Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һай тешем, вай тешем... (сораштыру)

Кайсы гына җирең авырып-сырхаулап китсә дә - бәла. Тик менә теш сызлавыннан да яманы бар микән? Теге даруны кабасың, монысына үреләсең, интернет челтәрендәге халык медицинасы ысулларына мөрәҗәгать итәсең. Әмма ничек кенә тырышма, табибка барып дәвалатканчы, Шәүкәт Галиевның "Һай, тешем!" дигән шигырендәгечә башларны бораулапмы-бораулый ул... Ә менә сез тешләрегезне ничек саклыйсыз?...

Кайсы гына җирең авырып-сырхаулап китсә дә - бәла. Тик менә теш сызлавыннан да яманы бар микән? Теге даруны кабасың, монысына үреләсең, интернет челтәрендәге халык медицинасы ысулларына мөрәҗәгать итәсең. Әмма ничек кенә тырышма, табибка барып дәвалатканчы, Шәүкәт Галиевның "Һай, тешем!" дигән шигырендәгечә башларны бораулапмы-бораулый ул...

Ә менә сез тешләрегезне ничек саклыйсыз? Табибларга еш мөрәҗәгать итәсезме? Сораштыруыбыз шул хакта.

Рәхилә ХӘМИТОВА, Сазтамак авылы:

-Иң көчле авыртуларның берсе бит ул теш сызлавы. Шуның өчен мин тешем аз гына бозыла башлау белән, озак көттермичә, Кукмарага юл тотам. Соңгы вакытта башлыча түләүле клиникаларга - шәхси теш табибларына мөрәҗәгать итәм. Бәяләре алай очсыз булмаса да, түзәрлек. Аның каравы, чират торасы юк. Аллага шөкер, 55не тутырсам, куелган тешләрем бер-ике генә, калганнары үземнеке.

Кемдер кыйммәтле теш пасталарына өстенлек бирәдер, әмма мин кибеткә нинди кайта, шуны алам. Тозлы су белән даими рәвештә авыз куышлыгын чайкатуның, щеткага тоз салып, шуның белән тешләрне чистартуның профилактика йөзеннән файдасын күрәм.

Серафима ГРИГОРЬЕВА, Биер авылы:

-Мин инде 86 яшьтә. Бүгенге көнгә авыз куышлыгымда бер тешем дә калмады. Безнең заманда теш табибларына бару юк иде бит ул, сызлый башласа, шул урынга дару куеп торасың да, бераздан авырту үзе басыла. Дәвалатмагач, тешләр бер-бер артлы бозылып төшеп беттеләр. Ясалма теш - протез куйдыра башласаң да, акча күп кирәк. Аннары аңа ияләнү дә читен, диләр. Шуның өчен мин теш булмауга күнектем инде. Йомшак ризыкны аңкауларым белән генә чәйнәп йотам. Әмма яшьләргә әйтәсе килгән сүзем бар: тешләрегезне яшьтән саклагыз, табибларга барудан курыкмагыз! Чөнки тешләр картайгач та бик кирәк.

Рафилә РИЗВАНОВА, Өркеш авылы:

-Энҗе кебек тезелеп киткән ап-ак тешләр гаҗәеп матур ул! Әмма моның шулай икәнен белсәм дә, тешләремне элек-электән үзвакытында дәвалатмадым. Сәбәбе дә бар: балачактан теш табибыннан куркам, аларның ак халатларын күрүгә тез буыннарыма кадәр калтырый башлый. Тешем сыкрый, я сызлый икән: "Туктар әле, түзәрмен", - дип әйтәм дә, шуның белән эш бетә. Ә инде бераздан тешнең вакланып, кителеп бетеп, төбе генә калганын күрәсең. Эх, дип көрсенәсең инде, әмма соң була. Шуның өчен бу дөньяда үз-үзеңне кадерләргә, яратырга да кирәк шул.

Рамил ГЫЙЛӘҖЕВ, теш табибы:

-Сәламәт тешләр кешенең йөзен бизи, игътибарны җәлеп итәрлек матур елмаю да бүләк итә. Моның өчен, әлбәттә, тешнең бозыла башлавын көтмичә, елга ике тапкыр табибка күренү мөһим. Бары тик үзвакытында дәвалаган очракта гына теш саклап калына. Шуны да әйтеп узасым килә: кукмаралылар тешләрен саклауга игътибарны күбрәк юнәлтә, ә менә авыллардан исә кайберәүләр табиб янына соңгы чиккә җиткәч кенә киләләр. Сызлавына ничек түзәләрдер, белмим. Бу бит үзеңне тилмертү.

Иртә-кич тешләрне чистартырга, теш пасталарын даими үзгәртеп торырга кирәк, теш щеткасын исә өч ай саен алыштырып тору мөһим. Шулай ук үлән төнәтмәләре белән чайкатуның да тешләргә, аңкауга файдасы бар.

Мин үзем, табиб буларак, тешләремнең торышына зур игътибар бирәм. Таныш табибларга барып, һәрдаим тикшертеп, дәвалатып торам.

Аида КАРИМУЛЛИНА, Кукмара:

-Миңа Ходай тарафыннан вак кына, тигез, матур тешләр бирелгән. Мин аларны шулкадәр саклыйм ки, хезмәт хакымның бер өлеше тешләрне тәртиптә тотуга китә, дисәм дә ялган булмас. Теш табибына профилактика йөзеннән ай саен барам, елга бер тапкыр теш төпләренә җыела башлаган ташларны чистарттырам, агарту процедураларына да йөрим.

Чикләвекләрне теш белән беркайчан ватмыйм, көнбагышны да чистартып кына ашыйм. Тешләрнең торышын нәселдән дә килә, диләр. Әмма ул беренче чиратта кешенең үзеннән дә торадыр. Шәхси гигиена таләпләрен төгәл үтәргә, ялкауланмаска кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев