Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Мин авыртуны Ходайдан сорап алмадым

Мин - I төркем инвалид. Коляскада йөрим. Күптән түгел генә йомыш белән Кукмарада булырга туры килде. Кызымның килгәнен үзәктәге "Ратмир" кибете янында көтеп тордым. Шул вакыт күңелемне генә түгел, йөрәгемне кузгаткан хәл булды, түзә алмыйча газета аша аваз салырга булдым. Минем коляскада утырганымны күреп, "Связьной" салоны янында басып торучы ике...

Мин - I төркем инвалид. Коляскада йөрим. Күптән түгел генә йомыш белән Кукмарада булырга туры килде. Кызымның килгәнен үзәктәге "Ратмир" кибете янында көтеп тордым. Шул вакыт күңелемне генә түгел, йөрәгемне кузгаткан хәл булды, түзә алмыйча газета аша аваз салырга булдым. Минем коляскада утырганымны күреп, "Связьной" салоны янында басып торучы ике хатын-кыз, үзара сөйләшә-сөйләшә, акча янчыкларын актара башладылар. Берсе яныма килде дә, төксе итеп кенә: "Мә, догаңны укып утыр", -дип, акчаны кулга ук төртеп китте. Мине хәер җыеп утыра дип уйлады, ахрысы. Хәер биргән очракта да, аны чын күңелдән, йомшак итеп кенә кулга биреп буладыр бит?! Ник инвалидларга шундый кадерсез караш икән бездә? Мин бит бу авыртуны Ходайдан сорап алмадым.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk