Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Беренче төркем инвалидтан үзкертем акчасын алмасалар да була бит...

Референдум нәтиҗәләре буенча быел да халыктан үзкертем җыю һәм ул акчаларны җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерү турында карар кабул ителде. Мин беренче төркем инвалид, урамга бөтенләй чыга алмыйм. Беркөнне җирлек хезмәткәрләре керделәр дә: "Бар кеше, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә акча бирергә тиеш. Үзкертемне түләмәгәннәр штрафка тартылачак",...

Референдум нәтиҗәләре буенча быел да халыктан үзкертем җыю һәм ул акчаларны җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерү турында карар кабул ителде. Мин беренче төркем инвалид, урамга бөтенләй чыга алмыйм. Беркөнне җирлек хезмәткәрләре керделәр дә: "Бар кеше, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә акча бирергә тиеш. Үзкертемне түләмәгәннәр штрафка тартылачак", - диделәр. Авыруны беркем сорап алмый, беренче төркем инвалидлыкны да сау-сәламәт кешегә бирмиләр. Безгә дарулар сатып алу өчен болай да акча күп кирәк. Кайсыбер җирлекләрдә инвалидлардан һәм бик өлкән әби-бабайлардан акча алмыйлар икән, дип ишеттем. Карар барлык җирлекләр өчен дә бертөрле түгел мени ул?

Газетаны даим укучы, беренче төркем инвалид

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев