Күңелгә авыр булды
(6 ноябрь, Кукмара, "Хезмәт даны"). Инде күптәнге хәл булса да, күңелемдәгесе белән уртаклашмыйча түзә алмыйм. Җәйге, көзге матур көннәрдә мин улым белән үзәк стадионга бара идем. Ул йөри алмый, үрмәли генә. Яшел газонлы, тигез җир булгач, анда иркен, рәхәт, тыныч. Улым анда үзен бик иркен хис итә иде. Ләкин безне:...
(6 ноябрь, Кукмара, "Хезмәт даны"). Инде күптәнге хәл булса да, күңелемдәгесе белән уртаклашмыйча түзә алмыйм. Җәйге, көзге матур көннәрдә мин улым белән үзәк стадионга бара идем. Ул йөри алмый, үрмәли генә. Яшел газонлы, тигез җир булгач, анда иркен, рәхәт, тыныч. Улым анда үзен бик иркен хис итә иде. Ләкин безне: "Монда йөрмәгез, коляска белән керергә ярамый", - дип куып чыгардылар. Үземне начар эш эшләгән кебек хис иттем. Без болай да инвалид - мөмкинлегебез чикле булгач, кеше күп йөри торган урыннарда булмаска, читтәрәк йөрергә тырышабыз. Үзебезгә карата кырын карашны сизү, дорфа сүз ишетү күңелгә бик авыр. Бер-беребезгә карата ягымлырак булсак иде.
Исемемне язмыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев