Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада «Автоледи – 2020» титулына ия булучыны сайладылар

Җиңү яулаган гүзәл затка республика конкурсында район данын якларга туры киләчәк.

Кукмарада хатын-кыз автомобиль йөртүчеләр арасында «Автоледи – 2020» республика конкурсының район этабы узды.

Бәйге ике этапта оештырылды. Иң элек конкурсантлар компьютерда үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен, алга таба автомобиль йөртү осталыкларын күрсәттеләр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Автоледи – 2020» титулына Гөлнара Мәрданова лаек дип табылды. Ул 14 август көнне Казанда район данын яклаячак. Икенче урында – Гөлнар Әшрәпова, өченчедә – Луиза Галимянова.

«Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүче» номинациясендә - Ләйсән Нәҗметдиновага, ә «Автомобильне фигуралы йөртү»дә Әлфия Муллыеваларга тиңнәр булмады.

Җиңүчегә һәм призлы урыннар алучыларга грамота, медаль, кубок һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

фото: Кукмараның ЮХИДИ бүлекчәсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X