Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Кабак коймагы (рецепт)

Зур булмаган кабак кисәгенең кабыгын чистартырга, угычтан уарга, бүленеп чыккан суын сыгарга кирәк. Шулай ук уртача зурлыктагы алманың кабыгын әрчергә, нәзек итеп турарга. 4 аш кашыгы карабодай яки бодай онын 2-3 аш кашыгы су белән болгатырга, ярты стакан суда 0,5 чәй кашыгы соданы эретергә һәм он белән бутарга, шул катнашмага...

Зур булмаган кабак кисәгенең кабыгын чистартырга, угычтан уарга, бүленеп чыккан суын сыгарга кирәк. Шулай ук уртача зурлыктагы алманың кабыгын әрчергә, нәзек итеп турарга. 4 аш кашыгы карабодай яки бодай онын 2-3 аш кашыгы су белән болгатырга, ярты стакан суда 0,5 чәй кашыгы соданы эретергә һәм он белән бутарга, шул катнашмага кабак белән алманы кушарга. Камыр куе каймак кебек булырга тиеш.

Табаны кыздырып үсемлек мае салырга, кашык белән камыр салып, коймакның ике ягын да 2-3 шәрминут әйләндереп пешерергә.

Тәмле дә, файдалы да, туклыклы да.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X