Майонез яратасыңмы?
(2 ноябрь, Кукмара, "Хезмәт даны"). Соңгы вакытта файдалы дип, майлылыгы аз булган майонезларны мактыйлар. Кайсы файдалырак соң? Майлысымы, майсызымы? Иң беренче эш итеп, майонезның, гомумән, файдалы ризык түгел икәнен әйтеп үтик. Әгәр инде аннан башка тора алмыйсыз икән, майлылыгы кимендә 70-80 процент булганына өстенлек бирегез. Җиңелендә үсемлек маен суга алыштыралар,...
(2 ноябрь, Кукмара, "Хезмәт даны"). Соңгы вакытта файдалы дип, майлылыгы аз булган майонезларны мактыйлар. Кайсы файдалырак соң? Майлысымы, майсызымы?
Иң беренче эш итеп, майонезның, гомумән, файдалы ризык түгел икәнен әйтеп үтик. Әгәр инде аннан башка тора алмыйсыз икән, майлылыгы кимендә 70-80 процент булганына өстенлек бирегез. Җиңелендә үсемлек маен суга алыштыралар, аннары химия ярдәмендә тиешле куелыкка җиткерәләр. Нәтиҗәдә майонез тагын да зыянлыракка әйләнә. Тагын нинди май кушылып ясалганына игътибар итегез. Әгәр ул күрсәтелми икән, андыен алмавыгыз хәерле. Ул организм өчен зыянлы пальма маеннан ясалган була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев