Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Рәниф Шәриповның "Хезмәт даны" газетасы белән бәйле истәлекләре

Рәниф ШӘРИПОВ, Татарстанның мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлегенең Шәйхи Маннур һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр лауреаты: -Беренче әсәрләрем "Татарстан яшьләре" газетасында, "Идел" альманахында басылып чыккан иде. Березняк мәктәбенең элеккеге директоры Харис абый Ваһапов боларны күргән дә, район газетасы редакциясенә бу хакта әйткән. Ул вакытта "Хезмәт даны" газетасында якташыбыз Шаһинур...

Рәниф ШӘРИПОВ, Татарстанның мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлегенең Шәйхи Маннур һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр лауреаты:

-Беренче әсәрләрем "Татарстан яшьләре" газетасында, "Идел" альманахында басылып чыккан иде. Березняк мәктәбенең элеккеге директоры Харис абый Ваһапов боларны күргән дә, район газетасы редакциясенә бу хакта әйткән. Ул вакытта "Хезмәт даны" газетасында якташыбыз Шаһинур Мостафин эшли иде. Шаһинур Казанга минем белән очрашуга үзе килеп җитте, әсәрләрем район газетасында да дөнья күрде.

Район газетасы белән дуслыгым, танышлыгым 70нче еллардан дәвам итә. Үзем дә бик еш кына туган ягыма кайта, журналистлар, иҗатымны яратучылар, укучылар белән очраша идем. Бервакыт редакциядә кунакта булган вакытта журналист Хафиз абый Тимербаев миңа Фатыйма исемле хатын-кыз турында бер вакыйга сөйләде. Ике айдан мин Кукмарага "Фатыйма мәхәббәте" дигән поэма язып алып кайттым. Редакциянең ветеран журналистлары Рәшит Миннегалиев, Рузилә Закирова, Олыяз мәктәбе директоры Гомәр Хаҗиевлар белән хәзер дә аралашып яшибез. Әле күптән түгел генә "Җомга" исемле өр-яңа китабымны нәшриятка тапшырдым. Анда Рузилә ханымга багышланган "Рузилә" дигән шигырем дә керде.

фото: https://yandex.ru/clck/redir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев