Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Йод һәм “Зеленка” корткыч бөҗәкләрдән саклый

Яшелчәләрне ашлаганда химик препарат катнашмаларын кулланасы килми. Шуңа күрә йод һәм "зеленка" эремәләреннән ясалган катнашма кулланып, корткыч бөҗәкләрдән, башка чирләрдән котылырга була. Дым артык күп булганда кыярның тамырлары чери башлый. Моннан котылу өчен, уңышны җыеп алганнан соң, бер чиләк суга 10 тамчы зеленка салып сибәргә кирәк. Профилактик чара буларак йод...

Яшелчәләрне ашлаганда химик препарат катнашмаларын кулланасы килми. Шуңа күрә йод һәм "зеленка" эремәләреннән ясалган катнашма кулланып, корткыч бөҗәкләрдән, башка чирләрдән котылырга була.

Дым артык күп булганда кыярның тамырлары чери башлый. Моннан котылу өчен, уңышны җыеп алганнан соң, бер чиләк суга 10 тамчы зеленка салып сибәргә кирәк. Профилактик чара буларак йод эремәсен (10 литр суга 10 миллилитр) махсус сиптергеч белән сиптерергә була.

Кыярның яфраклары тиз саргая. Бу очракта кипмичә "кызган" печәннән ясалган төнәтмә дә ярдәм итә. Аны түбәндәгечә ясарга була: мичкәнең яртысы булганчы печән тутырырга да су салырга, 2-3 тәүлек тотарга, атнага бер тапкыр сибәргә.

Кыяр чәчәк аткач, яфраклары тимгел-тимгел булып саргаеп чыга. Бу "чир"дән мондый катнашма булыша: бер чиләк суга 10 миллилитр зеленка, 2 литр әче су (сөт тә ярый), 50 грамм мочевина. Җәй буена 3 тапкыр - чәчәк ата башлагач, аннан соң бер атна аралаш сибәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk