Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ислам яхшылыкка чакыра

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: "Ислам диненә каршы сезнең белән сугышмаган һәм сезне йортларыгыздан куып чыгармаган кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булудан һәм аларга гаделлек кылудан Аллаһ сезне тыймый. Аллаһ гадел булганнарны сөядер". Мөхтәрәм дин кардәшләрем, игътибар итегез әле: Раббыбыз мөселманнарны үзебезгә, гаиләбезгә, динебезгә, илебезгә кылыч күтәреп килмәгән кешегә карата, аның...

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: "Ислам диненә каршы сезнең белән сугышмаган һәм сезне йортларыгыздан куып чыгармаган кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булудан һәм аларга гаделлек кылудан Аллаһ сезне тыймый. Аллаһ гадел булганнарны сөядер". Мөхтәрәм дин кардәшләрем, игътибар итегез әле: Раббыбыз мөселманнарны үзебезгә, гаиләбезгә, динебезгә, илебезгә кылыч күтәреп килмәгән кешегә карата, аның нинди дин тотуына, кайсы милләттән булуына карамастан, яхшы мөнәсәбәттә булырга өнди.

Ислам дине - тынычлык дине. Аллаһ Коръәндә бөтен мөселманнарга дөньяга тынычлык һәм кардәшлек китерүләрен әмер итә. Мөселманнарга, башка дин әһелләренә карата да гүзәл әхлаклы булу, аларның иминлеге өчен дә җаваплылык тою йөкләнгән. Кызганычка каршы, мөселманнарны фетнә чыгаручылар, кан коючылар итеп күрсәтергә тырышучылар бүген шактый, әмма динебез моңа катгый рәвештә каршы. Татар халкының "Таш атканга аш ат" дигән әйтеме дә юктан гына чыкмаган. Начарлыкка начарлык белән җавап бирү - явызлыкка юл кую, аны арттыру дигән сүз. Инде сиңа карата яманлык кылучыга изгелек белән җавап бирү, кимендә тыелып калу - үзеңә савап алу гына түгел, ә, бәлки, Аллаһы Тәгалә кушуы белән, теге кешенең күңелен йомшартуга, кылган начар гамәлләренә тәүбә итүгә, киләчәктә бары яхшылыклар, изгелекләр башкаруга сәбәпче дә булырга мөмкин. Мөселман кешесе башкаларга сабырлыкның, гаделлекнең, ихласлыкның, тынычлыкның үрнәге булырга тиеш. Бу - безнең изге максатыбыз.

Әйе, ислам дине артына яшеренеп, начарлык кылып йөрүчеләр дә байтак. Үзләрен мөселман дип атап, башкаларның да күзен буып, алдалап, башка дин вәкилләрендә ислам дине турында ялган фикер булдырып йөрүче монафикълар Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) заманында да булганнар, бүген дә бар, ахырзамангача булачак. Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә барыбызны да кылган гамәлләребезгә, ниятебезгә карап хөкем кылачак. Җаныбыз тәнебездән аерылып чыкканчыга кадәр без Ислам диненең саф дин икәнен башкаларга да җиткерергә тиешбез. Динебезне үзләренең шәхси максатларында файдаланырга тырышучылар безләрдән түгел. Шуңа да яңа дингә кайтучылар, ислам дине нигезләрен өйрәнә генә башлаучылар остазларны игътибар белән сайласын иде. Ислам динендә кан коешка, үтерешкә, экстремистлыкка чакыру юк һәм булырга мөмкин түгел. Ислам кешене бары башка дин тотуы, башка милләттән булуы өчен генә үтерүне, аңа җәрәхәт салуны катгый тыя. Аллаһы Тәгалә мөселманнарны явызлык кылудан түгел, хәтта гөнаһка илтергә мөмкин булган эшләргә якын килүдән дә тыя. Инде тиктомалдан кеше үтерү - зур гөнаһ, чын мөселман кешесе моны яхшы белә, Аллаһы Тәгалә каргышыннан, мәңгелек Җәһәннәм утыннан курка һәм бу адымга бармый.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) хәдис-шәрифендә әйтә: "Явызлык күрсәгез - аны кулыгыз белән туктатыгыз. Кулыгыз белән туктата алмасагыз - телегез белән тыегыз. Инде телегез белән дә тыя алмасагыз, кимендә, күңелегез белән бу эшкә каршы булыгыз". Берәр начар гамәлгә карата "дөрес эшләгән" дип, фикер йөртү мөселманлык билгесе түгел. Ә инде андый начар гамәлләрдә катнашу турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Без, мөселманнар, көн дә кечкенә генә булса да яхшылык кылу белән генә чикләнеп калмыйча, гыйлем-хезмәтебезне явызлыкка каршы көрәшкә дә багышларга тиешбез. Яхшылык башка яхшылыкларны алып килгән сыман, начарлык яңа начарлыкларга китерә. Мисаллар өчен ерак йөрисе юк, мөхтәрәм кардәшләр. Күпер салдыкмы - аның аркылы узган һәр кешенең рәхмәте күперне төзүченең Гамәл дәфтәренә язылып бара. Инде, әйтик, хәмер сату белән шөгыльләнәбез икән: шул хәмерне эчеп, кем нинди яманлык кыла - шул гамәлләр өчен хәмерне сатучыга да Кыямәт көнендә җавап бирәсе булачак. Экстремистлыкка, кеше үтерүгә, фетнә чыгаруга өндәүче дә, хәтта үзе бу эшләрдә катнашмаса да - бу гамәлләрне үз куллары белән кылган сыман булачак. Ислам дине - гаделлек дине. Рәхимле вә Рәхмәтле Аллаһы Тәгалә бу фани дөньяда барлык кешеләрне тигез яратса да, Ахирәттә кылган гамәлләребезгә һәм уй-ниятләребезгә карап, кемнәрне мәңгелек җәннәтле, кайсыларыбызны җәһәннәмле итәчәк. Раббым, Үзең сакла!

Терроризм белән экстремизмны Ислам диненә бәйләп аңлату - хаталы һәм бик куркыныч күренеш. Изге Китабыбыз Коръән, сөекле пәйгамбәребезнең тормышы, хәдис-шәрифләре мөселманнарга шуны инандыра: Ислам дине мөселманнарны эш-гамәлләрендә күндәмлеккә, изгелеккә чакыра. Әхлагыбызны төзәтергә, яхшылыклар эшләп яшәргә тырышырга, бер төрле мәхлукатка да зыян салмаска тиешбез. " Кем ул мөселман?" - дигән сорауга, "Мөселманның кулыннан да, теленнән дә башка кешеләргә зыян килмәс," - диелә. Шуңа да Ислам әхлагы террор һәм экстремизмның чыганагы түгел, чишелешедер.

Рәдиф хәзрәт ТИМЕРГАЛИЕВ,
Камышлы авылы имамы

фото: http://news.vse42.ru/feed/show/id/776259

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk