Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

16 ноябрь – Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне

Агымдагы елның ун аенда район территориясендә 48 юл фаҗигасе булган, аларда ике кешенең гомере өзелгән, 55е төрле тән җәрәхәтләре алган. Татарстан юлларында октябрь аенда 58 кеше үлгән. Хәерле юл тели һәйкәлләр... Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне уңаеннан Кәркәүч якларында булып кайттык. Әлеге җирлектә ун ел эчендә өч...

Агымдагы елның ун аенда район территориясендә 48 юл фаҗигасе булган, аларда ике кешенең гомере өзелгән, 55е төрле тән җәрәхәтләре алган. Татарстан юлларында октябрь аенда 58 кеше үлгән.

Хәерле юл тели һәйкәлләр...

Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне уңаеннан Кәркәүч якларында булып кайттык. Әлеге җирлектә ун ел эчендә өч егетнең гомере өзелгән. Бурсык-Елга авылы тирәсендә мотоциклы белән КамАЗга бәрелгән 15 яшьлек мәктәп укучысы Илнар Әгъләмовның вафатына быел май аенда бер ел тулды. "Биш бөртек укучының берсе булмау да сыйныфны ятим итә, һәр дәрескә елмаеп Илнар килеп керер төсле", - дип сагышлана Кәркәүч мәктәбе укытучылары. Шулай ук яшьләй һәлак булган Кәркәүч егете Ришат Муллин белән Ташлы-Елгадан Рифнур Гаязовлар да һәркемнең күңелендә якты хатирәләр булып сакланалардыр. Аларның да гомерләрен моннан ун ел элек - 2004 елның 30 августында - мотоцикл өзгән була. Эх, яшь чак, юләр чак шул. Күңел һаман каядыр ашкына. Әллә язмыш, әллә ялгыш, белмәссең...

"Бергәләп талчыбыктан рәшәткәләр үрә идек..."

Ришат Муллин турында кемнән генә сорасаң да, акыллы, тәртипле, тыйнак, ярдәмчел егет иде, диләр. Фаҗигага очраганчы Янил аграр көллияте студентының 20 яше туларга нибары 15 көн калган була...

-Ришат яшь, чибәр булып һаман күз алдымда тора. Йөз-кыяфәтен, һәрбер хәрәкәтен, сөйләшүен бүгенгедәй хәтерлим, - ди Роза ханым Хакова. - Техника "җене" кагылган иде аңа. Вафат буласы җәйдә бер туганы белән комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп кайткан иде. Шул акчага каяндыр бер иске мотоцикл алып, аны ремонтлап, иптәш егете белән клубка чыгып китәләр. Төнге сәгать уникеләр тирәсендә Ташлы-Елга белән Кәркәүч арасындагы юлда һәлакәткә очрыйлар да инде - кара-каршы бәрелешү нәтиҗәсендә ике мотоциклчы да (икенче мотоциклчы - Рифнур Гаязов. -авт.) һәлак булалар. Юлдан машина белән узып барышлый бер егет очрый үзе, әмма аларны дәваханәгә алып барып җиткерә генә алмый, егетләребез алынган тән җәрәхәтләреннән юлда мәңгелеккә күзләрен йомалар.

Әниләре вафат булганнан соң, әтиләре кочагында өч бала калган булалар алар. Ришат - ике кыз туганга бердәнбер малай. Әтисенең, кызларның төп терәге булган егетнең гомере генә бик кыска яратылган була шул...

-Гел искә алабыз Ришатны. Дуслары да һәрвакыт килеп, хәлне белешеп торалар, - ди әтисе Фирдүс абый. - Без аның белән буш вакытта чыбыктан рәшәткәләр үрә идек бит. Шул вакытлар хәтердә яңарганда, бугазга төер утыра, бәгырем таш булып ката. Бик авыр. Беркемгә дә бала кайгысы күрергә язмасын, бу дөньяда аннан да ачы хәсрәт юк!

"Мәктәпкә ап-актан киенеп барам"

Уналты яшьлек Ташлы-Елга авылы егете Рифнур Гаязовны да күрәчәк мотоцикл белән юлга алып чыгып, күрше авыл клубына алып бара. Бик матур итеп, апа-актан киенеп беренче сентябрьгә барырга әзерләнгән укучы баланың исә уй-хыяллары өйгә кайту юлында мизгел эчендә челпәрәмә килә.

-Рифнур спортчы, көрәшче егет иде. Аның беркайчан моңсуланып йөргәнен күргәнебез булмады - кайчан карама, кызлар арасында, йөзендә - елмаю, - дип искә алалар аны укытучылар. - Ак кәчтүм-чалбары турында практика узганда сөйләгән иде. Килешер иде аңа, дип үзара сөйләштек тә әле ул чагында. Күрә генә алмадык шул укучыбызны яңа киемнәреннән. Белем бәйрәменә бер көн алдан - барыбызны ташлап, ак күбәләк сыман, мәңгелеккә китеп барды...

Иске "ИЖ" мотоциклын иптәш малае белән төзәтеп, шуның белән йөри торган була ул.

-Үзебез дә яшь вакытта мотоциклда йөрергә ярата иде бит. Шуңа күрә улыма да аның өчен сүз әйтмәдем инде, - дип өзгәләнә әтисе Альберт абый. - Кайда егыласыбызны белсәк, салам җәяр идек тә, хәзер үкенүдән файда юк, малайны кайтарып булмый. Фаҗига буласы кичне өйдән чыкканда әнисенә капканы ачып, үзе артыннан карап калырга куша әле ул. Эх, ул кичнең соңгысы буласын белсәк... Ун ел узса да, Рифнурны уйламаган, телгә алмаган бер көн дә юк. Төпчегебез, безнең аеруча иркәләп үстергән улыбыз иде бит ул.

Юл читендәге янәшә ике һәйкәл - ике гаилә өчен дә мәңгелек яра. Йорт-җирләре җитеш, тормышлары мул - уллары гына юк... Үз башына килгән ата-аналарның кайгы-хәсрәтен, аларның ниләр кичерүен күз алдына да китерү авыр. Олымы ул, кечеме, кем генә булмасын - якын кешеңнең үлеме әйтеп-аңлатып бетермәслек ачы хәсрәт китерә. Сөеп-кадерләп үстергән газизләрен салкын җир куенына иңдергән әти-әниләргә, якыннарын, дусларын югалтканнарга Ходай сабырлык бирсен! Мотоцикл руле артына утырып юлга чыкканчы яшьләр иң газиз кешеләре - әти-әниләре турында да уйласыннар иде!

фото: http://myau.12bb.ru/viewtopic.php?id=122&p=1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk