Ни өчен шулай кыйммәт икән соң ул бала-чага киеме?
Әйтер сүзем бар

Ни өчен шулай кыйммәт икән соң ул бала-чага киеме?

Сүз дә юк: сәүдә нокталарында җаның ни тели, шул бар. Тик менә кайбер әйберләрнең бәяләрен күргәч, гаҗәпләнүемнең чиге булмады.

Быел улым беренче тапкыр балалар бакчасына баргач, шактый кием-салым сатып алырга туры килде. Сүз дә юк: сәүдә нокталарында җаның ни тели, шул бар. Тик менә кайбер әйберләрнең бәяләрен күргәч, гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Ни өчен шулай кыйммәт икән соң ул бала-чага киеме? Аңлыйм, аларны тегәргә авырдыр. Тик барыбер кешенең хәленә керәсе бит инде. Ике-өч сабыен бакчага әзерләүчеләргә нишләргә? Бер әни кеше: “Быел кызым мәктәпкә бара. Аны әзерләү өчен бер ел акча җыйдым”, - дип әйткәч, елмаеп куйган идем, хәзер аңладым инде аның хәлен. Көлке, әмма безгә дә шулай эшләмичә булмас.

Мәдинә

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев