Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада быел юл фаҗигаләрендә тугыз кеше һәлак булган

Агымдагы елның унбер аенда район территориясендә 49 юл-транспорт фаҗигасендә 9 кешенең гомере өзелгән, 53 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Статистик мәгълүматлардан билгеле булганча, фаҗигаләрнең күбесендә төп сәбәп булып һава шартларын исәпкә алмыйча тиешле тизлекне сакламау, урам чатларын узганда юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү тора. -Руль артына утыручыларга да, җәяүлеләргә дә...

Агымдагы елның унбер аенда район территориясендә 49 юл-транспорт фаҗигасендә 9 кешенең гомере өзелгән, 53 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Статистик мәгълүматлардан билгеле булганча, фаҗигаләрнең күбесендә төп сәбәп булып һава шартларын исәпкә алмыйча тиешле тизлекне сакламау, урам чатларын узганда юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү тора.

-Руль артына утыручыларга да, җәяүлеләргә дә игътибарлылык җитеп бетми, - ди район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. - Кайбер шоферлар уң-сулга бөтенләй карамый, ашыгалар, аның өстәвенә рульдә барганда кәрәзле телефоннан сөйләшәләр. Җәяүлеләрдән дә саклык сорала. Мин хаклы, дигән фикерне онытырга кирәк. Чөнки руль артына исерткеч эчемлекләр, наркотик матдәләр кулланучылар да утырырга мөмкин. Юлларда бозлавык яисә юеш булса, транспорт чарасы әкренәйгән очракта да туктап бетә алмый. Шуның өчен юл аша чыкканда әлеге моментларны да истә тотарга кирәк.

Тиешле тизлекне сакламаган, иминлек каешларын куймаган, автомобиленә балалар коляскасы урнаштырмаган килеш хәрәкәт итүчеләр, юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларның барысы да ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан беркетмә төзелеп штрафка тартыла. Автомобильнең теркәү номеры күренмәгән, аны укып булмаган очракта штраф - 500, иминлек каешы куймаучыларга штраф 1000 сум. Исерткеч эчемлекләр кулланып рульгә утырсаң, 1,5-2 елга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителәсең. Өстәвенә 30-50 мең сум штраф та каралган.

фото: http://www.cars48.ru/forum/showthread.php?t=6724

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk