Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фән олимпиадаларында җиңүчеләрне тәбрикләделәр

Чебешләрне көздән саныйлар, дисәләр дә мәктәпләрдә уңышларны барлау чоры - язга, нәкъ менә май аена туры килә. Яуланган үрләрнең иң югарысы - Халыкара һәм республикакүләм фән олимпиадаларында җиңүләрдер, мөгаен. Фән олимпиадаларында җиңү яулаган иң сәләтле укучыларны Казанның Универсиада комплексына бүләкләү тантанасына җыйдылар. Әлеге чарада районыбыз укучылары, педагоглары, район башлыгы Сергей...

Чебешләрне көздән саныйлар, дисәләр дә мәктәпләрдә уңышларны барлау чоры - язга, нәкъ менә май аена туры килә. Яуланган үрләрнең иң югарысы - Халыкара һәм республикакүләм фән олимпиадаларында җиңүләрдер, мөгаен.

Фән олимпиадаларында җиңү яулаган иң сәләтле укучыларны Казанның Универсиада комплексына бүләкләү тантанасына җыйдылар. Әлеге чарада районыбыз укучылары, педагоглары, район башлыгы Сергей Димитриев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров һәм белгечләре катнашты.

Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзенең котлау сүзендә Кукмара районының фән олимпиадалары нәтиҗәләре буенча шактый зур динамик үсештә булуын билгеләп үтте һәм шул уңай белән район башлыгы Сергей Димитриевка Рәхмәт хаты тапшырды. Бер-бер артлы зур сәхнәгә безнең җиңүче укучыларыбыз чакырылды. Татар әдәбияты олимпиадасында җиңүчеләр: Кукмара 4нче урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы - Хөснетдинова Илүзә, укытучысы - Шәкертҗанова Нурфия Хәләфетдин кызы, Миннемуллина Ландыш - Сәрдекбаш мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы, укытучысы - Шәмсетдинова Сания Вагиз кызы, удмурт теле буенча берничә ел рәттән җиңүче - Филлипова Наталья, укытучысы Гордиева Галина Ивановна, биология фәне буенча җиңүче - А.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 8нче сыйныф укучысы - Галәвиева Илүзә, укытучысы - Мәхмүтова Люция Петровналар министр кулыннан Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк сертификатлары алдылар. Ә призлы урыннарны яулаган алты укучы: Галиәхмәтова Ләйсән, 9 нчы сыйныф укучысы, Кәркәүч төп белем бирү мәктәбе, Хәбибуллина Гөлназ, 11нче сыйныф укучысы, Зур Кукмара урта мәктәбе, Мөхәрләмова Гөлшат, 11нче сыйныф укучысы, Янил урта мәктәбе, Әминова Дилә, 9нчы сыйныф укучысы, Байлангар урта мәктәбе, Гарифжанова Чулпан, 11нче сыйныф укучысы, Пычак урта мәктәбе, Хисмәтова Ләйлә, 8нче сыйныф укучысы, Манзарас урта мәктәпләреннән шулай ук Мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хатына ия булдылар.

Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы, диләр. Укучы, укытучы һәм әти-әниләрнең еллар дәвамында тырыш хезмәт уңышларының республика җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнүе алдагы елларда да яуланган биеклекне тотарга һәм үстерергә көч, дәрт бирер.

"Сәләтсез бала булмый, алар барысы да сәләт белән туа, баладагы сәләтне ача һәм үстерә белергә генә кирәк," - диде үзенең чыгышында Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Алдагы елларда шул сәләтләр тагын да күбрәк ачылса иде. Сәләтле балалар бит - якты киләчәгебезне тудыручы өмет йолдызлары. Алар күбрәк һәм яктырак балкыган саен яшәвебез өметлерәк тә, мәгънәлерәк тә булыр.

Әлфия САДЫЙКОВА, район мәгариф идарәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев