Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Табибларның да төрлесе бар

Табиблар турында төрле фикерләр ишетергә, укырга туры килә. Чыннан да, авыруларга чын күңелдән ярдәм итәргә, бар күңелен биреп дәваларга тырышучылар белән беррәттән, тәкәббер, үзен башкалардан бер башка өстен куючылар да очрый. Бер мисал. Район үзәк дәваханәсенә 10 көн дәвамында дәваланырга йөрдем. Иртәгә соңгы дәвалануны алам дигәндә кичтән салкын тидердем. Иртән...

Табиблар турында төрле фикерләр ишетергә, укырга туры килә. Чыннан да, авыруларга чын күңелдән ярдәм итәргә, бар күңелен биреп дәваларга тырышучылар белән беррәттән, тәкәббер, үзен башкалардан бер башка өстен куючылар да очрый. Бер мисал.

Район үзәк дәваханәсенә 10 көн дәвамында дәваланырга йөрдем. Иртәгә соңгы дәвалануны алам дигәндә кичтән салкын тидердем. Иртән исә суык тигәнгә каршы берничә төрле дару эчеп, кан тамырына магнезия алырга, массаж ясатырга һәм физкабинетка киттем. Юлда барганда исә "Әлеге дарулардан соң миңа магнезия ярыймы икән соң?" - дигән сорау күңелемне борчый башлады. Үзебезнең участок табибына кереп кенә сорар идем - чират, кабул ителүгә язылмаган да. Дәваханә ишеге төбендә бер табибәне күреп, аңа үземне кызыксындырган сорауны бирдем. "Мин урамда консультация бирмим", - диде ул, кырт кына һәм машинасына утырып китеп барды.

Поликлиника коридорында аптырап басып торганда тагын бер табибә очрады. Аңа мөрәҗәгать иткәч, янымнан мине тыңламый китеп бармады ул, "Әйе, әйе, магнезия ала аласыз, ул сез әйткән дарулар белән килешә", - диде. Рәхмәт сезгә, Венера Фазылханова, сез елмайганда коридорлар яктырып китте, җылы мөнәсәбәтегез хәлемне җиңеләйтте. Безнең аралашуга бер минут та вакыт үтмәде, югыйсә, ә әлеге табибә миндә күпме уңай кичерешләр калдырды.

Лилия

фото: http://yablor.ru/blogs/vrachi-sostoyanie-mihaelya-shumaher/3992278

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk