Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матур яшәү – үзе бер могҗиза, диләр Рабига һәм Мәгъсүм Даутовлар

Гомерне һәр кеше төрлечә үткәрә. Берәүләр байлык туплый, ә икенчеләргә, киресенчә, берни дә кирәкми, андыйларга диңгез тубыктан. Шул кешеләр янәшәсендә һәрбер аткан таңга куанып, тормыштан ямь табып яшәүчеләр дә бар. Манзарас авылында туып-үскән туганыбыз Мәгъсүм Даутов әнә шундыйлардан. Гомер буе җир алып, өй саласы, бакча үстерәсе килеп яшәгән кеше, лаеклы...

Гомерне һәр кеше төрлечә үткәрә. Берәүләр байлык туплый, ә икенчеләргә, киресенчә, берни дә кирәкми, андыйларга диңгез тубыктан. Шул кешеләр янәшәсендә һәрбер аткан таңга куанып, тормыштан ямь табып яшәүчеләр дә бар. Манзарас авылында туып-үскән туганыбыз Мәгъсүм Даутов әнә шундыйлардан. Гомер буе җир алып, өй саласы, бакча үстерәсе килеп яшәгән кеше, лаеклы ялга чыгуга, бу хыялын тормышка ашыра. Район үзәгенә ерак булмаган бер авылдан ташландык җир сатып алып, үз кулы белән матур гына өй сала. Ташландык бакчадан гөлбакча ясар өчен 10 ел вакыты китә.

-Җәйне түземсезлек белән көтеп алабыз. Кояш җылыта башлауга бакчабызга ашыгабыз. Мин бакча җанлы кеше, - ди Мәгъсүм абый. -Бакча минем өчен яшелчә, җиләк-җимеш үстерү урыны гына түгел, ул - җаннарыбыз ял итә, күңелләребез юаныч таба торган урын. Үз кулларың белән үстергән яшелчәдән, җиләк-җимештән авыз итү - үзе бер ләззәт. Бакча тутырып үскән чәчәкләрең матурлык чыганагы, ә матурлык булганда яшәве дә күңелле.

Күңел дөньясын бай итү һәркемнең үзеннән тора. Мәгъсүм абый гарәпләргә хас көй белән Коръән сүрәләрен укыганда тәннәрем чымырдады, күзләрем яшьләнде. Шигырь яратучы кеше буларак, аның Фәнис Яруллин, Габдулла Тукай шигырьләрен яттан белүе дә миндә соклану хисе тудырды.

Тормыш - карурман, аны үтәр өчен юлыңда маяклар булырга, син кемгәдер таянырга тиеш. Мәгъсүм абыйның таянычы - 50 ел бергә гомер иткән хатыны Рабига апа. Мин алар белән сөйләшеп утырганда үземә дә мәгънәсез тоелган сорау бирдем: "Бер-берегездән туеп киткән чакларыгыз буламы? Илле ел бергә - бик күп бит! "Әйткәнемә каршы икесе дә бер авыздан "Аллам сакласын. Бер-беребездән башка яшәүне күз алдына китерергә дә куркабыз", -дип җавап бирделәр. Дөрес, тормыш гел бәйрәмнәрдән генә тормый.

-Без бервакытта да йөрәктән китмәслек сүз әйтешмибез. Кителгән тәлинкәне берничек тә элекке хәленә кайтарып булмаячак бит. Ямалган урыны күренеп, ямьсезләп торачак. Без икебез дә баш, икебез дә муен булып яшәдек, яшибез. Берәр мәсьәләләрне хәл итәсе булса, икәүләп киңәшләшәбез һәм аны икәүләп хәл итәбез. Рабигам минем өчен үзенең сабырлыгы, тыйнаклыгы белән кадерле.Тышкы матурлыгы белән бергә эчке дөньясы да бик матур аның, - ди Мәгъсүм абый. -Тыныч, матур тормыш, бер-береңне хөрмәт итеп, якын күреп, кайгыртып яшәү - үзе бер могҗиза икән ул. Бөтен дөнья, табигать, кешеләр матур күренә. Барысына карата күңел изгелек белән тула. Рух күтәрелә, яшәгән саен яшисе килә.

Фәридә ХИСАМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk