Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Кукмара өченче мәктәбенең 1 сыйныф укучылары бер гаилә кебек дус

Баланы мәктәпкә биргәндә әти-әниләрнең кайсы гына борчылмый икән? Укытучысы кем булыр, сыйныфташлары белән ничек аралашырлар, яңа коллективка ничек ияләнерләр кебек сораулар һәрберебезнең күңелендә туа. 1 сентябрьдә без дә Кукмара 3нче мәктәбенең 1 А сыйныфы ишекләрен ачып кердек. Сыйныф җитәкчебез Чулпан Харрасова һәм озайтылган көн төркеменең тәрбиячесе Алиса Юрьевна шул көннән...

Баланы мәктәпкә биргәндә әти-әниләрнең кайсы гына борчылмый икән? Укытучысы кем булыр, сыйныфташлары белән ничек аралашырлар, яңа коллективка ничек ияләнерләр кебек сораулар һәрберебезнең күңелендә туа.

1 сентябрьдә без дә Кукмара 3нче мәктәбенең 1 А сыйныфы ишекләрен ачып кердек. Сыйныф җитәкчебез Чулпан Харрасова һәм озайтылган көн төркеменең тәрбиячесе Алиса Юрьевна шул көннән балаларыбызга белем һәм тәрбия бирә. Әлеге педагогларны балалар тиз арада яратырга өлгерделәр, араларына үзара җылы мөнәсәбәт тә урнашты. Аларның тырыш хезмәте эзсез калмый. Балалар белем алу белән беррәттән, төрле иҗади эшләр дә башкаралар, конкурсларда катнашалар, сыйныфыбызда кичәләр дә еш үтә. Әниләр көненә багышлап үткәрелгән бәйрәмне, 3 апрель көнне үткән "Прощание с Азбукой" кичәсен без, әти-әниләр, бик яратып кабул иттек. Балаларның үз-үзләрен тотышына, бер-берсе белән дус булуларына карап сокландык. Балаларның үсеше күзгә ташланып тора. Төрле балалар бакчасына йөргән балалар инде бер гаилә кебек яшиләр.

Хөрмәт белән 1 А сыйныфының әти-әниләре

фото: https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxdEdjV0c5QXBXMkpkSnd6b3FtSHpYUmhTUHZVbEt5d3RQWFZCZmFMdWJuTmlXNjgyaTV3eGlnVVdpeTVtcms0emI5M0VITlprRlhiWUVfTnZjaU90djRESnhQQWtCYjMyNzFLMFV6RlNja3I&b64e=2&sign=8fd088af6543001e30b2a1f15936b3ea&keyno=0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев