Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алтай бәлзәмнәре хәзер Кукмарада да сатыла

-Алтай бәлзәмнәрен үзебезнең базарда сата башлаганнар икән. Арзан булгач, үземә яраклысын берьюлы ике шешә алдым әле. Моңарчы читтән килеп сатучылардан өч тапкыр кыйммәтрәк бәягә алып ятканмын, ләбаса,-дип сөйләргә тотынды базардан чыгып килүче танышым Фирзинә, хәл-әхвәл белешкәннән соң. -Шифасы бармы соң? - дип бүлдердем аны, кызыксынып. -Ничек булмасын? Таулы Алтай болыннарында,...

-Алтай бәлзәмнәрен үзебезнең базарда сата башлаганнар икән. Арзан булгач, үземә яраклысын берьюлы ике шешә алдым әле. Моңарчы читтән килеп сатучылардан өч тапкыр кыйммәтрәк бәягә алып ятканмын, ләбаса,-дип сөйләргә тотынды базардан чыгып килүче танышым Фирзинә, хәл-әхвәл белешкәннән соң.

-Шифасы бармы соң? - дип бүлдердем аны, кызыксынып.

-Ничек булмасын? Таулы Алтай болыннарында, чиста һавада үскән дару үләннәреннән ясала бит ул. Чәемә тамызып эчәм шуны көн саен. Бәлзәм миңа исәнлекне сакларга, авыруларга каршы торырга булыша. Үзең дә алып кара, үкенмәссең. Шикләнмә: спирт-мазар кушылмаган. Үлән чәйләре дә бар анда, - дип "лекция" укырга өлгерде Фирзинә. Аның халык медицинасы белән күптәннән кызыксынуын беләм. Шушы сәүдә ноктасыннан перга (бал икмәге) белән талкан да алган. Аларның гаҗәеп файдалы булулары турында да белдем Фирзинәдән. Бал икмәге аз канлылыкны, ашказаны җәрәхәтен дәвалаудан тыш, иммунитетны ныгыта икән. Талкан исә шыттырылган орлыклардан ясала, сәламәтлек өчен кирәкле барлык элементларга бай, ди. Элгәре талкан болгатып ашаулары, аның көч бирүе, дәвалау сәләтенә ия булуы турында мәрхүмә әбиемнең сөйләгәннәре дә исемә төште. Элек-электән халык кулланган сихәтле азыкларны онытып, дару төймәсе кабарга ашыгабыз шул. Үзен кадерләп, табигый чаралар кулланган кешеләрнең озак еллар буе сәламәт булып яшәүләре турында беләбез, югыйсә.

Тукта әле, үзем дә сугылыйм, дим, шул сәүдә ноктасына. Бу - ябык базардагы 10нчы санлы урын булып чыкты. Киштәләрендә "Кукмара балы" исеме белән төрле формадагы һәм төрле зурлыктагы матур савытлар, юкәдән ясалган кечкенә мичкәләр тезелеп киткән. Хуҗасы Дамир Бариев, нәселдән килгән эшне дәвам итеп, бал кортлары тота, сыйфатлы татлы ризыкны үз умарталыгыннан китерә икән.

-Балы бик әйбәт, бернинди хәрәм кермәгән, тагын алып куярга булдым әле. Беләсезме, аның бер тамчысында кеше организмына кирәкле 70 төрле матдә - витаминнар һәм минераллар бар, - дип сөйләнде минем алдагы әби.

Шушында ук башка умартачылык продуктларын да - тома балавыз (прополис), корт анасы сөте сатып алырга мөмкин. "Тома балавыз бактерияләргә, вирусларга, паразитларга каршы яхшы нәтиҗә бирә, пешкән, яраланган очракта, ашказаны җәрәхәте, туберкулез белән авырганда файдаланыла, теш авыртуын баса. Корт анасы сөте дә гаҗәеп үзлекләргә ия: баш мие эшчәнлеген, аппетитны, хәтерне, йокыны яхшырта", - дип язганны укыганым булды Интернеттан. Алмыйча булмас. Ышанычлы компанияләрдән кайтартылган эшләнмәләр дә - чәчәк серкәсеннән һәм умартачылык продуктларыннан ясалган дәва һәм косметика чаралары да тәкъдим ителә биредә. Әйтик, прополислы сабын, мазьлар, прополис экстракты, салкын тигән очракта тамак-борынга сиптерә торган прополислы спрей, балавыз көясенең личинкаларыннан ясалган крем, битне һәм кулларны тәрбияләү өчен кремнар. Әчтерхан һәм кедр чикләвекләреннән, киндер, кунжут, тмин, расторопшадан ясалган сихәтле табигый майларны, шулай ук аю, бурсык, чәшке (норка) майларын да әллә кайдан эзләп йөрисе дә юк: барысы бар. Файдалы киңәшләр тупланган китаплар сату да оештырылган. Колхоз базарына килгәч, һичшиксез, әлеге сәүдә урыны янында тукталырсыз, дип ышанабыз.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА.

фото: http://market.yandex.ru/model?modelid=1104503594&hid=91184&show-uid=244094513872650850

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X