Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кәркәүчтә скандинавиячә йөрергә өйрәнделәр

Әлеге спорт чарасында авылның өлкәннәре бик теләп катнашты

Кәркәүч мәдәният йортына райондашыбыз Артур Зәкиев килде. Ул безгә скандинавиячә йөрү буенча дәресләр бирде, теориясен, техникасын өйрәтте. Авыл халкы бик кызыксынып тынлады. Скандинавиячә йөрү спортның үзенчәлекле бер төре икән. Чыннан да, кулларда көч, йөрәктә дәрт булганда гына спорт белән шөгыльләнергә була.

Скандинавиячә йөрү кәефне күтәрә, йөрәк тибешен, кан әйләнешен яхшырта, мускулларны ныгыта, стрессны бетерә. Әлеге спорт чарасында безнең өлкәннәребез катнашты, алар Артур Зәкиев белән бергә урам әйләнделәр, кышкы матур, сихри табигатькә сокланып, саф һава суладылар, аннары яңадан мәдәният йортында жырлап-биеп күңел ачтылар. Авылдашларыбыз күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты, дип хәбәр итте Әлфия Газизуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk