Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Хезмәт даны” газетасы призына үткәрелүче мини-футбол ярышының җиңүчесе билгеле булды

Соңгы өч айда, ял көннәрендә Айназ улымны күрмәдем дә диярлек. Декабрьдә старт бирелеп, "Ялкын" спорткомплексында уза торган турнирга иртәнге якта ук чыгып китә дә, кичкә таба гына кайтып керә иде. Кызганыч, аларның Зур Кукмара урта мәктәбе командасы финалга чыга алмаса да, көчле командалар белән берлектә чирекфиналда уйнады. Турнирда барлыгы 11...

Соңгы өч айда, ял көннәрендә Айназ улымны күрмәдем дә диярлек. Декабрьдә старт бирелеп, "Ялкын" спорткомплексында уза торган турнирга иртәнге якта ук чыгып китә дә, кичкә таба гына кайтып керә иде. Кызганыч, аларның Зур Кукмара урта мәктәбе командасы финалга чыга алмаса да, көчле командалар белән берлектә чирекфиналда уйнады.

Турнирда барлыгы 11 команда катнашты. Айназ кебек футбол белән "җенләнгән"нәр кышкы айларда оештырылган бердәнбер турнирны көтеп алалар, атнага берничә тапкыр күнегүләр үткәрәләр, уенның стратегиясен билгелиләр һәм бәйге вакытында, җан-фәрманга тырышып, җиңү яуларга омтылалар. Яшьләрне интернет челтәреннән, начар гадәтләрдән арындыра алмаган заманда аларның футбол уйнарга атлыгып торулары, әлбәттә, сөенечле күренеш.

Шулай итеп, ярымфиналда дүрт команда очрашты: Сазтамак, Нур Баян, Степан Разин, Зур Кукмара- 2 командалары. Финалга караганда өченче-дүртенче урын өчен уен киеренкерәк барды. Беренче тайм беткәндә очколар саны тигез булса да, Степан Разин командасы Сазтамакка караганда үзен көчлерәк итеп танытты һәм призлы урынга лаек булды. Ә Нур Баян белән Зур Кукмара командасы очрашкач, мәйдан хуҗалары шунда ук уенны үз кулларына алдылар. 7:1 белән җиңеп, турнирның җиңүчесе итеп танылдылар.

"Хезмәт даны" газетасы турнирны үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен төп спонсор -"Кукмара" агрофирмасына (директоры Ринат Зиннәтов), район яшьләр һәм спорт эшләре идарәсенә, хөкемдарлар Фәрит Сәйфетдинов белән Рафис Нәкыйповларга,һәм "Ялкын" спорткомплексы хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерә.

Турнирның иң яхшы уенчылары:

"Иң яхшы сакчы" - Ришат Хәнәфиев (Зур Кукмара -2 командасы)

"Иң күп туп кертүче" - Фәнзил Галиев (Зур Кукмара -2 командасы. 30 туп)

"Иң яхшы капкачы" - Рашат Гыйльметдинов (Нур Баян командасы)

"Иң яхшы һөҗүмче " - Илназ Зарипов ( Степан Разин командасы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk