Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз, шагыйрә Рифә Рахман: “Хезмәт даны” беренче җитди тәҗрибә мәйданы булды

-"Хезмәт даны" безнең буын шагыйрьләр өчен беренче җитди тәҗрибә мәйданы булгандыр, дип уйлыйм. Бер яктан, укучысының портреты, ихтыяҗы, зәвыгы таныш, ачык; икенче яктан, ул инде синең дусларың, сыйныфташларың арасыннан гына түгел, тулы бер район халкы. Газета, язганнарыбызга үз битләрендә урын биреп, каләмебез мөмкинлекләренә ышанычны ныгытты; язучылар даирәсенә кертеп җибәреп, танылган...

-"Хезмәт даны" безнең буын шагыйрьләр өчен беренче җитди тәҗрибә мәйданы булгандыр, дип уйлыйм. Бер яктан, укучысының портреты, ихтыяҗы, зәвыгы таныш, ачык; икенче яктан, ул инде синең дусларың, сыйныфташларың арасыннан гына түгел, тулы бер район халкы. Газета, язганнарыбызга үз битләрендә урын биреп, каләмебез мөмкинлекләренә ышанычны ныгытты; язучылар даирәсенә кертеп җибәреп, танылган шәхесләр белән аралаштырып, кайберләребезгә үзәк матбугатка да юл ачты. Без сабый, үсмер һәм яшь чакта район газетасында язмалары чыккан кешене райком секретарьларена кадәр дәрәҗәли иде. Хәтерлим, хәтта Казан вәкилләре авылга килә калса, башлангыч сыйныфта гына укый дип тә тормыйлар, машиналарына утыртып, кырларга алып чыгалар, киңәшкән булалар, колхозчылар белән аралаштыралар, һаман да язып торырга дәртләндерәләр иде. Үзләре дә укыган, белемле булган, милләт киләчәге турында уйлаган район җитәкчеләре хәтта теләсә кайсы вакытта, бар эшләрен читкә куеп, урыннарында чиратсыз кабул итәләр иде. Юбилей көнендә газетага, талантлы шәхесләргә гади укучыдан да, җитәкчелектән дә шундый мөнәсәбәт телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев