Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең Санька апа 90ны тутыра

Мөхтәрәм яшькә җиткән Александра Михайлова турында язмакчы булам. 90 яшен тутыручы әбекәй, сәламәтлегеннән бер дә зарланмый, дәваханә юлын белми дисәң дә була аның турында. "Әле соңгы араларда гына аякларым сызлый башлады. Киленем дарулар алып кайтып бирә", - диде ул. Инде күптән әби булса да, без аны Санька апа дип йөртәбез,...

Мөхтәрәм яшькә җиткән Александра Михайлова турында язмакчы булам. 90 яшен тутыручы әбекәй, сәламәтлегеннән бер дә зарланмый, дәваханә юлын белми дисәң дә була аның турында. "Әле соңгы араларда гына аякларым сызлый башлады. Киленем дарулар алып кайтып бирә", - диде ул.

Инде күптән әби булса да, без аны Санька апа дип йөртәбез, карап торышка да күз тимәсен, сөбханалла күренә. Аш бүлмәсендә кайнашкан килененә ярдәм итәргә омтылып тора.

-Борчылма, әни, ял ит, барысына да өлгерәм, - дип, җитез, уңган, инде үзе дә 60ка җиткән килене аны эшсез калдыра. Санька апа карусыз гына, сабый бала кебек үпкәләп, телевизор карарга, йә булмаса газета укырга утыра. Бер сүзен дә калдырмый, барлык яңалыклар белән таныша. Колагы ишетә, күзе күрә, хәтере яхшы аның.

Александра Михайловага карыйсың да, шаккатасың: ул бит узган гасырның иң авыр чорында, 1925 елда Поршур авылында дөньяга килә. Гаиләдә беренче бала була, аннан соң бер-бер артлы өч сеңлесе туа. 1941 елны сугышка киткән әтисенең ике генә хаты килеп кала, "Без Днепр буенда" дигәненнән соң башка хәбәре булмый. Әнисе дүрт бала белән тол кала. Иң олысы - Санькага бик авырга туры килә. Әнисенә, әбисенә ияреп ул 7-8 чакрым ераклыктагы урманга ботак җыярга йөри. Өйне җылытырга кирәк, өйдә өч сеңелкәш көтә.

-Мич янына килеп, алар кулларын куеп торсалар да рәхәт, үзем җылынган шикелле булып китә идем. 15-16 яшьтән Иштуган, Лубян урманнарына агач кисәргә бару, окоп казу, урак уру кебек эшләр - берсе дә калмады инде. Ачлыкның, хәерчелекнең иң авыры безнең буынга эләкте, ярый әле, алабута, кычыткан һәм башка үләннәр бар иде, - дип сөйли ул. -"Сугыш бетте" дигән сүзләрне ишеткәч, күз яшьләре белән елаганымны гомеремдә дә онытасым юк. Тик әтием генә кайтмады.

Сугыштан инвалид булып кайткан егет Саньканы урман кискән җиреннән урлап китә. Шулай килен булып куя. Бер-бер артлы ике малайлары туа. Тормыш иптәше чирәм җирләрне үзләштерергә Казахстанга китә. Ул шул китүдән башка кайтмый, шунда яшәп кала.

Санька апага ике малаен үзенә генә үстерергә туры килә. Кукмарага күченеп килеп, ун ел "Заготскот"та эшләп, шуннан лаеклы ялга чыга. Аңа иң авыр сынауларның берсе - ике бала хәсрәте күрергә язган: кече улы 48 яшендә, олысы исә 54 яшендә якты дөньядан китеп баралар. Минем урынга алар китте, дип күз яшьләрен түгә. Озак яшәвенең серен сорагач: "Нәселдәндер, әнием дә 96 яшькә кадәр яшәде, - диде. -Шөкер, бишегем арыш көлтәсе булса да, картлыгым бәхет-шатлыкта, кадер-хөрмәттә үтә. Бик күп яшәсәм дә, гомер бик тиз узган кебек". Медальләр белән дә бүләкләнгән, сугыш ветеранының тол хатыны буларак фатир да биргәннәр аңа. Инде 44 ел килене Нина белән бер-берсен аңлап, дус-тату гомер кичерәләр. Оныклары да әбиләрен хөрмәтлиләр. Үзе дә аларга ярдәм итәргә генә тора. Күршеләре белән дә һәрвакыт мөнәсәбәтләре яхшы булды.

"100 яшең тулуны да газета битләреннән укырга насыйп булсын", - дигән теләктә саубуллаштым мин Санька апа белән.

Рафилә Фәттахова, Кукмара

фото: http://www.mikros-vrn.ru/catalog/postcards/jubilee/s_yubileem_daty_/good_124495.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk