Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Грант актив яшәргә ярдәм итә, ди район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Равил Нигъмәтҗанов

Район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Равил абый Нигъмәтҗанов, яңа елның беренче эш көнендә үк редакциягә кереп, үзенең сөенече белән уртаклашты. Физик тәрбия һәм спорт юнәлешендәге проект белән республикакүләм конкурста катнашып, Татарстанның Министрлар Кабинеты грантына лаек булганнар алар. -Бу - безнең өченче җиңү, - ди Равил Нигъмәтҗанов. - 2014 елда "Туризм -...

Район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Равил абый Нигъмәтҗанов, яңа елның беренче эш көнендә үк редакциягә кереп, үзенең сөенече белән уртаклашты. Физик тәрбия һәм спорт юнәлешендәге проект белән республикакүләм конкурста катнашып, Татарстанның Министрлар Кабинеты грантына лаек булганнар алар.

-Бу - безнең өченче җиңү, - ди Равил Нигъмәтҗанов. - 2014 елда "Туризм - сәламәтлеккә юл" дигән проект белән - 287500 сумлык, "Тулы канлы тормыш белән яшәү" проекты нигезендә 107 мең сумлык грантлар откан идек. Монысы исә 247 мең сумлык һәм ул "Туризм - сәламәтлеккә һәм волонтерлар тарафыннан өлкән яшьтәгеләрне укытуга юл" дип атала. Ул "Социаль туризм" һәм "Спорт - сәламәтләндерү туризмы аша мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең физик хәзерлеге" дигән бүлекләрдән тора. Проект авторлары - "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Инна Баһавиева, Рәмзия Баһмановалар.

Өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында актив тормыш алып баручылар, сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләр шактый. Нинди генә конкурс-бәйгеләрдә катнашмыйлар да, кайларга гына бармыйлар алар?! Әлеге проект кысаларында исә туризмга күбрәк басым ясап, слетлар, социаль-туристлык дәресләре, район буенча бер көнлек экскурсияләр, җәяүле туризм буенча ярышлар оештыру каралган. Шулай ук өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында спорт уеннары, күңелле стартлар, эстафеталар, чаңгы ярышлары, ориентлашу буенча бәйгеләр уздыру да планлаштырыла.

-Социаль туризм ул - инвалидларның һәм олы яшьтәгеләрнең сәламәтлеген саклау, дөрес һәм файдалы ял, организның эшкә сәләтлелеген арттыруны үз эченә ала. Без спорт чаралары оештыру белән беррәттән, тарихи һәйкәлләр, табигый һәм сәнгать объектлары белән танышу өчен Татарстан буенча гына түгел, ә Рәсәй шәһәрләренә дә экскурсияләргә барырга уйлыйбыз, - ди инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе. - Төрле сәяхәтләр, табигатьтә ял итү мөмкинлекләре чикләнгәннәргә бары тик уңай тәэсирләр генә бирәчәк.

Районда физик мөмкинлекләре чикләнгән 7300 кеше яши. Шул исәптән, коляскада хәрәкәт итүчеләр - 117, күрү буенча инвалидлар - 97, ишетмәүчеләр - 50.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев