Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ак канатлы фәрештәбез

Үрәсбаш авылында яшәүче, үзенең бар гомерен халык сәламәтлеге сагында торуга багышлаган Михайлова Анастасия Григорьевнага шушы көннәрдә 60 яшь тула.

Киң күңелле, ярдәмчел, туганчылыклы, көчле рухлы юбиляр турында нинди генә матур сүзләр язсак та, аз булыр төсле. Җир йөзендәге барлык мактауларга да лаек ул. Авылдашлары да юктан гына: "Ак канатлы фәрештәбез бит син", - димиләрдер аңа. Үз эшенең остасы булганга гына түгел, тыйнаклыгы, сабырлыгы өчен дә олы хөрмәткә лаек ул.
-Әле кайчан гына Алабуга медицина училищесында укып йөргән, өмет-хыяллар белән Үрәсбаш авылы медпунктына эшкә кайткан идем. Күз ачып йомганчы дүрт дистә елга якын гомер үткән дә киткән. Вакыт тәгәрмәче үз көенә тәгәрәсә дә, хезмәт юлын башлап җибәргәндәге беренче сукмаклар, сынау катыш дәва өмет итеп килгән авыруларның рәхмәт сүзләре беркайчан онытылмый икән ул. Истә, барысы да истә. Яратып, күңел биреп, чын йөрәктән башкарган хезмәттән, көн саен процедураларга килеп үз туганыңдай якын кешеләргә әверелгән авырулардан аерылуны бер дә җиңел дип әйтмәс идем. Әмма һәрнәрсәнең үз вакыты, - ди ул. - Район үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре белән дә үзара аңлашып эшләдек, кирәк вакытта һәрчак ярдәм кулы суздылар, бик зур рәхмәт аларга. Авылдашларымнан да беркайчан зарлану сүзе ишетмәдем. Халык үз иткән икән, димәк, гомер заяга узмаган.
Медпунктта 39 ел эшләү дәверендә Анастасия Григорьевна Үрәсбаш һәм Танькино авыллары халкына хезмәт күрсәтте. Төнлә дә, кар-бураннарда, язгы-көзге пычракларда да чакыру алу белән авыру-сырхаулар янына ашыга иде ул. Кайвакыт урын өстендә ятучы кешенең хәлен бераз җиңеләйтү өчен дару төймәләре, уколлар түгел, ә табибәнең назлы карашы, бер җылы сүзе җитә. Юбилярда исә әлеге сыйфатлар мулдан. Әйтерсең, авыруны үзенең тәмле теле белән савыгуга ышандыра алу сәләте нәкъ менә аның кебекләргә генә бирелә...
Гомере буе авыл клубында китапханәче булып эшләп лаеклы ялга чыккан Мәдинә апа Гаврилова юбиляр белән күптәннән таныш:
-Анастасияне кечкенә вакытыннан ук беләм. Эш сөеп үсте, мәктәптә гел бишле билгеләренә генә укыды, тәртипле, акыллы булды. Тиешле белем алып, авылга фельдшер булып кайткач та, сөенеп бетә алмадык. 39 ел буена беркайчан хезмәтен аксатмады, халык сәламәтлеге өчен янып-көеп яшәде. Лаеклы ялга китүен белгәч, бераз моңсу да булып китте әле, аның урынына кеше хәленә керә белә торган лаеклы алмаш килсен иде, - ди ул.
Юбиляр тормышында да бик бәхетле. Николай Егорович белән бер кыз, өч ул тәрбияләп үстерделәр, һәрберсенә тиешле белем-тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгардылар. Өч балаларының инде үз гаиләләре. Эльмира - Ульян каласында, Олег Түбән Үрәс авылында яши, балаларга физик тәрбия фәнен укыта, Игорь - Нократ Аланында полиция хезмәткәре, төпчекләре Артем исә Казан каласында эшли. "Әбекәй, без сине бик сагындык", - дип сигез онык та кайтса, табын тирәсендә кияү-киленнәр дә кайнашса, Михайловларның өйләре тагын да ямьләнә. Сәламәтлектә, балалар бәхетенә куанып, аларның игелекләрен күреп, озын-озак гомер итәргә язсын сезгә, Анастасия ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk