Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гомумпрактика табибәсе Рәфидә Йосыповага тиңнәр юк

Авырып дәваханәгә килгән кеше, иң беренче булып, үзенә беркетелгән гомумпрактика табибына керә. Ул - табиб-лор, окулист, гинеколог, невропатолог та. Иң беренче диагноз куючы да ул. Рәфидә Йосыпова - безнең Тырыш авылының гомумпрактика табибәсе. Бу язмамны авылдашларым соравы буенча аңа хөрмәт йөзеннән язам. Белемле, мактаулы, һәрберебезнең диагнозын яттан белүче табибәгә туры...

Авырып дәваханәгә килгән кеше, иң беренче булып, үзенә беркетелгән гомумпрактика табибына керә. Ул - табиб-лор, окулист, гинеколог, невропатолог та. Иң беренче диагноз куючы да ул. Рәфидә Йосыпова - безнең Тырыш авылының гомумпрактика табибәсе. Бу язмамны авылдашларым соравы буенча аңа хөрмәт йөзеннән язам. Белемле, мактаулы, һәрберебезнең диагнозын яттан белүче табибәгә туры килүебез белән без бик бәхетле.

Авылдаш дустымның Тырышка күченеп кайтканына унбиш ел. Быел диспансеризация узып йөрде. "Табибның төшке ашка китәргә ун минут вакыты калган иде. Керергәме-кермәскәме дип торганда, "керегез" дип, шәфкать туташы чакырып алды. Үз гомеремдә андый табиб күргәнем булмады. Минем белән ул иптәш кызы кебек аралашты. Бер дә табибка күренгәнем булмаганны белгәч, бик җентекләп тикшерде. Иркенләп бәрәңгеләреңне казып, эшеңне бетергәч, тагын бер килеп күренеп китәрсең, диде. Табиблардан андый мөнәсәбәт күргән кеше булмаганга, күңелем тулды. Коридорга чыккач, сәгатемә карадым, табибның төшке аш вакыты тәмамланырга кырык минут вакыты калган иде", - дип сөйләде дустым. Шул көнне регистратурага шалтыратып, ничек итсәм иттем - алдагы көнне Рәфидә Мәхмүт кызының кырыкка якын авыру кабул иткәнен белдем. Ул дәвалаган йөзләгән авырулар, ару-талчыгуын күрсәтмичә хезмәт иткән шушы табибә ханым алдында баш ияләр.

Рәфидә ханым, әйткән сүзләрегез һәрвакыт шифалы, йөрәгегез эчкерсез, ярдәмчел, миһербанлы-мәрхәмәтле булудан туктамасын. Авыр, катлаулы, ләкин дәүләт тарафыннан тиешенчә бәяләнми торган хезмәтегездә сабырлык телибез. Ап-ак халат табибә ханым өстендә тагы да җете ак булып күренә. Күңел аклыгы өстәлгәнгә күрә шулай ул.

Фәридә ХИСАМОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев