Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада өйдәшен кыйнап үтергән хатын-кыз алты елга якын гомерен тоткынлыкта уздырачак

Узган елның 18 маенда поселоктагы күпкатлы йортларның берсендә коточкыч фаҗига булды. Кичке сәгать сигез белән унбер арасында 34 яшьлек хатын-кыз, бергәләп спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, өйдәшен кыйный, йодрыклары белән аның йөзенә суга, аяклары белән типкәли. Нәтиҗәдә ир кеше алынган тән җәрәхәтләреннән җан бирә. Әлеге хатын-кыз 2014 елның 22 маенда полиция...

Узган елның 18 маенда поселоктагы күпкатлы йортларның берсендә коточкыч фаҗига булды. Кичке сәгать сигез белән унбер арасында 34 яшьлек хатын-кыз, бергәләп спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, өйдәшен кыйный, йодрыклары белән аның йөзенә суга, аяклары белән типкәли. Нәтиҗәдә ир кеше алынган тән җәрәхәтләреннән җан бирә.

Әлеге хатын-кыз 2014 елның 22 маенда полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланып, кулга алынды һәм аңа карата җинаять эше кузгатылды. Быелның 31 мартында район судында аны хөкем иттеләр. Россия Җинаятьләр Кодексының 111 маддәсе, дүртенче бүлеге буенча ул 5 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм ителде. Россия Югары суды да әлеге карарны үз көчендә калдырды.

Исерткеч эчемлекләр куллануның ахыры һәрвакыт диярлек әнә шулай аяныч тәмамлана. Хәер, аракы сөреме баш миен томалаган сәрхүштән тагын нәрсә өмет итәсең инде. Кайберәүләр тормышның төбенә шулкадәр тирән тәгәриләр ки, хәтта үзләренең җинаять юлына басуларын да абайламый калалар. Әлеге хатын-кыз да, начар юлдан кереп китеп,аракы колына әверелмәгән булса, бәлки, аның тормышы бөтенләй башкача булыр иде. Гомуми режимдагы төзәтү колониясендә тоткынлыкта булып кайтканнан соң хәл уңай якка үзгәрсә ярый да...

Венера ХӘМИДУЛЛИНА, Кукмара район суды ярдәмчесе

фото: https://www.google.com/url?sa=i&rct=j&q=&esrc=s&source=images&cd=&cad=rja&uact=8&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X