Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәрберебезгә үзләренең хәер-фатыйхаларын, изге догаларын җиткереп торалар

Бабам Габделбарый Хисмәтов Бөек Ватан сугышыннан үзенең туган ягы - Мамадыш районы Олыяз авылына 1945 елның көзендә кайта, тормыш кора. Бер елдан гаиләдә игезәк кызлар туа. Аларга Роза һәм Рая дип исем кушалар. Әниләре Фатыйма, каты авырудан соң, үзенең биш баласын ятим калдырып, үлеп китә. Әнисез калганда игезәк кызларга нибары...

Бабам Габделбарый Хисмәтов Бөек Ватан сугышыннан үзенең туган ягы - Мамадыш районы Олыяз авылына 1945 елның көзендә кайта, тормыш кора. Бер елдан гаиләдә игезәк кызлар туа. Аларга Роза һәм Рая дип исем кушалар. Әниләре Фатыйма, каты авырудан соң, үзенең биш баласын ятим калдырып, үлеп китә. Әнисез калганда игезәк кызларга нибары өч яшь була, әле тагын кечкенә сеңелләре Разия да бар. Сабыйлар бәхетенә гаиләгә изге җанлы "яңа" әни килә. Ул әни, безнең әбиебез, Мәмәшир авылы кызы Хәбибямал була. Гаиләне тулыландырып, уртак балалар - бер малай белән кыз дөньяга аваз сала.

Сугыштан соңгы авыр елларда бердәм булып яши башлаганда гына, гаилә башлыгы авырып китә һәм бераздан вафат була. Тормыш йөген тарту балалар белән әниләре җилкәсенә кала.

-Авылдагы туганнар, күршеләр әнигә: "Бу балаларны балалар йортына бирерсең инде," - дигәч, шулкадәр курыккан идек, - дип искә ала ул вакытларны Роза апа. - Әниебез безне читкә җибәрмәде, бергәләп яшәдек. Сигезенче сыйныфтан соң, Кукмарадагы итек фабрикасы каршындагы ФЗОга укырга кердек. Аны уңышлы гына тәмамлап, итек фабрикасында эшләдек.

Роза апа бик моңлы тавышлы, матур итеп җырлый. Аеруча халык җырларын яратып башкара. Алар яшь чакларында бер төркем иптәшләре белән Кукмара, Мамадыш, Саба районнарында авылдан-авылга концертлар да куеп йөриләр. Роза апа бүгенге көндә дә төрле концертларда катнаша, үзенең моңлы тавышы белән безне куандырып тора.

Рая апа да җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Ул Яшел Үзән шәһәрендә медицина училищесын тәмамлый. Ядегәр авылында фельдшер булып эшли. Соңрак эшчәнлеген шәһәр хастаханәсендә дәвам итә.

Кызлар икесе дә гаилә корып, озак еллар читтә гомер иткәннән соң, туган якка кайтып урнаштылар. Роза апаның ике кызы, Рая апаның ике улы бар. Хәзер инде алар оныклар үстерәләр. Рая апа мәдрәсә тәмамлады, ә Роза апа үзбелдеге белән дин нигезләрен өйрәнде. Һәрберебезгә үзләренең хәер-фатыйхаларын, изге догаларын җиткереп торалар.

Ралинә ХИСМӘТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев