Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Паркларда уңайлыклар җитми

Бу язманы укып, җитәкчеләребез нәтиҗә ясар, кимчелекләрне бетерерләр, дип ышанып калабыз

Шәһәребез һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре яздан алып көзгә кадәр Кукмара халкы өчен күңелле концертлар оештыралар. Өйдәге эшләрен, гаиләләрен калдырып килеп, җырлап-биеп һәм биетеп, тамашачыларны сөендергән яшь кызларга һәм егетләргә, хатын-кызларга һәм ирләргә ихтирамым зур. Булдыралар, артистлар бер якта торсын! Әмма концерт куючыларга карата игътибар җитми, дип әйтәсем килә.

Үзәк һәм Атлас Булатов исемендәге паркларда төзелгән сәхнәләр һәр яктан ачык, салкын җилләр, яңгыр үтеп керә. Концертта катнашучылар бик туңа. Өс киемнәрен  алмашу, сәхнә киемнәрен кию, җылыну өчен бүлмәләр юк, ачык һавада чишенеп киенергә туры килә аларга. Бу сәхнәләрне кем проектлаган, кемнәр төзегән икән?

Атлас Булатов исемендәге паркта халык концертны баскан көе карый, утырырга урыннар юк. Кайбер коллективлар үзләре белән яктырткыч алып килмиләр, концертны утсыз куялар. Бу  сәхнәләрне электр приборлары белән яктыртырга иде.

Тагын шуны әйтәсем килә: концертларга халык аз килә, сүлпәнлек күрсәтәләр. Өйләреннән чыгып, бушлай тамаша карарга иренәләр. Концерт куючыларны хөрмәт итик, җәмәгать. Киләсе елларда да сөендерсеннәр иде безне. Аларга хөрмәтебезне белдереп, эшләрендә уңышлар телибез.

Ә инде бу язманы укып, җитәкчеләребез нәтиҗә ясар, кимчелекләрне бетерерләр, дип ышанып калабыз.

Кукмара халкы исеменнән Григорий ЗАХАРОВ

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X