Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Ярминкәдә ЮХИДИгә эш бар

(2 ноябрь, Кукмара, "Хезмәт даны"). Шөкер, Кукмарада атна саен диярлек ярминкәләр үткәрелә. Мин дә аннан кирәкле әйберләремне сатып алырга тырышам. Шуңа игътибар иттем: халык ит, бәрәңге, кәбестә, сөт ризыкларын яратып ала. Бер яхшының бер начары булган кебек, бу очракта да оештырып бетерәсе мәсьәлә бар: ярминкә вакытында бу тирәдә транспорт чаралары...

(2 ноябрь, Кукмара, "Хезмәт даны"). Шөкер, Кукмарада атна саен диярлек ярминкәләр үткәрелә. Мин дә аннан кирәкле әйберләремне сатып алырга тырышам. Шуңа игътибар иттем: халык ит, бәрәңге, кәбестә, сөт ризыкларын яратып ала. Бер яхшының бер начары булган кебек, бу очракта да оештырып бетерәсе мәсьәлә бар: ярминкә вакытында бу тирәдә транспорт чаралары бик күп туплана. Авария килеп чыгу куркынычы да арта. Кемдер ягулык салу станциясенә үтәргә тели, икенчеләре ярминкә мәйданчыгына автомобиле белән керә. Бу көнне машина йөртүчеләр арасында тәртип салып торырга ЮХИДИ хезмәткәре кирәклеге бәхәссез. Бу- минем генә түгел, ярминкәгә килүчеләрнең дә фикере.

Мөнирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев