Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмара урта мәктәбендә фән атналыклары бара

Атна дәвамында укучылар үзләрен төрле конкурс-викториналарда сынадылар, мастер-класслар карадылар, үзләре ясаган кул эшләрен алып килеп, күргәзмәләр оештырдылар

Март башында безнең Зур Кукмара урта мәктәбендә технология һәм сәнгать атналыгы башланып китте. Атна дәвамында укучылар үзләрен төрле конкурс-викториналарда сынадылар, мастер-класслар карадылар, үзләре ясаган кул эшләрен алып килеп, күргәзмәләр оештырдылар.

Күңелебезгә иң хуш килгән мастер-классларның берсе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Гатауллина үткәргән “Имбирле перәннек пешерү серләре” дип аталганы булды. Төрле тәм-томнар пешерү аның яраткан шөгыле икән.Ул безгә перәннек пешерү технологиясен аңлатты, үзенчәлекле рецепт белән уртаклашты, кайсы маркалы азык-төлекнең сыйфатлы, ышанычлы булуы турында сөйләде. Шулай ук тортлар әзерләү, ашарга яраклы чәчәк бәйләмнәре ясау, киемнәр тегү, сумкалар бәйләү кебек күп кенә башка шөгыльләрнең модада булуын искәртте.Әлеге  мастер-классны технология укытучысы Зөлфия Мәрданова оештырды, шулай итеп, үз эшенең остасыннан өйрәнү турындагы күптәнге хыялыбызны тормышка ашырды. Ул дәресләргә еш кына төрле һөнәр ияләрен чакырып, аларның хезмәте белән таныштыра, укучыларга һөнәри юнәлеш бирү буенча эзлекле эш алып бара.

Фоамираннан чәчәкләр ясау буенча мастер-класс шулай ук бик кызыклы үтте. Аны 9 сыйныф укучылар Алия Гаделшина һәм Алинә Шәкертова үткәрде. Бу кызлар – әлеге материал белән эшләүнең чын осталары, үзләренең кул эшләре белән район олимпиадасында, төрле конкурс-конференцияләрдә җиңүләр яуладылар. Алар фоамиран белән эшләү серләрен бүлештеләр, үзебезгә дә ясап карау мөмкинлеге бирделәр.

Быел Россиядә театр елы буларак, сәнгать атналыгында пьесаларны сәхнәләштерүгә зур игътибар бирелде. 7 сыйныф укучылары “Экологик әкият” дип аталган курчак спектакле  күрсәттеләр. Аңа әзерлек инде берничә атна алдан башланган иде, чөнки ул зур хезмәт сорый: пьесаны сайлау, курчакларга өлгеләр ясау, әкият геройларын тегү, рольләрне бүлешү, музыкаль бизәлешне уйлау, тамашачыларга җиткерерлек аһәңле итеп сөйләргә һәм дөрес хәрәкәтләр ясарга өйрәнү. Берничә минутлык спектакльне сәхнәләштерү өчен дә күпме тырышлык кирәк бит! Укучыларның һәм җитәкчеләре Зөлфия Мәрданованың хезмәте бушка китмәде: тамашачы аларны бик җылы кабул итте, өзлексез дәррәү кул чапты.

7, 8, 10 сыйныф укучылары музыка укытучысы Илфат Тимергалиев җитәкчелегендә Зөлфәт Хәкимнең “Бармы ришвәткә дәва?” әсәрен сәхнәләштерделәр. Инсаф Хәләветдинов ришвәткә каршы дару уйлап чыгаручы химик ролен аеруча уңышлы башкарды.

Атналыклар безнең мәктәптә шулай эчтәлекле, кызыклы, файдалы үтә.

Илзирә ГОМӘРОВА, Зур Кукмара урта мәктәбе укучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk