Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада исерек килеш руль артына утырган өчен дүрт шоферны хөкем иткәннәр

Ир-атларга 30 мең сум штраф салынган, шулай ук алар ел ярымга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.

Кукмарада исерек килеш руль артына утырган өчен дүрт шоферны хөкем иткәннәр. Бу хакта район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итә.

Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы гражданины 2022 елның 30 августында 8 сәгать 50 минутта «Киров-Нократ Аланы» автомобиль юлының 330 чакрым+500 метрында ВАЗ-2112 автомашинасы белән, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, исерек хәлдә идарә итә.  Алкотестер приборы белән тикшергәндә тест уңай нәтиҗә бирә: организмда 0,603 промилле спирт булуы ачыклана. Суд карары буенча исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен иргә 30 мең сум штраф салына, шулай ук 1,6 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә.

Шулай ук быелның 23 сентябрендә Кукмара районының өч кешесе исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен  административ җаваплылыкка тартыла. Суд карары нигезендә аларга 30 мең сум штраф билгеләнә, 1,6 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә.
 

фото: район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk