Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада “Тоннель” операциясе барышында 11 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган

Профилактик чара Ленин урамы буенча узды

29 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтән 11.30 сәгатькә кадәр Кукмара шәһәренең Ленин урамындагы 23нче йорт янында транспорт чаралары йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклау буенча чираттагы массакүләм тикшерү үткәрелде.

 

“Тоннель” операциясе барышында 11 хокук бозу очрагы ачыкланды. Шуларның 3се - дәүләт теркәү билгесе укылмый торган транспорт чарасы белән идарә итү, 3се – куркынычсызлык каешларын эләктермәү һәм башкалар. 3 хокук бозу тиешле булмаган урында юл аркылы чыгучы җәяүлеләр тарафыннан ясалган. Бер машина йөртүче җәяүлегә юл бирмәгән.

Дәүләт автоинспекторлары мондый чараларның даими алып барылачагын искәртә.

фото: район ЮХИДИ идарәсе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев