Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фин технологиясе югары бәяләнде

Узган атнада районыбызда бер төркем чит ил кунаклары - Латвия, Литва, Украина, Казахстан һәм Россия вәкилләрен берләштергән "Ensto" фин компаниясе делегациясе булып китте. Бер генә минутны да электр утыннан башка күз алдына китерә алмый торган заманда яшибез. Профилактика максатыннан ике-өч сәгатькә генә утны өзеп торсалар да, дөнья беткән сыман тоела...

Узган атнада районыбызда бер төркем чит ил кунаклары - Латвия, Литва, Украина, Казахстан һәм Россия вәкилләрен берләштергән "Ensto" фин компаниясе делегациясе булып китте.

Бер генә минутны да электр утыннан башка күз алдына китерә алмый торган заманда яшибез. Профилактика максатыннан ике-өч сәгатькә генә утны өзеп торсалар да, дөнья беткән сыман тоела бит...
-Бүгенге көндә һәр тармакка, шул исәптән "Челтәр компаниясе"нә дә яңадан-яңа заманча технологияләр үтеп керә тора. Электр энергиясе бирүнең сыйфатын яхшырту максатыннан, Татарстанда беренчеләрдән булып урнаштырыла башлаган "Ensto" фин компаниясенең йөкләнешне автоматлаштырылган элегаз өзгечләрен (выключатель) генә алыйк. Фин компаниясе вәкиленең сүзләренә караганда, өзгечләргә техник карау да соралмый, бары тик биш елга бер тапкыр идарә блогының аккумуляторын гына алыштырырга кирәк. Шулай ук әлеге җайланма электр энергиясен өзү һәм яңадан бирү белән оператив рәвештә идарә итәргә мөмкинлек бирә. Иң мөһиме - хезмәт күрсәтүче персонал өчен максималь күләмдә куркынычсызлык тудыра, финанс чыгымнарын да киметә, - ди Кукмара электр челтәре начальнигы Илшат Зинәтуллин. - Без дә әлеге компания проекты кысаларында эш алып бара башладык. Быел исә районыбызның Әсән-Елга авылында биш чакрымга якын арада махсус фин проекты кысаларында, яңа төр чыбыклар, кабель һәм арматуралар кулланып, электр линияләрен яңарттык.
Әйе, Әсән-Елга авылында, чыннан да, яңарыш сизелә. Тимер-бетон ут баганаларының барысы да куллану вакыты 50 елга кадәр сузыла торган һәм махсус состав белән сеңдерелгән агач баганага алыштырылган, кабельләр дә яңа.

- Заманча кабельләр сузганнан соң электр энергиясенең көчәнеш сыйфаты күзгә күренеп үзгәрде, - ди Илшат Зинәтуллин. - Әсән-Елга авылындагы электр линияләрен алыштыруны Алабуга электр челтәре һәм "Средневолжсксельэлектросетьстрой" җәмгыяте генераль подрядчылары башкарды. Алар үз хезмәтләрен җиренә җиткереп үтәделәр, авыл халкыннан моң-зар булмады. "Ensto" фин компаниясе делегациясе вәкилләрен дә башкарылган эшнең күләме, тиешле таләпләргә туры килү-килмәве кызыксындырды. Бик канәгать булып, сөенеп киттеләр.
Марикс исемле ир-егет Латвиянең Рига шәһәреннән. Рус телендә бик яхшы сөйләшә.
-Мәскәүдән дус егетем бар. Без аның белән һәрвакыт аралашып торабыз. Рус телендә камил сөйләшергә дә аннан өйрәндем, - ди ул. - Бирегә исә делегация составында эш тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен килдем. Безнең җайланмалар гамәлдә, димәк, нәтиҗә дә бар. Татарстанда тормыш бик яхшы. Авыллар төзек, табигате матур, халкы кунакчыл. Мине бизәкләп эшләнгән тәрәзә йөзлекләре аеруча җәлеп итте. Моннан хәтта китәсе дә килми.
Бүгенге көндә районыбызның Поршур авылында да фин компаниясе технологиясен куллану - электр кабельләрен алыштыру, линияләрне яңарту эшләре бара. Тиздән әлеге яңалык калган авылларга да килеп җитәр, дип көтелә. Димәк, финнар белән хезмәттәшлек алга таба да дәвам итәчәк.

Татарстанда соңгы өч ел дәвамында барлык югары вольтлы электр линияләренә дә "Auguste" йөкләнешле элегаз өзгечләре кую планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев