Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Истә син, Раил, истә

Кеше якты дөньядан киткәч тә, аны онытмыйлар, һәрвакыт исәннәрнең хәтерендә матур истәлек булып яши икән, димәк, ул, үзе исән вакытта ук, кешеләр күңеленә кереп кала белгән. Ә моның өчен синең кылган яхшылыкларың, матур эшләрең, якты уй-фикерләрең, изге нияткә корылган гамәлләрең тирә-яктагылар өчен якты бер үрнәк булырга тиеш. Нәкъ шушы гамәлләрне...

Кеше якты дөньядан киткәч тә, аны онытмыйлар, һәрвакыт исәннәрнең хәтерендә матур истәлек булып яши икән, димәк, ул, үзе исән вакытта ук, кешеләр күңеленә кереп кала белгән. Ә моның өчен синең кылган яхшылыкларың, матур эшләрең, якты уй-фикерләрең, изге нияткә корылган гамәлләрең тирә-яктагылар өчен якты бер үрнәк булырга тиеш.

Нәкъ шушы гамәлләрне бу фани дөньяда күпләп башкарган, янып, ялкынланып яшәп, безнең күңелләребездә матур бер ядкәр булып кереп калган Раил Шәрипов турында бүгенге язмам.

Мәмәшир урта мәктәбендә Раил истәлегенә волейбол ярышлары үткәрелде. Раилне хөрмәт иткән авылдашлар, классташлары, туганнары, укучылар бәйрәмнең төп кунаклары иде. Чын мәгънәсендә гөрләде, кайнады мәктәбебез ул көнне.

Турнирда укучылар арасыннан ике команда, студентлар һәм авыл яшьләре командалары катнашты. Хәлиткеч уеннардан соң мәктәпнең 11нче сыйныф укучылары - беренче, авыл яшьләре - икенче, 9нчы сыйныфлар - өченче, ә студентлар дүртенче урыннарны яуладылар. Раилнең әти-әнисе- Минзилә һәм Равил Шәриповлар, туганнары, иганәчеләр ярдәме белән җиңүче командаларга грамоталар, акчалата бүләкләр тапшырылды.

Егерме яшендә якты дөньядан китеп барган Раилне шушылай итеп искә алу барыбызның да күңеленә җылылык иңдерде. Һәркем зур канәгатьләнү хисе белән таралды. Раил үзе дә Мәмәшир мәктәбендә, тирә-як авылларда үткәрелгән бер генә спорт ярышыннан читтә калмый иде. Чаңгы ярышымы, футболмы, волейбол, баскетболмы, турникта тартылумы, ераклыкка йөгерү ярышымы Раилебез бервакытта да беренчелекне бирмәде. Әбиләр әйткәндәй, яшен ташы иде шул.

Роза НИГЪМӘТУЛЛИНА, Мәмәшир урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

фото: https://yandex.ru/clck/redir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев