Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхеткә юл кайдан?

Күптән түгел авылыбызның мәдәният йортында танылган язучы, күп китаплар авторы Зифа Кадыйрова белән очрашу булды. Әлеге чарага якын-тирә авыл кешеләре һәм китапханәчеләре дә килгән иде. Китап укучылар тарафыннан биредә язучының һәр әсәренә кыскача тукталып, төп образларга характеристика бирелде. Аерым әсәрләрдән өзекләр сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Автор халыкның сорауларына теләп җавап бирде. Язучының...

Күптән түгел авылыбызның мәдәният йортында танылган язучы, күп китаплар авторы Зифа Кадыйрова белән очрашу булды. Әлеге чарага якын-тирә авыл кешеләре һәм китапханәчеләре дә килгән иде.

Китап укучылар тарафыннан биредә язучының һәр әсәренә кыскача тукталып, төп образларга характеристика бирелде. Аерым әсәрләрдән өзекләр сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Автор халыкның сорауларына теләп җавап бирде.

Язучының иҗатында хәзерге көндәге төп әһәмиятле мәсьәләләр: гаилә тормышы, ир белән хатын, ата-ана белән балалар, егетләр белән кызлар арасындагы мөнәсәбәтләр урын алган. Язу стиле үзенчәлекле, теле бай: укый башлагач, аерыла алмыйсың. Әсәрләрендә яхшылык белән яманлык янәшә бара, ләкин һәрвакыт яхшылык җиңеп чыга һәм һәр әсәре әкиятләрдәге кебек матур тәмамлана.

Кичәнең темасы "Бәхеткә юл кайдан" (язучының шул исемдәге китабыннан алынган) булып, минемчә, аңа җавапны залда утыручы халык үзе тапты: бәхет һәр кешенең үз кулында. Тик аның өчен көрәшергә, гаиләңне, якыннарыңны, дусларыңны сакларга, якларга кирәк.

Кичәне оештыручы - китапханә мөдире Энҗе Хәбибрахманова. Берничә генә ел эшләвенә карамастан, ул үз эшен яхшы башкара. 8000гә якын фонды булган китапханә төрле темага эшләнгән стендлар, китап күргәзмәләре белән тулыландырылган, гөлләр белән бизәлгән.

Энҗе халык, мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар белән аралашып, алар белән төрле эшләр алып бара. Өлкәннәр өчен "Күңел җылысын биреп" дигән түгәрәкне җитәкли. Аның тырыш хезмәте ел саен диярлек югары оешмалар тарафыннан Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнеп тора.

27 май - Россия китапханәчеләре көне уңаеннан Энҗегә хезмәтендә яңа уңышлар телибез.

Саимә ХӘЕВА, Кәркәүч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев