Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда 39 кеше 1 миллион сум субсидияле "Авыл табибы" программасыннан баш тарткан

Татарстанның Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды җитәкчесе белдергәнчә, моның төп сәбәбе - авыл җирендә инфраструктура булмау. "Авыл табибы" программасы буенча, 5 ел эчендә Татарстанда 372 кеше 1шәр млн сум күләмендә субсидия алган. 39 кеше исә бу субсидияләрдән баш тарткан. Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды җитәкчесе Алсу Мифтахова бүген...

Татарстанның Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды җитәкчесе белдергәнчә, моның төп сәбәбе - авыл җирендә инфраструктура булмау.

"Авыл табибы" программасы буенча, 5 ел эчендә Татарстанда 372 кеше 1шәр млн сум күләмендә субсидия алган. 39 кеше исә бу субсидияләрдән баш тарткан. Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды җитәкчесе Алсу Мифтахова бүген республика парламентының 22 нче утырышында шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, яшь белгечләрнең авыл җирлекләренә кайтмаулары һәм хәтта 1 млн сум субсидияләрдән баш тартуларының берничә сәбәпләре бар. "Бу, беренче чиратта, инфраструктураның булмавы белән бәйле. Гаилә әгъзасының икенчесе эшкә урнаша алмавы, эш булмау да авыл җирлекләреннән китәргә мәҗбүр итә. Һөнәри яктан үсеш булмау да яшь белгечләрне шәһәргә китәргә этәрә", - дип аңлатма бирде Алсу Мифтахова.

Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды җитәкчесе билгеләп үткәнчә, субсидияләрдән баш тарту нәтиҗәсендә республика бюджетына 17 млн сум акча кире кайтартылган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев