Янил урта мәктәбенең яшь инспекторлары рейдка чыкты
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Янил урта мәктәбенең яшь инспекторлары рейдка чыкты

Чара “Игътибар – балалар” профилактик акциясе кысаларында үткәрелде

6 сентябрь көнне Янил урта мәктәбенең юл хәрәкәте яшь инспекторлары ЮХИДИ хезмәткәре Сергей Егоров белән “Игътибар – балалар” профилактик акциясе турында машина йөртүчеләрнең исләренә төшерделәр. Алар юлларда сак булырга, тизлек режимын сакларга, балаларны саклагыч җайланмалар белән генә йөртергә кирәклеге турында искәрттеләр. Барлык машина йөртүчеләргә дә белешмәлекләр, ә балаларга яктылык кайтаручы элементлар тапшырылды.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев