Кукмарада март аенда 39 исерек шофер правасыз калган
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада март аенда 39 исерек шофер правасыз калган

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, март аенда Кукмарада зыян күрүчеләр белән 3 юл фаҗигасе булган, аларда өч кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. 16 яшькә кадәрге балалар катнашында бер бәхетсезлек очрагы теркәлгән. -Тиешле тизлекне сакламаган өчен - 452, юлның каршы як полосасына чыккан өчен - 26, җәяүлеләргә...

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, март аенда Кукмарада зыян күрүчеләр белән 3 юл фаҗигасе булган, аларда өч кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. 16 яшькә кадәрге балалар катнашында бер бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

-Тиешле тизлекне сакламаган өчен - 452, юлның каршы як полосасына чыккан өчен - 26, җәяүлеләргә юл бирмәгән 128 шоферга беркетмә төзелде. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган 215 җәяүле штрафка тартылды, - ди ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. - Март аенда исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утырган 39 шофер, ЮХИДИ штрафларын түләмичә йөргән 85 шофер ачыкланды.

Исерткеч эчемлекләр кулланып рульгә утыручыларның, штрафларын түләмәүчеләрнең исемлеге белән әлеге сылтама http://gibdd.tatarstan.ru/rus/dangerous_driver аша кереп танышырга мөмкин.

ЮЛЛАРДА ҺӘРКЕМНЕҢ ИГЪТИБАРЛЫ ҺӘМ САК БУЛУЫН СОРЫЙБЫЗ!!!

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев