Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Район Сабан туе бик ошады, әмма...

Киләчәктә минем фикерләремә колак салырлар, икенче Сабан туенда үзгәрешләр булыр дип көтеп калам

Быел Кукмара Сабан туен бик күңелле оештырганнар иде, халык та күп җыелды, көне дә “заказ” буенча булды. Әмма мине борчыган мәсьәләләр бар, шуларны язып үтәсем килә. Без, өлкәнрәк кешеләр, бәйрәмне эскәмияләргә утырып карадык. Менә ничә ел инде көрәш трибуна каршында бара, һәм башкаларга берни дә күренми.  Ә мата кырыена тезелешеп утыручылар көрәшне бөтенләй каплыйлар. Капчык сугышы, чиләкләр белән йөгерү, гер күтәрү уеннары да мәйдан уртасында түгел. Атларны, җайдакларны да күрәсе килә, бар кеше дә басудагы ат чабышын карый алмый бит. Шуңа күрә бүләкләү өлешен булса да уртада оештырсалар яхшы булыр иде. Мәйдан эченнән халык тыз-быз йөреп тора. Элегрәк тәртип сакчылары мәйданга бер чит кешене дә кертмиләр иде. Киләчәктә минем фикерләремә колак салырлар, икенче Сабан туенда үзгәрешләр булыр дип көтеп калам.

Исемемне язмыйм

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X