Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

41 елдан соң очрашу (28 май – Чик сакчылары көне)

Без, 1975 елның 8 ноябрендә бер төркем Кукмара районы егетләре, армия сафларына алынып, СССР чикләрен сакларга Ерак Көнчыгышка юнәлдек. Тулы бер эшелон булып, бер атна чамасы барганнан соң, безне Чита шәһәрендәге мәктәп спорт залына урнаштырдылар. Ә кайбер солдатларны, шул исәптән мине дә, Чита өлкәсенең Даурия хәрби поселогындагы укыту-өйрәтү заставасына җибәрделәр....

Без, 1975 елның 8 ноябрендә бер төркем Кукмара районы егетләре, армия сафларына алынып, СССР чикләрен сакларга Ерак Көнчыгышка юнәлдек. Тулы бер эшелон булып, бер атна чамасы барганнан соң, безне Чита шәһәрендәге мәктәп спорт залына урнаштырдылар. Ә кайбер солдатларны, шул исәптән мине дә, Чита өлкәсенең Даурия хәрби поселогындагы укыту-өйрәтү заставасына җибәрделәр. Дүрт айга якын өйрәнүләр узганнан соң, Нерчинск-Завод отрядына караган алтынчы номерлы "Усть-Уров" чик буе заставасына билгеләделәр. Берәр айдан соң безнең заставага бүлекчә командиры булып Сергей Рудыко дигән украин егете килде. Без аның белән ничектер беренче көннәрдән үк бик якынаеп киттек. Ул тумышы белән Кырымның Бахчасарай районыннан булып, үзенең туган авылы, Кырым ярымутравы, Бахчасарай шәһәре турында мавыктыргыч итеп сөйли иде.

Безнең бүлекчәдә дүрт кенә кеше иде. Көн саен төнлә чик сагында тордык. Берара ял иткәннән соң, техниканы әзерләү һәм башка хуҗалык эшләре белән көн үткәнен сизми дә кала идек. "Приказываю выступить на охрану государственной границы Союза Советских Социалистических Республик - вид наряда пост технического наблюдения", - дип, дежурныйның әйткән сүзләре әле һаман да колагымда яңгырый. Бер елдан артык хезмәт иткәннән соң, командирыбыз - өлкән сержант Сергейны, безнең заставадан алып, икенче җиргә старшина итеп күчерделәр. Инде бер-беребезгә ияләнеп, дуслашып беткәнгәме, бу аерылышуны бер мин генә түгел, барыбыз да авыр кичердек.

Еллар үтсә дә, мин Сергейны беркайчан да онытмадым. Адресы, туган елы кебек мәгълүматлар истән чыкканлыктан, ничә еллар эзләп карасам да, табыша алмадык. Ә аны күрәсе килү теләге шулхәтле көчле иде. Быел гыйнвар ае урталарында юллама буенча Кырым Республикасының Евпатория шәһәрендәге "Буревестник" шифаханәсенә барасым билгеле булгач, тәвәккәлләп, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Бахчасарай бүлеге җитәкчесенә мөрәҗәгать иттем. Ике атна эчендә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные Мария Шкуро дустымны эзләп табып, миңа аның адресын хәбәр итте. Һәм без, шул минутларда ук хәбәрләшеп, хәл-әхвәл белешеп, кайчан күрешәчәгебезне сөйләштек.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X