Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укучылар килен токмачы кистеләр (фото)

Районыбызның "Ак калфак" оешмасы вәкилләре, күппрофильле лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучыларын, 8нче сыйныфта укучы кызларны кунакка чакырып, токмач кисү буенча остаханә уздырды. Әлеге файдалы һәм күңелле чара "Татарстан " ресторанында, аның хезмәткәрләре ярдәме белән үтте. Халкыбызның гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерү, туган телебезгә кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү - безнең бурычыбыз. "Ак...

Районыбызның "Ак калфак" оешмасы вәкилләре, күппрофильле лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучыларын, 8нче сыйныфта укучы кызларны кунакка чакырып, токмач кисү буенча остаханә уздырды. Әлеге файдалы һәм күңелле чара "Татарстан " ресторанында, аның хезмәткәрләре ярдәме белән үтте.

Халкыбызның гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерү, туган телебезгә кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү - безнең бурычыбыз. "Ак калфак" оешмасы әгъзалары да яшь буынны татар халкының күркәм гадәте - "Килен токмачы" йоласы белән таныштырдылар. Хуҗабикәләр токмач камыры әзерләү, аны нечкә итеп кисү һәм аш шулпасы пешерү турында тәфсилләп сөйләделәр. Милли киемнәр кигән кызларыбыз арасында токмач кисү бәйгесе дә оештырылды. Суфия һәм Рәфидә ханымнар конкурс барышында үзләре язган шигырьләрне сөйләделәр. Оешманың рәисе Зөмәрә Җиһаншина исә онытыла баручы борынгы йолаларыбызны кайтаруның әһәмиятле булуына игътибар юнәлтте.

Жюри бәйгегә нәтиҗәләр чыгарды. Әлбәттә, дуслык җиңде. Әлеге остаханәдә лицеебызның укучы кызлары үзләре кискән токмач ашыннан авыз иттеләр, хезмәтләреннән бик канәгать калдылар. Ресторан хезмәткәрләре барчабызны да тәмле өчпочмаклар һәм кайнар чәй белән сыйладылар.

Ландыш СӘЙФУЛЛИНА, Гөлзия ЗИННӘТОВА, күппрофильле лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев