагын тынычлыгы бетте. Ул җебегән, авыл өчен генә яратылган бер егет кисәге дип уйлаган кеше Ләйләнең ире булып чыкты. Хатынына "җаным", "бәгърем" дип кенә эндәшүче ир кайчандыр Сөмбелә игътибар итмәгән, ташлап киткән Булат икән. Хатыны янында бөтерелеп кенә йөрүче ир яшьлек мәхәббәтенең күзләренә бер генә булса да төбәлеп караса иде. Булатның бу кыланмышына җен ачуы чыккан Сөмбелә: "Хыянәтче, оныткан булып кылана, ярар, карап карарбыз, күпмегә түземлегең җитәр икән тугры ир булып кыланып яшәргә", - дип, астан гына ачы көлемсерәде. Шул көннән хатынның тынычлыгы бетте, көн-төн аны гына уйлый. Ире генә түгел, хәтта улы да икенче планга күчте. Юк-бар сәбәп табып, кичләрен аларга барып йөрсә дә, соңга калган көннәрендә, бәлки, озатып куяр әле дигән уйлары да акланмады. Ләйләнең бала табу йортына керүен түземсезләнеп көтте Сөмбелә. Һәм, ниһаять, менә ул көн җитте. Киенеп ясанды да хатын, матур хыялларга бирелеп, Булат яшәгән йортка китте. Ишектән килеп керүгә, ирнең муенына сарылып, шашып үбәргә тотынды. Күпмедер хәрәкәтсез торган Булат, бер мәлгә аңына килеп, хатынның кулларын иңнәреннән алды да, аңа китәргә кушты. Сөмбеләнең өстенә салкын су койдылар мыни.

    -Син нәрсә, мин бит сине генә яратам. Миңа байлык түгел, синең яратуың кирәк. Син дә мине яратасың, беләм, яратасың. Мин генә сине бәхетле итә алачакмын, - дип кабат Булатны кочакларга үрелгән куллары һавада эленеп калгач, бөтенләй чыгырыннан чыкты. Мондый түбәнсетүне көтмәгән иде ул. Юаш, пешмәгән дип уйлаган бу ир затында горурлык дигән нәрсә дә бар икән бит. Бүген Сөмбелә үзенең алты елга соңга калганын һәм Булатның беркайчан да хатынына хыянәт итмәячәген аңлады.

    -Гафу ит мине, Булат. Хатын-кыз үзеннән көчлерәкне ярата шул, хәтта буй җитмәслекне. Үзен яратканга исе китми аның. Соңыннан ялгышын аңлый, әмма соң була икән инде. Әйе, яшьлегемдә сине яраттым. Ләкин шәһәр тормышы, бай егетләр күземне томалады, шулар бәрабәренә синең хисләреңне аяк астына салып таптадым. Үзем теләп синнән баш тарттым. Хәзер менә җавапсыз ярату утында янам. Бу хиснең нинди авыр икәнен мин инде аңладым. Сау бул, Булат, - диде дә, яшьле күзләрен күрсәтмәс өчен урамга атылды.
    Сөмбелә өенә кайтканда төн уртасы җиткән иде инде.

    Реклама

    Иртән аны берөзлексез шалтыраган телефон тавышы уятты. Шалтыратучы Булат иде:

    -Сөмбелә, Ләйлә үлде. Ишетәсеңме, ул үлде.

    Сөмбелә башта аңламыйча торды, аннан кабат сорады:

    -Нәрсә дисең, Булат? Кем үлде, тукта, елама әле, әйбәтләбрәк аңлат.

    -Ләйлә юк инде. Бүген төнлә кызыбыз туды. Ләйлә аны күкрәгенә алып, битеннән үбеп калырга гына өлгергән. Син булдыра алсаң, монда дәваханәгә килсәң иде. Синең ярдәм кирәк миңа, Сөмбелә.

    Яшьләрен чак тыеп торган Сөмбелә:

    -Барам, Булат, хәзер килеп җитәм. Син елама гына, яме. Син бик яхшы әти булачаксың, бирешмә, Булат. Мин хәзер киләм...

    ...Булатның кызына бер яшь тулды. Югалту ачысы берникадәр кимегән, тормышы әкренләп җайга салынып килә. Сөмбеләнең ире ярдәме белән кызын балалар бакчасына бирде. Әмма язмыш бу гаиләгә тагын бер ачы хәсрәт хәзерләгән икән. Кызының 5 яшь тулган көненә дип эштән кайтышлый ук әтисе торт ала, ә менә кечкенә шәмнәр алырга оныта. Ләләсе:

    -Әти, минем туган көнгә Сөмбелә апамнар киләбез диделәр, син шәмнәр алдыңмы? - дип сорагач кына  бу хакта исенә төшерде. Тиз генә чыгып, шәм алып керәм, дип киткән Булатка яңадан өенә кайту насыйп булмый: юлда аны машина бәрдереп китә. Хәтта кызы белән дә саубуллашмыйча кала. Бу хәбәр Сөмбеләне аяз көнне яшен суккандай итә. Аның күңелендә бер генә уй: "Ләлә нишләр?! Ничек тә аны балалар йортына бирмәскә иде. Ул болай да ана назыннан мәхрүм булып үсте бит".

    Иренең: "Әйдә, үзебез тәрбиягә алыйк. Син бит аны үз балаңдай яратасың. Мин каршы түгел, бик сөйкемле кыз ул", - дип икеләнүсез әйткән сүзләре сабыйның киләчәк язмышын хәл итә дә куя. Язмыш  әнә шулай Ләләне әтиле һәм әниле итә. Яшьлегендә яраткан кешесенең газиз баласын үзенә сыендырган Сөмбеләнең дә күңеленә, ниһаять, тынычлык иңә.

    Фәридә ХИСАМОВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: